Актаныш

“КАЙНАР” ТЕМА: Ике контурлы котел - актанышлылар шартламабызмы дип борчыла

район үзәгендә 2020 елның көзенә күпфатирлы барлык йортлар, шул исәптән социаль объектлар да, тулысынча үзәк җылыту системасыннан аерылачак.

Татарстан Республикасы территориясендә инде 2013 елдан бирле күпкатлы йортлардагы фатирларны аерым газ казаны (безнеңчә әйткәндә, ике контурлы котел) куеп җылыту системасына күчерү буенча хөкүмәт программасы эшли. Бүгенге көндә республиканың барлык районнарында да бу эш тормышка ашырылган. Актаныш районы исә ике контурлы котелга күчүгә ныклап соңгы елларда гына тотынды. 

Каян чыккан яңалык бу? Кемгә кирәк булган үзәк җылыту системасын бетерү кебек сораулар, билгеле, баштагы чорда күпләрне борчыды. Аның сәбәбе үзәк котельныйдан йортларга баручы җылылык трассасының нык тузган булуы, аның ремонтлау өчен күп чыгымнар соралу белән бәйле. Проблеманы хәл итү максатыннан республика җитәкчелеге фатирларны җылыту системасының сыйфатын яхшырта һәм бу хезмәт өчен түләүне киметә торган программаны гамәлгә куйды. Рәхәтләнеп кулланасы һәм иркенләп яшисе кебек иде дә, әмма халык бу яңалыкны тиз генә кабул итәргә ашыкмады. 

Актаныш районына килгәндә, беренче чиратта бу эш МТС бистәсендәге күпфатирлы йортларда башкарылды: Механизаторлар һәм Бакча урамнарындагы 99 фатир үзәк җылыту системасыннан аерылып, шәхси котелга күчте. Аннары инде үзәктәге Ленин урамы 19 йорт һәм Тынычлык проспекты 81нче йортлар бу юнәлештә яңарыш кичерде. Моның белән Әбугали Шакиров җитәкчелек иткән “СУГАЗ” оешмасы шөгыльләнде. 

Халык яңалыкны артык авыр кабул итмәде шикелле. Һәр хәлдә, зарланып, “югарыга” шикаять язып ятулары истә калмаган. Аннан килеп, үз фатирыңда торган котел аша җылылык көйләү шактый чыгымнарны кыскарта төште. 

Быел “СУГАЗ” оешмасы Актаныш авылының Ленин урамында урнашкан 12, 30, 31, 32, 106 йортларга, Тынычлык проспектындагы 33нче, Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 104нче, Төньяк урамында 120нче йортларны ике контурлы котел белән җиһазландыруны максат итеп куя. 

Бүгенге көндә йортларга җылылык бирү буенча иң югары тариф Актанышта. Аерым газ казаны булдырган очракта, кеше үзенә кирәк кадәр генә җылылык тотачак – шуны аңласын иде райондашлар. Хәзер инде үзәк система шактый таушалган. Аны даими төзекләндерү бик күп матди чыгым сорый. Ике контурлы котелга күчү – заман таләбе. Башка юл юк, - дип аңлатты  Әбугали Шакиров сишәмбе брифингында. 

Ленин урамында урнашкан 106 йорттан кала, башка күпфатирлы йортларга газ казаны урнаштыруда проблемалар юк. Аларда бу юнәлештә эшләр башланган. Әмма халык арасында ике контурлы котел урнаштыруга каршылар да юк түгел. Бу контингент, билгеле, күпмедер дәрәҗәдә эштә тоткарлыклар китереп чыгара. 

Шунысы игътибарга лаек, фатирда эш башлаганчы, яшәүчеләр белән аңлату эшләре алып барыла, алар белән килешү төзелә. Фатир хуҗасы килешүгә кул куйганнан соң гына подрядчы оешма хезмәткә керешә. Хуҗа ризалык биргәч, ул эшчеләргә фатирга керү мөмкинлеген дә тудырырга тиеш. Бер генә фатирда эш башкарылмый калса да, тулы бер йортка газ җибәрелми. 

Риза булмаучыларны нәрсә көтә соң? Бу сорау да гаять актуаль бүген Актанышта. Бер фатир өчен генә үзәк җылыту системасы хезмәт күрсәтмәячәк. Гомумән, район үзәгендә 2020 елның көзенә күпфатирлы барлык йортлар, шул исәптән социаль объектлар да, тулысынча үзәк җылыту системасыннан аерылачак. Ике контурлы котел урнаштырырга риза булмаучылар исә йортларын электр белән җылытырга мәҗбүр булачак. Электрның газга карый шактый кыйммәт булуын исәпкә алсак, андыйлар ярык тагарак янында калмасмы? 
Тагын бер юл – күпфатирлы йортка аерым җылыту системасы урнаштыру. Әмма бу очракта, шушы котелны карап тору өчен хезмәткәр яллап, аңа хезмәт хакын шушы йортта яшәүчеләр түләргә тиеш булачак. 

Йорт хуҗаларын исә  һәр фатирга газ казаны куюның куркынычсызлыгы, бу казаннарның ни дәрәҗәдә сыйфатлы булуы кызыксындыра, алар куллану вакытының кыска булуыннан шикләнә һәм, ниһаять, фатирны аерым җылыту системасына күчереп, җайланмаларны урнаштырган өчен үз кесәсеннән шактый күләмдә акча чыгарасы була дип борчыла. 

Мәсьәләнең асылына төшенү өчен беренче чиратта без белгечләрдән фатирларны газ белән җылытуга көйләү системасының тәртибе, аның ни рәвешле башкарылуы белән кызыксындык. Система түбәндәге эш төрләрен үз эченә ала. Проект төзелә, аңа экспертиза үткәрелә, документлар тиешле инстанцияләрдә килешенә. Аннары исә фатирга ике контурлы (җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүче) газ казаны көйләнә, газ исәпләгече, фатирдагы газ исен билгеләүче сигнал җайланмасы куела, кирәк булган очракта йортның тышкы стенасы буйлап үтүче газүткәргеч яңага алыштырыла, ягъни газүткәргеч системасы тулысынча реконструкцияләнә, шулай ук, кирәк дип тапканда, фатир эчендәге радиаторлар алыштырыла, өстәлә, салкын су белән тәэмин итү системасына фильтрлар куела, казан торба белән салкын су чыганагына тоташтырыла һәм казаннан җылытып чыгарылган су торбасы кайнар су кранына тоташтырыла, төтен юллары тикшерелә. Аннары хуҗалар газ бирү һәм хезмәт күрсәтү оешмасы белән килешү төзиләр, аларга куллану кагыйдәләрен үз эченә алган абонемент кенәгәсе тапшырыла һәм газ кушыла. 

Шушы эшләрнең барысына бер бүлмәле фатирда яшәүчеләр 114 мең 588 сум, ике бүлмәледәгеләр - 120 мең 427 сум, өч бүлмәле фатир хуҗалары - 126 мең 842 сум, дүрт бүлмәле фатирда яшәүчеләр 133 мең 872  сум акча түләргә тиеш булалар. Түләүне лизинг белән 7 елга, ягъни 84 айга бүлеп башкару каралган. Әлеге суммага бернинди процентлар да исәпләнми. Теләгән очракта алдан түләп бетерү мөмкинлеге дә бар. Тышкы эшләр барысы да республика бюджеты исәбеннән башкарыла. Ягъни, сез үз фатирыгызда башкарылган хезмәт өчен генә түләячәксез. Котелның хезмәт итү срогы - 15 ел һәм аннан күбрәк. Гарантия вакыты - газга тоташтырганнан соң 2 ел.

Фатирларын газ белән аерым җылытуга көйләүгә ни өчен актанышлыларның кайберләре шулай кискен каршы тора соң?  Ә шартласак дип хафалана алар. Бу нисбәттән дә Әбугали Шакиров халыкны тынычланырга чакыра: 
Хәзерге система күпкә куркынычрак та әле. Ике контурлы котел,  ул-бу була калса, автомат рәвештә аерыла. Саклану өлкәсендә бу бик мөһим фактор. Барысы да уйланылган, тикшерелгән, исәпләнгән!

Белгечләр газ чыгып утыру куркынычын да кире кагалар, хезмәт өчен түләү дә элеккегесеннән артык түгел, ә бу тәҗрибәне кулланып караучылар барысы да фатирларының күпкә җылынуы турында әйтәләр. 
Югарыда санап үтелгән 8 йорт ике контурлы котелга күчеп беткәч, Актанышта тагын 58  күпфатирлы йорт, ягъни 1270ләп фатирда шушы эш башкарылачак. 50дән артык социаль объект та 2020 елдан үзәк җылыту системасыннан алыначак. 
Шулай да халык яңалыкны аңлы рәвештә, уңай кабул итеп, подрядчы оешма эшендә тоткарлыклар тудырмаслар дигән ышанычта калабыз. 
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: