Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КАЙСЫГЫЗНЫҢ КУЛЫ ҖЫЛЫ?: Райондашыбыз ярдәмгә мохтаҗ – аңа яшәү өмете бүләк итик әле!

Тормыш һәрвакытта да без теләгәнчә бармый, әле чиксез шатлыклары белән куандырса, күтәрә алмаслык сынаулар белән дә сыный ул. Һәр туар көнгә сөенеп, өч баласының уңышларына куанып, тормыш иптәшең яратуын, кайгыртуын тоеп яшәүче райондашыбыз Иннара Тимерова бүгенге көндә тормыш өчен көрәшә..

Бәла көтмәгәндә килә. Кистага операция ясату максатыннан, Иннара Казан шәһәренә юл тота. Операция уңышлы чыга, икенче көнне ул якыннарын үзенең ягымлы елмаюы белән дә шатландырырга җитешә. Тик бәхетсезлеккә, Иннараның йөрәге берничә минутка туктап ала һәм ул комага китә. 27 марттан бирле бүгенге көндәчә комада. Яраткан тормыш иптәшенең, балаларының газиз әнисенең тизрәк савыгып кайтуын көтә Фәнүс Тимеров. 

ВИДЕО: ҮЗӘК ӨЗЕЛГӘН ЧАГЫМ: Райондашыбыз Иннара Тимеровага ярдәм кирәк!


Иннара Шаһидулла кызына Мәскәү нейрохирурглары ярдәм итәбез дип ышандыра. Әмма операция өчен зур күләмдә акча кирәк. Гаиләне туендыручы  бер әти кеше генә булганлыктан, әлеге сумма алар өчен күтәрерлек түгел. Өстәвенә, 
Тимеровлар 2011 елдан авыру бала тәрбияли. Фәнүс һәм Иннараның икенче балалары – уллары Рифат 1 нче төркем инвалид. 


Дөньябызда яхшы кешеләр күп. Тамчыдан күл җыела. Иннара Тимеровага ярдәм итү йөзеннән хәйрия концертлары да оештыра башлаганнар. Аның тәүгесе Арча районында үткән булса, икенче хәйрия концерты безнең районда 14 июнь көнне Әлфия Авзалова исмендәге район мәдәният йортында үтәчәк. 


Хөрмәтле райондашларыбыз, өч баласының газиз әнисе, тормыш иптәшенең яраткан хатыны Иннара Тимеровага кулыбыздан килгәнчә ярдәм итсәк иде. Иннара тормыш иптәшенә, балаларына бик кирәк. Аның тизрәк савыгып, якыннары янына кайтуын телибез. Вконтакте социаль челтәрендә “ Сбор помощи Иннаре Тимировой” дип аталган махсус төркем бар. Бөтен мәгълүматлар, счет номерлары әлеге төркемдә. Ярдәм кулыбызны сузарга соңга калмыйк!!!!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев