Актаныш

Кайсы – ришвәт, кайсы – рәхмәт...

Безнең илдә үз гомерендә ришвәт бирмәгән, яки аны алмаган кешеләр күпме икән? Хәер, беренчеләре юктыр да. Чөнки безнең халык кешегә ниндидер башкарган эше өчен "күчтәнәч" бирергә гадәтләнгән инде. Әнә шул рәвешле ул үзенең ришвәт бирүен сизми дә кала. Болары гади халыкның вак-төяк ришвәте генә. Ә җитәкчеләр арасында хезмәт вазифасыннан явызларча...

Безнең илдә үз гомерендә ришвәт бирмәгән, яки аны алмаган кешеләр күпме икән? Хәер, беренчеләре юктыр да. Чөнки безнең халык кешегә ниндидер башкарган эше өчен "күчтәнәч" бирергә гадәтләнгән инде. Әнә шул рәвешле ул үзенең ришвәт бирүен сизми дә кала. Болары гади халыкның вак-төяк ришвәте генә. Ә җитәкчеләр арасында хезмәт вазифасыннан явызларча файдаланучылар, миллионнар белән эш итүчеләр күпме?
Соңгы елларда Россиядә, шул исәптән Татарстанда да коррупциягә каршы көрәш ныклап алып барыла башлады. Моның буенча мәгълүматларны массакүләм мәгълүмат чараларында да яктыртып баралар. 9 декабрь коррупциягә каршы көрәш көне буларак та билгеләп үтелә. Шул уңайдан районда да чаралар планы төзелде. Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Илгиз Әмиров оешма-предприятиеләрдә булып, халык алдында чыгышлар ясады, аңлату эшләре алып барды.
Мондый очрашуларның беренчесе 5 декабрь көнне Актанышның 1 нче мәктәбендә мәктәп директорлары катнашында узды. Илгиз Әмиров иң элек директорларга коррупция төшенчәсе хакында аңлатма бирде. Һәркемгә мәгълүм: дөньяда коррупция булмаган ил юктыр ул.
- Иң соңгы мәгълүматларга караганда, дөньядагы 174 ил арасында Рәсәй коррупция буенча 136 нчы урында тора. Ришвәтчелек иң аз ил булып Дания санала, - ди Илгиз Әмиров.
Ул шулай ук коррупция иң күп булган тармакларны да әйтеп үтте. Аның сүзләре буенча, коррупция сәламәтлек саклау, мәгариф, торак-коммуналь, ЮХИДИ системасында аеруча күп икән.
Татарстан Республикасы Президенты каршында эшләп килүче коррупциягә каршы көрәш идарәсе әзерләгән мәгълүматлар буенча, быелның 9 аенда республикада коррупциягә бәйле 993 очрак ачыкланган, шуның 194е көнкүреш сферасы буенча.
Илгиз Әмиров мәгариф системасында нинди гамәлләрнең коррупциягә керүе хакында бәйнә-бәйнә аңлатты. Безнең күзлектән караганда гади генә кебек тоелган гамәлләр дә коррупциягә, эш урыныннан явызларча файдалануга керә икән. Мәктәп директорлары арасында аларның кайберләре белән килешмәүчеләр дә булды булуын. Әмма законга каршы барып булмый, аны үтәргә туры килә.
- Һәрбер эшегез актлаштырылып, законга туры китерелеп, документлаштырылган булырга тиеш, - дип, үз фикерләрен җиткерде район мәгариф идарәсе белгече Камил Әмиров та.
Мәктәпләр ихтыяҗлары өчен ата-аналардан акча җыюны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катгый рәвештә тыйды.
"Мәктәп укучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче сабыйларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итәсем килә: мәктәп директорларына һәм балалар бакчалары мөдирләренә акча бирүне туктатыгыз! Бу дөрес түгел. Алардан беркем дә таләп итми, мин министр буларак үземнең хезмәткәрләрдән таләп итмим, РОНО җитәкчеләре таләп итми, киресенчә, без тыябыз. Сез моны белергә тиешсез. Акча җыю - мәгариф оешмаларының, кайбер җитәкчеләрнең намуссыз эш күрсәткече. Проблемалар ата-аналар хисабына хәл ителергә тиеш түгел. Булган мәсьәләләрне хәл итү өчен бездә бюджеттан акча бүлеп бирелә. Бергәләп бу бәлагә каршы торыйк! Әгәр дә без бергә: әти-әниләр, министрлык, хакимиятнең муниципаль органнары бу проблеманы чишүгә алынмасак, аны җиңә алмабыз", - дип ассызыклады Энгель Фәттахов.
Шулай булгач, ата-аналарга да, укучыларга да үз хокукларын белеп тору кирәктер.
7 декабрь көнне шундый очрашу район үзәк хастаханәсендә үтте. Биредә район прокуроры ярдәмчесе Ренат Газизов та катнашты.
Илгиз Әмиров ак халат ияләренә дә коррупция хакында аңлатып үтте. Чөнки бу тармак та ришвәт бирү һәм алу буенча иң активлар рәтендә. Хастаханәдә башкарылган түләүле хезмәтләрнең барысы да касса аша үтәргә тиешлегенә басым ясады ул. Чөнки күпчелек кешенең чиратларда озаклап торасы килми, шуның өчен табибларның, шәфкать туташларының үзләренә генә акча сузып, тизрәк күренәсе килү теләге табигый шикелле. Әмма бу закон бозу дип атала. Якыныбызның сәламәтлеген кайгыртканы, аңа ярдәм күрсәткәне өчен хирургларны, бәбиләтүче табибларны, шәфкать туташларын "бәхилләү" дә язылмаган законнар нигезендә башкарыла. Моны бар кеше белеп һәм күреп тора. Әмма берәүнең дә аңа каршы чыгарга батырчылыгы җитми. Иртәгә тагын шулар каршына барырга туры килүе ихтимал. Ул вакытта ярдәм итмәячәк, дигән уй ирексездән безне "бәйләп" куя. Югыйсә, табиблар вазифаларына керешер алдыннан Гиппократ анты кабул итәләр.
Илгиз Әмиров медицинада ришвәт бирүнең иң күп очрагы вакытлыча эшкә яраксыз булуны дәлилләүче кәгазьләр (халык телендә "больничный"лар) биргәндә, инвалидлык алу өчен документлар тутырганда, хирурглар һәм бала тудыру бүлегендә хезмәт куючы табиблар арасында, дип хәбәр итте. Һәм табиблар арасында коррупция темасына кагылышлы анкеталар үткәреп алырга планлаштыруларын да әйтте.
Соңгы мәгълүматларга караганда, агымдагы елда республика буенча медицина тармагында коррупциягә бәйле 37 очрак ачыкланган.
Ренат Газизов исә үзебезнең районда коррупциягә бәйле очраклар белән таныштырды. Ришвәтчелек белән шөгыльләнүчеләргә закон тарафыннан нинди җәзалар бирелүе хакында да аңлатты.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов, кунакларның сүзләрен куәтләп, хезмәттәшләрен гадел булырга, өч тиенгә кызыгып, коллективны тапламаска чакырды. Түләүле хезмәтләрнең барысы да касса аша башкарылырга тиешлегенә басым ясады.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: