ХЕЗМӘТ ХӨРМӘТЕ БЕЛӘН БӘЯЛЕ: Бүген Актанышта алдынгылар җыены
Бүген, 18 гыйнвар көнне, Актаныш районында алдынгылар җыены уздырыла. 2018 елда эшләнгән эшләргә йомгак ясала.
Озак еллар сакланып килгән гадәт буенча иң-иңнәр бүләкләнәчәк анда. Ә хәзергә районның социаль-икътисадый үсешенә тәэсир итүче иң төп күрсәткечләр белән таныша торыйк.
Район башлыгы Энгель Фәттахов белән әңгәмәбез, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы тармагыннан башланды.
– Энгель Нәвапович, Сез хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрне арттыруга һәрвакыт басым ясыйсыз? Бу максатка ирештек, дип кайчан әйтә алачакбыз?
– Мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру – безнең төп бурыч. 40 меңгә җиткерергә иде. Бүген районда 34700 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 2017 ел белән чагыштырганда 822 башка күбрәк. ”Әнәк”, “Чишмә” агрофирмалары, “Таң”, “Чишмә”, Нур Баян исемендәге, “Нигез” хуҗалыклары – мөгезле эре терлекне иң күп арттыручылар.
Узган ел 13656 бозау алынды. Шуның 4 меңе – тана бозау. 2017 елга караганда 5 процентка артык. Алга карап эшләргә кирәк. Тагын бер зур максатыбыз бар: көндәлек 250 тонна сөт җитештерү. Әлбәттә, бу әлеге безнең өчен тормышка ашмастай хыял булып тоелырга да мөмкин. Ләкин яңадан-яңа технологияләр үтеп кергән чорда, алга карап яшәгәндә, мондый омтылышлар кул җитмәслек түгел.
– 2018 елны терлекчелек тармагы нинди уңышлар белән төгәлләде?
– 1 процент үсеш белән, 58 мең тонна сөт җитештерелде. Уртача 1 сыерга исәпләгәндә 5067 кг туры килә. Иң күбе “Әнәк”тә – 6000 кг. “Башак”, “Чишмә”, Нур Баян исемендәге, “Таң” хуҗалыклары, “Актаныш” агрофирмасы – иң күп сөт җитештерүчеләр. Шәхси секторны да кертеп, 65 мең 594 тонна сөт сатылды (108%).
– Ит җитештерү дә үсештәме?
– Әйе, узган ел 5408 тонна ит җитештерелде. Ягъни 3 процент үсеш бирде. Район буенча уртача тәүлеклек үсеш 730 грамм. Терлекчелек буенча “Әнәк” агрофирмасы алдынгылыкны бирми. “Чишмә”, “Башак”, Нур Баян исемендәге, “Таң” хуҗалыклары алда бара. Динамика ягыннан караганда, “Чишмә” агрофирмасы һәм “Наратлы” хуҗалыгы иң күп үсешне бирде.
– Актаныш икмәк уңышы буенча республикада алдынгылыкны саклап калды. Игенчеләр тырышлыгы белән бу юнәлештә нинди үрләр яуланды?
– Иген уңышының тулаем күләме буенча республикада – беренче, бер гектарга чыккан бөртеклеләр уңышы буенча икенче урынны алдык. 157 мең тонна бөртеклеләр үстереп алынды, уртача бер гектарга исәпләгәндә 32,1 центнер тәшкил итте. 2018 елда, беренче тапкыр, иң күп икмәк сатуга ирештек – 2017 елгыдан калган ашлыкны да кертеп, 96 мең 570 тонна сатылды. Игенчелектә “Ташкын”, “Нигез”, “Башак”, “Тамыр”, “Таң” хуҗалыклары, “Әнәк”агрофирмасы иң югары уңышка иреште.
– Әлбәттә, безне авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдән алынган табыш та кызыксындыра?
– Авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан 2 млрд 485 млн сум акча кереме алынды. Шуның 711 млн сумы – икмәктән, 997 млн сумы – сөттән, 443 млн сумы – ит сатудан.
– Ә хезмәт хакы?
– Хуҗалыклар буенча уртача хезмәт хакы 21 мең 814 сум (+5%). “Әнәк”, “Чишмә” агрофирмаларында, “Наратлы”, “Чишмә” хуҗалыкларында – иң югарысы.
– Төзелеш – авыл хуҗалыгыннан кала икенче зур тармак. Районда башкарылган төзелешләрнең иң күләмлеләре ниндиләр?
– Төзелеш өлкәсендә 850 млн сумнан артыграк капиталь салым үзләштерелде. Шуның 400 млн га якыны юл төзелешенә карый. Узган ел 13,8 км яңа юл төзелде. Яңа Әлем-Иске Әлем, Усы-Качкын, Түбән Яхшый, Шәбезбаш-Иске Кормаш юллары асфальтланды. Пучыда балалар бакчасы, Такталачыкта җәмәгать үзәге, Әҗәкүлдә фельдшер-акушерлык пункты, спорт мәйданчыклары, Актанышта чаңгы базасы сафка басты. Иске Әлем күпере төзелде. 14 мең кв метр торак мәйданы төзелеп, файдалануга тапшырылды.
– Энгель Нәвапович, мәгариф һәм фән министры булып эшләгән кеше буларак, Сезгә ачыграк күренәдер: яшь буынны нинди киләчәк көтә?
– Үзегез дә сизеп торасыз, дөнья бик тиз үзгәрә. Шактый һөнәрләр юкка чыкты. Шоферсыз машиналар йөри торган заманага кереп барабыз. Күп эшне роботехника башкара. Ата-аналарга 5-10 елдан безнең балаларыбызны нәрсә көткәнен аңлатырга кирәк дип саныйм. Заманча терминнар, яңа технологияләр турында киң мәгълүматлы булу, балаларны киләчәккә әзерләү, төпле белем-тәрбия бирү шарт. Республикада 1 мең 500ләп мәктәп бар, шуның алдынгы 20 мәктәбе арасында безнең сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия тугызынчы урында. Мондый белем бирү учреждениесенең Актанышта булуы – зур дәрәҗә.
– Актаныш – кунакчыл төбәк. Милләтара дуслашу, аралашу төбәге дип тә саныйсызмы?
– Башкортстан белән дуслык җепләре безне күптәннән бәйли, хәзер инде Магнитогорск, Казахстан яклары белән дә аралашу көчәйде. Узган ел актанышлылар Казахстанга барып, олы сабантуй үткәрделәр. Казахларның зур гына делегациясе Актанышка өч көнлек сәяхәткә килде. Бу да елның бер истәлекле вакыйгасы. Әлфия Афзалова исемендәге иҗади фестиваль-бәйгенең Актанышта башланып китүе һәм бөтен дөнья татарларын берләштерүе яшәешебезгә матурлык өсти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев