Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КАЗАНДА – АКТАНЫШ ТЕАТРЫ КӨННӘРЕ: "Актанышлылар бит - алар булдырыр!" (ЧАРАДАН ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ ДА БАР)

Казанда кичке сәгать алты... Шәһәр шау-шуын баса төшеп, күптән көтелгән яңгыр ява... Мәркәзебез Казан актанышлыларны җандай якын якташлары, тугры тамашачысы, шифалы яңгырлары белән каршы алды.

Райондашларыбыз исә казанлыларга Нурихан Фәттахның татар әдәбиятенең  йөзек кашына әверелгән "Итил суы ака торур" романынының сәхнәдән чагылышын, Актаныш чәк-чәген, легендар "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең җыр-моңнарын һәм туган нигезнең кайнар сәламнәрен алып килде.

 Бу көннәрдә Казан Актаныш сулышы белән яшәде, татарның киң җәмәгатьчелеге Актаныш халык театры сәхнәгә күтәргән драма аша тарихын барлады, чиста татар районы буларак даны еракларга таралган Актанышка тагын бер тапкыр таң калды, якташларыбыз туган яклары өчен чиксез горурлык хисләре кичерде...


Камал театры бинасында кая карама - таныш йөзләр: каләмнәрен Актанышта чарлый башлап, канатларын татар дөньясында ныгыткан язучы-шагыйрьләр, республика күләмендә үз исемнәрен булдырган җәмәгать эшлеклеләре, атаклы җырчылар, сәхнә осталары, тарихчы-драматурглар - Актанышның газиз кыз-уллары һәм театр сөюче тамашачы. Фойеда - актанышлыларга гына хас булган җыр-моң, халык арасында - җанлы, җылы аралашу.

Театр башланырга ярты сәгать вакыт бар - залдагылар могҗизага тиң тамаша көтә. Күргәзмәләр аша Камал сәхнәсен буйсындырырга алынган районның тарихы белән таныша... Күпләр 13 май кичендә Киров халык театрының "Рәнҗетелгән язмыш" драмасы тәэсирендә.

Танылган язучы, шагыйрь, журналист, якташыбыз  Ләбиб Лерон: 

 - Актанышлылар Казанга килсә, бу безнең өчен зур бәйрәм. Киров халык театрының спектаклен тамаша кылдык – тәэсирләр әйтеп бетергесез! Алар  атаклы театр артистлары белән бер дәрәҗәдә уйнадылар. Хәер, уйнамадылар, артистлар шушы әсәрдә, шушы чорда яшәде. Алар бит гади авыл кешеләре – төрле хезмәт ияләре, ә уйнаулары сокландыргыч. 12 артист сәхнә аша сугыш чоры авырлыкларын тасвирлый, халыкка җиткерә алды. Актаныш халык театрының “Итил суы ака торур” тарихи романына тотынуларын белгәч, күпләр “ах” итте. Моны һәр театрда булдыра алмый. Шушы драманы сәхнәгә чыгаруга алыну үзе генә дә безнекеләрнең зур казанышы. 

“Безнекеләр” -  Казанда үткән Актаныш театры көннәрендә бу сүз аеруча күп тапкырлар, горурланып, мактанып әйтелде. 

 "Ак калфак" Бөтендөнья хатын-кызлары  иҗтимагый оешмасы  рәисе, якташыбыз  Кадрия Идрисова: 

- Бүген Казанда Актаныш тудырган бәйрәм. Моңа кадәр күрелмәгән хәл – Г. Камал сәхнәсен өч көн дәвамында Актаныш үзешчәннәре тота. Бу, чыннан да, бары тик безнекеләр генә булдыра ала торган эш. Күргәзмәләре генә ни тора! Аларда – районыбызның тарихын чагылдырган тулы бер китаплык бай материал.  Казан тамашачысын, якташларны сөендергән актанышлыларга, җитәкчелеккә, спектакльләрне әзерләүчеләргә, артистларга чиксез рәхмәт! Киләчәктә дә бердәм булып яшәргә, иҗат итәргә язсын! 

Тамашачыларның үзара сөйләшүенә колак салам – “Актанышлылар бит бу! Алар булдырыр!”  Казанның иҗат, сәхнә сөючеләре авызыннан мондый сүзләр ишетү – югары бәя. Күпчелек халыкны  театрга кызыксыну алып килгән – монысы бәхәссез. Татар мәдәниятендә үз дәрәҗәсен, үз урынын булдырган, кабатланмас “Итил суы ака торур” тарихи спектакле  1993 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры репертуарында куелган булган.  Шуннан бирле Нурихан Фәттахның әлеге әсәре сәхнәләштерелмәгән.Ә менә гади халык театры аны ни рәвешле сәхнәгә алып менәр? 

Илгизәр Зәкиев, “Мәдәни җомга” газетасының җаваплы сәркатибе, якташыбыз: 

- Романның катлаулы сюжет линиясенә ия икәнен  беләм. Спектакль дә авыр булыр дип уйлаган идем – ялгыштым. Актаныш бу юлы да сынатмады. Тарихи романнан алар эчтәлекле, кызыклы тамаша әзерләүгә ирешә алган. Афәрин! Актерлык осталыгы, сәхнә, костюмнар – әйтеп бетергесез. “Идел-йорт” фестивалендә якташларымның шактый сәхнә әсәрләрен карарга насыйп булды. Ул вакыттагы горурлык бүген бермә-бер ныгыды, артты.

Шәхсән үземнең тарихи романнар авторы,   Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Тукай бүләге лауреаты, якташыбыз Вахит Имамовның фикерен ишетәсем килгән иде. Тарихчы күзлеге аңа нинди бәя бирә? 

Вахит Имамов: 


- Нурихан Фәттахның арабыздан китүенә байтак еллар үтте. Сагындыра. Үзе, әсәрләре сагындыра. Аның романнарын ничә тапкыр гына бастырып чыгарсак та, җитмәячәк. Иң яхшы адым – аларны сәхнәгә алып менү. Тарихны халыкка илтеп җиткерү өчен бу бик үтемле чара. Н. Фәттахның әсәрләре, һичшиксез, сәхнәгә чыгарга тиеш. Һәм үзебезнекеләр, актанышлылар, бу эшкә алынды да – сокланам, сөенәм, горурланам! Мин аларның талант ияләре икәненә шикләнмим. Ә инде театр юнәлешендә дә бер отышлы орлык бар икән – аны үстерү зарур. 


Тамашачылар арасында булган татар язучысы, халык шагыйре Разил Вәлиев тарихи әсәрләрне сәхнәләштерү бик авыр хезмәт икәнен аңлатты. “Беренчедән, финанс яктан бик кыйммәткә төшә, костюмнар әзерләве бик авыр. Икенчедән, шул чорның рухына кереп, тарихны бик яхшылап өйрәнү кирәк. Өченчедән, тарихи әсәрнең заман белән бәйләнгән булуы мөһим, ул бүгенге вазгыять белән яңгыраш табарга тиеш”, - диде ул.


“Итил суы ака торур” драмасын тамаша кылучы затлы, зыялы, мәдәнияткә, сәнгатькә гашыйк затлар арасында тагын бер дәрәҗәле кунак бар иде. Нурихан Фәттахның тормыш иптәше Руфинә ханым интернет киңлекләрен шаулатырга өлгергән премьерага килми кала алмавын әйтте: 

- Бүген мин үземне бик бәхетле итеп тоям. Нурихан белән без ярты гасырга якын бергә яшәдек. Аның иҗат гомеренең зур күпчелеге минем белән үтте. “Итил суы ака торур” – бик бәхетле роман булып чыкты. Ул артык зур кыенлыкларсыз басылды, төрле телләргә тәрҗемә ителде. Аны бүген дә укыйлар, ул яши! Әлбәттә, романны Актаныш халык театры куя дигәч, күңелдә борчу уянды. Башкарып чыга алырлармы? – шушы сорау тынгы бирмәде. Әмма интернеттан костюмнарны күргәч, шаккаттым. Ныклап тотынганнар – димәк, актанышлылар үзләренә ышана. Мәсьәләне үзләренчә чишкәннәр, матур итеп үзләренчә бетергәннәр, миңа бик ошады. Зур рәхмәт! 

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсенә бу кичтә Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов та күтәрелде. Районның данлыклы театрларын Казан тамашачысына күрсәтү хыялы белән янып йөргән башлык ялгышмады – Казан Актаныш үзешчәннәренең иҗат хезмәтен югары бәяләде, алар  Г.Камал театры сәхнәсеннән  балкыды, тамашачы аягүрә басып кул чапты, чәчәк гөлләмәләренә төрде.  

Энгель Нәвап улы коллективка Татарстан республикасының  беренче президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе,  якташыбыз Минтимер Шәймиевнең Актаныш халык театрына адреслаган котлау хатын ирештерде. Казанда Актаныш якташлары җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов якташларга сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен алтын медаль булдырылуы турында әйтте. Әлеге бүләк Нур Хөсәеновка һәм Актаныш халык театры коллективына тапшырылды.


Актанышлыларның сәхнә әсәрен Татарстан республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин да тамаша кылды. Аның сәхнә түреннән ирештерелгән рәхмәт сүзләрен зал алкышлар белән хуплады. “Районнардагы халык театрлары –безнең милләтебезнең нигезе ул”,- дип  азсызыклады Дамир Данил улы. 

12 -14 май көннәрендә Актаныш һәм Киров авылы халык театрлары моңа кадәр яуланмаган биеклекне алды. Без башкала тамашачысы, якташларыбыз алдында районыбызның мәдәниятле, иҗатлы икәнен янә бер тапкыр расладык. Киләсе елларда исә башка театрларыбыз да шушы уңышны кабатлар дигән ышанычта калабыз! 
 

                                                                                     Лилия БӘХТИЕВА, Актаныш - Казан - Актаныш 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев