Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Келәмнәрдә бил алыша егетләрнең асылы (КӨРӘШ НӘТИҖӘЛӘРЕ)

Район башлыгы призына 23-24 март көннәрендә "Актаныш" спорт комплексында узган көрәш бәйгесе, елдагыча, беренче Президентыбыз - Миңтимер Шәймиев кубогына апрель аенда узачак республика турнирына сайлап алу максатын да куеп оештырылды. Милли спорт төре бәйгесенә Зөбәер мәктәбеннән тыш, бар мәктәпләрдән дә командалар килгән. Арада берешәр генә булса да көрәшче белән төшкәннәре...

Район башлыгы призына 23-24 март көннәрендә "Актаныш" спорт комплексында узган көрәш бәйгесе, елдагыча, беренче Президентыбыз - Миңтимер Шәймиев кубогына апрель аенда узачак республика турнирына сайлап алу максатын да куеп оештырылды. Милли спорт төре бәйгесенә Зөбәер мәктәбеннән тыш, бар мәктәпләрдән дә командалар килгән. Арада берешәр генә булса да көрәшче белән төшкәннәре дә бар, кадет мәктәбеннән исә иң зур команда - 11 кешелек состав белән килгәннәр иде.
Югары Яркәй малае Вадим Хисамов, Нефтекамадан Рафаэль Фәррахов мәктәпкә быел гына V сыйныфка килгәннәр, көрәш белән шөгыльләнүләре дә монда, остаз Илнар Насрыев белән очрашкач кына башланган. Бәйгене бик кызыксынып күзәткән өлкән яшьтәге ике абый - шушы көрәшче малайларның ерак юлны якын итеп килгән бабалары, бик яратып йөриләр, ниятләре ныклы, диләр. Данил Биккинин да кадет мәктәбеннән, көрәш белән икенче елын шөгыльләнә, мактанырдай уңышлары да бар: узган җәйдә авыл сабантуенда җиңүче калып, тәкә алган; Кыш Бабай призына үткән ярышларда узган ел III, быел II урынга лаек булган, бу ярышта да сынатмады: 32 кглы үлчәү авырлыгында II урынны яулады. Моңарчы бер дә көрәшеп карамаган малайларның тиз арада ярышларга йөри алырлык булып үсүе, урыннар яулавы, әлбәттә, тренерның - бу очракта остаз Илнар Насрыевның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Башкортстанның Миякә районы Кыргыз-Миякә авылы егете Денис Хаҗиев та аның укучысы.
- Көрәш белән авылда малайлардан күреп, үзем өйрәнә башлаган идем, авыл Сабантуенда көрәшеп, урыннар да алганым булды, - ди яшь көрәшче. - Бу ярышта үз теләгемә ирештем, 40 кг лылар арасында батыр калдым, Шәймиев кубогына көрәшкә керәчәкмен, дигән сүз.
Шәймиев кубогы өчен көрәштә катнашачак тагын бер егет - 36 кг га кадәр үлчәүдә җиңүче, остаз Айгиз Бикмөхәммәтовнең укучысы - Татар Ямалысыннан Галинур Харисов. - Әле март аенда гына Теләчедә Салават Фәтхетдинов призына республика турнирында III урынны яулап кайттым, аннан алда Әлмәттә көрәшкән идек, - ди спортчы. - Абыем Гадел дә көрәшә, бу спорт төрен яратабыз. Бәйгегә мин җиңәм, дип барам, шунсыз ярамый!
Иске Богадыдан Рәлиф Корбангалин да (остазы Илфир Әнвәров) быелга чыккач инде Әлмәттә, Биектау, Теләчедә узган ярышларда көчен сынарга өлгергән, бу бәйгедә исә үз үлчәү авырлыгы - 36 кг га кадәргеләр арасында ул III урынны яулады.
Заманында үзе мәйдан тоткан, Пучы авыл Сабантуйларында батыр калган Нияз Шәмсиев ярышка улы Илназны алып төшкән. Дулкынлану-борчылу белән бергә, келәмне сагынып җилкенү-алгысу да, көчле көндәшләрен дә аркага салып, 46 кг үлчәү авырлыгында батыр калган улы Илназ белән горурлану да чагыла йөзендә.
- Безне мәктәптә укыганда физкультура укытучысы Фердинанд абый Шәйхуллин көрәшкә өйрәтте, бераз Әнис Садрида да шөгыльләнергә җитештем. Хәзер ул менә безнең балаларны өйрәтә, - ди ата. - Кечкенә улымны да, яше җиткәч, көрәшкә бирергә исәп. Абыйсы I сыйныфтан бирле авыл Сабантуенда җиңүче кала, былтыр Актаныш Сабантуенда батыр калды. Энекәше дә сынатмас!
Узган уку елында Актаныш балалар һәм яшүсмерләр мәктәбеннән өч көрәшче - Денис Муллахметов, Раббани Нургалиев, Алгиз Исмәгыйлев спорт остасына кандидат исемен яулаган. Быел исә Стәрлетамакта узган Россия беренчелегендә җиңү яулап, Фарис Хуҗин шулай ук, кандидатлык нормасын үтәп кайтты.
- Көрәш бик күпне таләп итә, тренировкалар кирәк, көрәшми генә нәтиҗәгә ирешеп булмый, - ди Россия чемпионы. - Минем бабакай да Сабантуй батыры булган, әти Актаныш Сабантуйларының баш батыры калган, республикада көчле көрәшчеләр рәтендә йөргән. Ул минем иң беренче остазым да булды. Стәрлетамакка Россия беренчелегенә дә әти минем белән барды. Көндәшләрем бик көчле иде, бигрәктә финалда башкорт малае белән көрәшкәндә авыррак булды.
Фарисның инде киләчәк юлын, булачак һөнәрен сайлау вакыты җитә. "Ни генә булса да, спортны ташламаячакмын, көрәшергә әле исәп", - дип елмайган егет, бу ярышта да, табигый, үз үлчәвендә батыр калды.
Җиңүчеләр:
25 кг га кадәр:
1 урын - Муса Әнвәров (1нче мәктәп);
2 урын - Фаяз Сибгатуллин (Такталачык);
3 урын - Илфат Газизов (1нче мәктәп);
28 кг га кадәр:
1 урын - Айзат Нургалиев (Пучы);
2 урын - Мөнир Фәррахов (Яңа Әлем);
3 урын - Әмир Мөхәммәтов (Богады);
30 кг га кадәр:
1 урын - Искәндәр Басыйров (1нче мәктәп);
2 урын - Ришат Мәрдәнов (Пучы);
3 урын - Айзат Сабиров (Богады);
32 кг га кадәр:
1 урын - Илдар Нургалиев (кадет мәктәбе);
2 урын - Данил Биккинин (кадет мәктәбе);
3 урын - Рамазан Гыйбадуллин (Иске Байсар);
36 кг га кадәр:
1 урын - Галинур Харисов (Татар Ямалысы);
2 урын - Вадим Дорофеев (кадет мәктәбе);
3 урын - Ралиф Корбангалин (Богады);
40 кг га кадәр:
1 урын - Данис Хаҗиев (кадет мәктәбе);
2 урын - Данил Ихсанов (Аккүз);
3 урын - Айназ Гардиев (Киров);
43 кг га кадәр:
1 урын - Нәркиз Харисов (Татар Ямалысы);
2 урын - Зиннур Афсахов (кадет мәктәбе);
3 урын - Илдар Хуҗин (Качкын);
46 кг га кадәр:
1 урын - Илназ Шәмсиев (Пучы);
2 урын - Заһит Шәйхәйдәров (гимназия);
3 урын - Салават Хәбетдинов (Иске Айман);
50 кг га кадәр:
1 урын - Илназ Сәйфетдинов (Аккүз);
2 урын - Рафис Галиәкбәров (кадет мәктәбе);
3 урын - Ирек Нурморатов (Күҗәкә);
55 кг га кадәр:
1 урын - Ралиф Галиев (техникум);
2 урын - Ралиф Корбангалин (Богады);
3 урын - Илнур Солтанов (Сәфәр);
60 кг га кадәр:
1 урын - Денис Муллахмәтов (2нче мәктәп);
2 урын - Рамазан Гайнетдинов (Татар Суыксуы);
3 урын - Илнур Сафиуллин (Богады);
65 кг га кадәр:
1 урын - Раббани Нургалиев (1нче мәктәп);
2 урын - Айдар Шәмсиев (техникум);
3 урын - Сәйдәш Шәйхәйдәров (Татар Суыксуы);
75 кг га кадәр:
1 урын - Фарис Хуҗин (Теләкәй);
2 урын - Данис Нуриев (Такталачык);
3 урын - Руслан Ханов (Богады);
75 кг нан югары
1 урын - Илдус Әгъләмов (техникум);
2 урын - Данис Камалов (Меңнәр);
3 урын - Равил Мөхәмәтдинов (1нче мәктәп).
Төп гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында:
1 урын - Татар Ямалысы;
2 урын - Богады;
3 урын - Яңа Әлем мәктәбе.
Урта мәктәпләр арасында
1 урын - кадет-интернат мәктәбе;
2 урын - Актанышның 1нче мәктәбе;
3 урын - технология техникумы.
ФОТОЛАР:Актанышта район Башлыгы призына көрәш турниры старт алды
Актанышның келәм батырлары билгеле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев