Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КЕМ ГАЕПЛЕ? : Актаныштагы мәктәп ашханәсендә агулану очрагы буенча яңа мәгълүматләр билгеле

Балалардан алынган анализ нәтиҗәләре 11сентябрьгә билгеле булды: “Граф плюс” оешмасы тарафыннан чимал ризыкны эшкәртү һәм ярымфабрикат әзерләү технологиясе сакланмаган, монда да, мәктәптә дә савыт-сабада, җиһазларда кампилобактер һәм эчәк таякчыклары төркеме бактерияләре табылган.

  Мәгълүмат чаралары аша балаларның агулану очраклары турында хәбәрләр ишетелеп тора, әмма үзебезнең Актанышта андый хәл килеп чыгар дигән шик күңелгә кереп караганы да юк иде. Кайдан, нилектән килеп чыккан бу хәл, кемнәр гаепле – әлегә барлык бу сорауларга да җавап табылмаса да, күпмедер ачыклык керде. 

Сәбәбе ни?
– 2нче мәктәптән тыш, башка уку йортларыннан безгә рәсми төстә мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Ятып дәваланган балалар саны 25 булды. Бүгенге көндә алар өйләренә чыгарылды, хәлләре әйбәт, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев. – Авыр хәлдәге, Казанга озатылган балалар булмады. 


Балалардан алынган анализ нәтиҗәләре 11сентябрьгә билгеле булды: кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан территориаль идарәсе матбугат хезмәте (16.rospotrebnadzor.ru) хәбәр итүенчә, мәктәптә һәм мәктәпне ит һәм балык ярымфабрикатлары белән тәэмин иткән “Граф плюс” ҖЧҖ җәмәгать туклануы оешмасында уздырылган тикшерүләр шуны күрсәтә – гаеп атта да, тәртәдә дә бар. “Граф плюс” оешмасы тарафыннан чимал ризыкны эшкәртү һәм ярымфабрикат әзерләү технологиясе сакланмаган, монда да, мәктәптә дә савыт-сабада, җиһазларда кампилобактер һәм эчәк таякчыклары төркеме бактерияләре табылган.

Кампилобактериоз – азык эшкәртү системасы органнарын зарарлый торган йогышлы чир. Күбесенчә, аның белән мәктәпкәчә яшьтәге балалар авырый. Чирнең иң киң таралган чоры җәй-көз айларына туры килә. Ул  – типик зооноз инфекция, ягъни йорт кошлары һәм хайваннарыннан тарала. Инфекция энтеробактерияләр белән пычранган сөт, су, итне ашаганда йога.

Каян эләккән? 
Моңарчы мәктәпләр ризыкны үзләре алып, үзләре әзерләгәндә агулану очраклары булмавы һәм быел, үзәкләшкән туклануга күчкәч кенә шундый хәл килеп тууы үзе үк аерым бер нәтиҗәгә этәрә. Бу уку елыннан Актанышның ике мәктәбе һәм балалар бакчаларына ризыкны район халкына “Актаныш рестораны” буларак таныш булган “Граф плюс” ҖЧҖ китерү турында район башкарма комитеты белән килешү төзелә. 


– 31 августта төзелде бу килешү, – дигән җавапны бирде оешманың элекке хуҗасы Замирә Гыйлфанова. Шуны гына әйтте дә, телефонын өзде, башкача алмады. 


Бозылмый торган продукцияне оешма ике атна алдан китереп куя, ә әзер ит фаршын бер көн алдан тараталар икән. 5 сентябрь көнне балаларга төшке ашка бирелгән фрикаделька гаепле дип шикләнелә дә инде. Агулану очрагы билгеле булуга ук, ит-балыклы ризыкларны ике мәктәптә дә пешерүдән туктадылар. 


– Пешекчеләр өчесе дә ышанычлы, беренче елларын гына эшләмиләр, беренче тапкыр гына кәтлит-фрикаделька пешермиләр, – ди 2 нче мәктәп директоры Илшат Вахитов. – Алар үзләре дә шок хәлендә, ничек болай килеп чыкты соң, диләр, әлбәттә, борчылалар.


Мәктәпнең ризыкларны саклау, әзерләү, пешерү өчен мөмкинлекләре бар, шартлар яхшы, газ плитәсе еш кына ватылыштырса да, тиз арада эшләтеп җибәрәбез, ул яклап кыенлыклар юк, ди директор.

 Мәктәпләрдә ризык хәләл булачак


Мәгариф учреждениеләрендә моңарчы балалар туклануын мәктәп тулысынча үзе оештыра, 
мәктәп пешекчеләре пешерә, әзерли, балаларны ашата иде. Бу уку елыннан керткән яңалык уңышлы булып чыкмады. 


– Мәгариф министры булып эшләгән чагымда балалар агулану күренеше белән очрашкан булды. Быелдан укучылар туклануын үзәкләшкән төстә оештыру да шундый хәвефле хәл килеп чыкмасын дигән максаттан эшләнгән иде, – дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов бу гадәттән тыш хәлгә карата фикерен. – Районда өч дистәгә якын мәктәп. Җиһазланыш, азык әзерләү технологиясе төрлесендә төрлечә. Һәр мәктәп 56 төр продукция сатып ала. Шуларның барысын да уйлап, 1 сентябрьдән пилот проект итеп, район үзәгендәге ике мәктәпне һәм балалар бакчаларын үзәкләшкән туклануга күчергән идек. Үрнәк итеп,  Казан шәһәрендәге балаларны тукландыру комбинатының эшләү форматын алдык. Килешү төзегән оешма да туклану базарында сыналган, Чаллы шәһәрендә, Тукай районында җәмәгать туклануын оештырып, хастаханәләргә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә хезмәт күрсәткән. Актанышта да үзәк хастаханәдә дәваланучыларны елдан артык ашаткан. Баш табибта да, дәваланучыларда да ризасызлык тумаган иде. 


Аның каравы, балаларның рестораннан китерелгән ризык белән тукланачакларын белгәч, күп ата-
аналарда туа ризасызлык.


– Мәктәпләрдә ашатуның үзгәргәнен безгә уку елы башында – 1 сентябрьдә әйтеп, факт алдына гына куйдылар, – ди Илина Арсланова. – Без, мөселманнар, бик нык борчылдык, ите хәләлме соң? Ул сорауны сыйныф җитәкчесенә дә бирдек, директор да белде соравыбызны. Хәләл ит булуы турында җавап килде, бераз тынычландык. 3-4 көн дә үтмәде, менә шушы хәл килеп чыкты. 
Теләгән әти-әни мәктәптән менюны алып, баласының ниләр белән туклануын карый, кызыксына ала. Ә ризыкны кайдан, ничек китертү турындагы килешү турында алдан аңлату мәҗбүрияте законда каралмаган. 


Ашатуны элеккечә мәктәпләрнең үзләренә кайтаруны, пешергән ризыкларның хәләл булуын сорап, әти-әниләр имзалар җыйды. Нәтиҗәдә, 13 сентябрьдән Актанышта балалар туклануы тулысынча  әүвәлге хәленә кайта. 


– Балалар, ата-аналар, укытучылар, җитәкче-белгечләр, табиблар, күзәтчелек органнары белән элемтәдә торам. Гадәттән тыш хәл килеп тууга, республика җитәкчелеге, министрлыклар, күзәтчелек органнары белән бергәләп хәлдән чыгу һәм ярдәм оештыру өчен барысын да эшләдек. Җәмәгатьчелек тә үзенең битараф түгеллеген күрсәтте. Барлык ярдәмнәр дә вакытында, кичектергесез күрсәтелде, фаҗига булмый калды, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов. – Барлык фикерләр тыңланды, ата-аналарның теләге искә алынды. Балаларны хәләл ризыклар белән генә һәм һәр мәгариф учреждениесендә үзендә әзерләп ашатуны кабат башлап җибәрәбез.


Безнең бурычыбыз – балаларга төпле, нигезле белем һәм тәрбия бирү. Моның өчен, иң элек, аларның иминлеген тәэмин итү, сәламәтлеген саклау кирәк. Балаларга сыйфатлы ризыкны сыйфатлы итеп әзерләп ашату өчен бар мөмкинлекләрне дә тудырачакбыз. 


– Үзебезнең мал сую урыныннан китерәчәкләр моннан соң итне, – ди район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин. – Суючыларыбыз эш тәртибен камил белә, бисмиллаһи Аллаһу әкбәр, дип чалып, чиста пакь итеп эшләрләр, Аллаһ бирсә. Хәләл ризык бик зур көчкә ия. Хәзер балаларга ниндидер эш кушасың, йомыш кушасың, кат-кат әйтергә кирәк, ул аны ишетми дә. Чөнки хәрәм ризык ашаган баланың ихтыяр көче югала. Ә тормышта ихтыяр көченнән башка булмый.... 

Агулану очрагу буенча тикшерү дәвам итә. Бүгенге көнгә 2 нче мәктәп ашханәсе мөдире, район мәгариф бүлегенең балалар туклануы өчен җаваплы хезмәткәре эштән алынды. Гаеплене табуда соңгы сүзне прокуратура әйтәчәк. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев