Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Кемдер - атта чаба , кемдер - артка кала

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагындагы октябрь ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Сөйләшүне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды. 1 ноябрьгә хуҗалыклар буенча 33042 баш мөгезле терлек исәпләнә. Бу быелның 1 октябре белән чагыштырганда 39 башка артык. Ай эчендә Нур Баян исемендәге (+50), "Ташкын"...

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагындагы октябрь ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Сөйләшүне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды.
1 ноябрьгә хуҗалыклар буенча 33042 баш мөгезле терлек исәпләнә. Бу быелның 1 октябре белән чагыштырганда 39 башка артык. Ай эчендә Нур Баян исемендәге (+50), "Ташкын" (+30), "Наратлы" (+14), "Таң" (+ 12) хуҗалыклары терлекләр санын арттыра алганнар. Ә менә "Нур" (-11), "Алга" (-13) хуҗалыклары, СПСК "Агыйдел" (-9), "Әнәк" агрофирмасы (-61) терлекләрнең баш саннарын киметкән.
Терлекләрнең хәрәкәтенә анализ ясаган вакытта Дәниф Харисов, түбән килограммлы терлекләрне сатучы хуҗалыкларга каты гына шелтә белдерде. Түбән килограммнан терлекләрне сатып, алар урынына шул ук килограммлы терлек алу, нигәдер аңлашылмый. Бу рәвешле хуҗалыклар үлемне яшермиме дигән шик тә туа.
Район ветеринария станциясе мәгълүматлары буенча октябрь аенда 58 баш терлек үлгән. Идарә җитәкчесе ветеринария хезмәткәрләренең эшләреннән канәгать булмавын белдерде. Чөнки малларның үлеменә анализ ясап караганда, шул ук халык телендә генә кулланылучы эч китү авыруыннан 11 баш мал үлде диелгән. Сулыш юлларына салкын тиеп, 36 баш терлек бакыйлыкка күчкән.
- Мондый җиңел нәтиҗәләр ясау, белгечләрнең үз эшләренә салкын каравын күрсәтә, - ди Дәниф Харисов.
Терлекләрнең ясалышына килгәндә, октябрьдә 743 баш сыер каплатылган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 43 башка күбрәк булса да, хуҗалыклар буенча караганда "Нигез" (-25), "Башак" (-5) хуҗалыкларында ким. Бозаулаганнан соң 60 көне тулган сыерларны каплату буенча җитешсезлекләр бик зур. 2016 елның июнь аенда район буенча 828 баш МЭТ бозауласа, августта шуларның 597е генә каплатылган. 231 баш мал каплатылмыйча калган. 18 ае тулган тешеләрне каплату буенча да уйланырлык. 2015 елның апрель аенда 425 теше бозау туган булса, быелның октябрь аенда шуларның 337 генә каплатылган. 51 башы расходка чыгарылган, 37 башы каплатылмыйча калган. Болары инде тиешле авырлыкка җитмәгән маллар булып тора. Андыйлар Нур Баян исемендәге, СПСК "Агыйдел" хуҗалыкларында күп. Белгечләрдән сорагач, бездә таналар юк дип шаяруга боручылары булса да, төптән уйлап карасаң, бу никадәр бозау алынмый калган һәм хуҗалык кассасына күпме акча керми кала дигән сүз.
Октябрь аенда 887 баш бозау туган. Шуның 597е - сыерлардан. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 14 башка күбрәк. "Алга"да -17, "Нигез"дә - 34, "Башак"та -6, "Нур"да - 7, "Эконом"да - 8, "Әнәк" агрофирмасында 17 баш бозау алынмыйча калган.
- Хуҗалыкларда һәр бозау өчен көрәш барырга тиеш. Туган бозауларның 45 проценты гына - тешеләр, калганы үгезләр. Әгәр дә алга таба да үгезләр күпләп туа икән, киләчәктә сыер алыштырырлык таналарны табу авырлашырга мөмкин. Шушыларны онытмагыз. Киләсе елның 1 гыйнвареннан терлекләрне тулысынча ясалма каплатуга күчәбез, - диде Дәниф Харисов.
Октябрь аенда хуҗалыкларда 38046 центнер сөт җитештерелгән. Бу 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда 1088 центнерга күбрәк. Җитештерелгән сөтнең 34782 центнеры дәүләткә сатылган. Район буенча октябрь аенда бер сыерга 341 килограмм сөт савылган. Бер сыерга көнлек акча кереме 259 сумны тәшкил иткән. Сөт сатудан барысы 81 миллион 763 мең сум күләмендә акча кергән.
- Сөт җитештерү буенча сезнең хезмәтегездән канәгать түгелмен. Республиканың Әтнә, Саба, Кукмара районнары сөт җитештерү буенча узган елга караганда 119-125 процент үсештә барсалар, безнеке ул 103 процент кына. Мөмкинлекләр бар бит, - ди Дәниф Харисов.
Ит җитештерү буенча нәтиҗәләр, гомумән куандыра торган түгел. Октябрь аенда район хуҗалыкларында барысы 4158 центнер ит җитештерелгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8 центнерга кимрәк. Җитештерелгән МЭТ итенең 3864центнеры дәүләткә сатылган. Уртача тәүлеклек үсеш 610 грамм булган.
- Терлекләрдән яхшы үсеш алу өчен тагын ничә белгеч өстәргә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте Дәниф Харисов. - Әгәр үзегезнең тәҗрибә җитми икән, яхшы үсеш алучы ферма мөдирләре янына барып, киңәш сорагыз, тәҗрибәләрен өйрәнегез. Ит җитештерү елы дип игълан ителгән елда минуска эшләүне бер ничек тә аклап булмый.
2016 елның 10 аена барысы 1миллиард 957 миллион 297 мең сум күләмендә акча кергән. Аның 60 проценты терлекчелеккә, 34 проценты игенчелеккә туры килә. Акча кереме буенча "Әнәк" агрофирмасы, "Чиялек", "Нигез", "Саф", "Чишмә" хуҗалыклары яхшы эшләгән. Бер хезмәткәргә акча кереме район буенча 976 мең сумны тәшкил итсә, "Әнәк" агрофирмасында ул районның уртача күрсәткеченнән югары, калган хуҗалыкларныкы районның уртача күрсәткеченнән түбән.
Октябрь ае йомгаклары буенча "Ат" тагын "Әнәк" агрофирмасына тапшырылды. II урында "Чишмә" хуҗалыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев