Актаныш

ХЕЗМӘТЧӘННӘР БӘЙРӘМЕ УҢАЕННАН: Җитештергән продукциянең файдасын күрергә язсын

Бу якшәмбедә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне билгеләп үтелә. Тир түгеп үстергән игеннәрне югалтуларсыз җыйнап алгач, тыныч күңел белән, рәхәт итеп көтеп ала торган бәйрәм ул.

Безнең районыбыз игенчеләре дә әлеге мөһим кампанияне үз югарылыгында башкарып чыктылар. Әлеге бәйрәм алдыннан без район башлыгы Энгель Фәттаховның  фикерләре белән кызыксындык.


– Игенчеләр һәм терлекчеләребез – районның яшәешен тәэмин итүчеләр. Гәрчә аларның саны елдан-ел кими бара. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өлкәсендә ике меңгә якын кеше эшли. Әмма аңа карап безнең продукция җитештерү кимеми, киресенчә, артканнан-арта бара. 

– Энгель Нәвапович, быелгы уңыш өметләрне акладымы? 
– 2019 ел начар килмәде. Билгеле, башта һава торышы куркыткан иде. Аннан тагын сагайтты. Басуларда игеннәрне җыеп алып булмый дип тә курыккан идек. Ләкин Ходай Тәгалә урып-җыю өчен көнен бирде. Бөртекле культураларны суктыруда басуларда 95 комбайн эшләде. Армый-талмый, көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган комбайнчыларның тырышлыгы белән игеннәр көннәр яхшы торганда җыйналып, ындыр табакларына урнаштырылды. Тулай җыем узган елга караганда 23 тоннага күбрәк булып,  170 мең тонна тәшкил итте. Уңыш бер гектарга уртача 40 центнер булды. Бу, – бик зур күрсәткеч. Республика буенча да без уңыш һәм тулай җыем буенча алдынгылар рәтендә. Игенчелек буенча “Әнәк” агрофирмасы, “Нигез”, “Тамыр”, “Ташкын”. “Башак”, “Чишмә” хуҗалыклары, аеруча, яхшы күрсәткечләр бирделәр. Минем хуҗалык җитәкчеләренә, агрономнарга, механизаторларга, комбайнчыларга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.

– Игенчелек булса, терлекчелек тә була, килешәсездер..
– Бу, чыннан да шулай. Район беренче тапкыр 200 тонна көндәлек сөт тапшыруга чыкты. Без моңа июнь, июль айларында ирештек. Әмма соңгы айларда 180 тоннага төштек. Хәзер төп максат, ел әйләнәсе шул 200 тоннадан төшмәслек итеп эш оештыру. Бүгенге көндә районда 34 мең мөгезле эре терлек бар. Үсешкә килгәндә,  аны да начар дип булмый. Терлекләрдән 780 грамм тирәсе тәүлеклек үсеш алына. Терлекчелек буенча, аеруча, Нур Баян исемендәге, “Наратлы” хуҗалыклары, “Актаныш” һәм “Әнәк” агрофирмалары яхшы эшли. 

– Моннан берничә ел элек шәхси секторда мал асраучылар саны шактый кимегән иде. Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларда мал саннары артуга таба. Бу да авылның яшәешен билгели торган фактор.
– Дөрестән дә, шәхси секторда да иң күп мини фермалар алып, терлек саннарын күпләп арттыручы район булып торабыз. Җирлекләргә дә рәхмәт. Авыл җирендә яшәүчеләрнең бүген төп кереме шул терлекчелек продукциясе сатудан. Чагыштыру өчен бер сан китерәсем килә: безнең хуҗалыкларда еллык хезмәт хакы фонды 600 миллионга якын. Ә шәхси секторлар, терлекчелек продукциясе сатып, 45 миллион сум акча керткән. Шуның өчен дә киләчәктә дә терлекчелек продукциясе сатуны арттыру өчен терлек асрыйм дигән кешегә булдыра алганча ярдәм итү төп максатыбыз булып тора.  

Инвесторларга да рәхмәт әйтәсе килә. Кировтагы коры сөт заводына алар узган ел 722 миллион сум  инвестиция керттеләр. Тагын 800 миллион сум кертергә җыеналар. 200 тонна җитештерү генә түгел, аны эшкәртергә дә кирәк. Шул ук Актаныш икмәк кабул итү пунктында яңа тегермән кую буенча эш алып барыла. 

Алга таба планнарыбыз бик зур. Продукцияне җитештерү генә түгел, аны эшкәртеп сатуга да әзерләнәбез. Моның буенча районның киләчәге бар. 

– Хуҗалыкларның матди-техник базалары елдан-ел ныгый баруы да продукция җитештерүдә үзенең тәэсирен сиздерәдер.
– Әлбәттә. Хуҗалыклар үзләренең матди-техник базаларын ныгыту буенча ныклы эш алып баралар. Узган ел һәм быелны гына алып карасак та, 14 данә төрле егәрлектәге тракторлар, 6 данә киң алымлы җир эшкәртү агрегатлары кайтты. Кайткан икмәкне киптерү, чистарту җайланмалары урнаштыру буенча да хуҗалыклар ныклап эшли башлады. “Әнәк” агрофирмасының Иске Айман бүлекчәсендә өр-яңа 15 мең тонна икмәк сыйдырышлы, сәгатенә 50 тонна икмәк чистарту-киптерү җайланмасы көйләнә. “Таң” һәм “Чат” хуҗалыклары да яңа икмәк киптерү җайланмалары куйды. “Саф” хуҗалыгы икмәк киптерү комплексына капиталь төзекләндерү эшләре башкарды. “Ташкын” хуҗалыгында робот системасы белән саву залы сафка бастырылды. Ул эшләп китү алдында. Нур Баян исемендәге хуҗалыкта заман таләпләренә җавап бирә торган сенаж траншеялары эшләнә. Бер генә хуҗалык та бер урында таптанмый. 

– Бәйрәм теләкләрегезне дә ирештерсәгез иде.
– Без барлык тармакларга да тулырак нәтиҗәне алдынгылар слетында ясаячакбыз. Ә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. 
Саулык-сәламәтлек телим. Киләчәктә дә бергә-бергә, кулга-кул тотынып эшләргә, мул продукция җитештерергә, аны эшкәртеп, тиешенчә сатарга һәм файдасын күрергә  язсын. 
 

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: