ХИСАП ҖЫЕЛЫШЫННАН: Зарланмыйча, алга карап, яши бүген Чалманарат (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Бүгенге көндә Чалманарат авыл җирлеге мөгезле эре терлекнең мал-баш санын күпләп арттыручылар исемлегендә лидерлар сафында.
Соңгы елларда терлекчелек, сөтчелек тармаклары буенча аеруча алгарыш кичергән җирлек КФХ, ШЯХлар саны буенча да күпләргә үрнәк. Бу урында чалманаратлыларның эшкә үҗәтлеге белән беррәттән замана белән бер адымда атлауларын да билгеләп үтми мөмкин түгел. Биредәге халык отышлы булган кәсепне бик тиз үз итүе белән игътибарга лаек. Дәүләт программалары ярдәмгә килеп торганда, шактый кеше файдаланган алардан.
Соңгы елларда ат үрчетү дә җирлектә популярлык казана - шактый кимегән тояклы малкайларның саны хәзер үсештә. Түбән Гәрәй авылында КФХ торгызган Айдар Хәбировның утарында да алар 20гә якын. Буаз бияләр язга шактый үрчем бирер дип көтә хуҗа. Нәселле айгырлар да атчылык тармагының үсешендә зур роль уйный.
Хәбиров теркәлгән дәүләт программасы шарты буенча, хуҗалыкта атлар саны кырыкка җитәргә тиеш. Мал җанлы хуҗа сафка бастырган таш торак мондый үрчемгә бүгеннән үк әзер. Өстәвенә Хәбировлар гаиләсе МЭТ, кош-корт асрауда да үзләрен сынап караганнар - киләчәктә бу кәсепләрне дә ныгытырга исәп тота алар.
Җирлектә 664 МЭТ исәпләнә, шуларның 288е – савым сыерлары. Сөт тапшыруның файдасын тоеп торган халыкның зур күпчелеге “Наратлы” җәмгыятендә хезмәт куя. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең саны 30га тәңгәл, КФХлар саны 16ны тәшкил итә. Бүген халыкның 17%ы үз хуҗалыгы бәрабәренә көн күрә.
Исфария һәм Ралиф Яппаровлар КФх программасына 2017 елда тергәлеп, дәүләттән 3 000 000 сум күләмендә ярдәм алган. 2018 елда өч дистәдән артык эре терлеккә исәпләнгән торак күтәргән алар. Сөтчелеккә йөз тоткан хуҗалык торагында хәзергә 21 сыер малы исәпләнә. Шактый сөтбикәләре бозауау алдында торса да, Яппаровлар тәүлегенә 350 литр сөт җитештерә. 2018 елда гаиләнең кереме 2 млн. сумнан артып киткән. Саву аппаратлары булса да, КФХ сөт үткәргеч булдыру хакында уйлана. Чалманарат авыл җирлегенең хисап җыелышына килгән район җитәкчелеге тарафыннан Яппаровларга бу нисбәттән кулай вариатлар тәкъдим ителде. Җир мәсьәләсе дә хәл ителсә, хуҗалык киләчәктә сөтчелекне тагын да үстерү яклы.
Җирлектә 2009 елда оешкан Әмиров Газинурның КФХы да бүген үсештә. 156 баш МЭТ асраучы Әмиров – аягында нык басып торучы зат. Терлек тораклары да сыер, бозаулар өчен махсус җайлаштырылган. Җәйге чорда малларны лагерьга күчереп тору практикасын да уңышлы файдаланып килә хуҗа.
Шәхси ярдәмче хуҗалык буларак моннан биш ел чамасы элек эшчәнлек башлаган Нияз Локмановның ихатасында да булды район җитәкчелеге. 50дән артык МЭТ асраган гаилә бүген бу кәсепне киләчәккә өлге итеп алган. 40 гектардан артык җире, ике сенаж базы булган хуҗалык дәүләттән 400 мең сумлык ярдәм дә алган.
5 февраль көнне җирлектәге Фәнис Мәгъдәнов, Алгиз Булатов, Рөстәм Закирҗановларның да шәхси ярдәмче хуҗалыклары үрнәк итеп күрсәтелде.
Җирлек күпләп мал асрагач, биредә кабыргасы белән баскан бер мәсьәлә авыл халкына да, “Наратлы” хуҗалыгына да тынгы бирми – ул да булса көтүлек җирләре. Аларның мәйданы шактый кечкенә. Киләчәктә дә бу проблема ачык калса, халык үз иткән кәсебеннән баш тартмасмы? Актуаль сорау уңай чишелеш тапсын иде.
2014 ел белән чагыштырганда, Чалманарат халык саны буенча үсештә. Дүрт авылны берләштергән җирлектә 614 кеше яши. Әмма 2017 елда теркәлгән 14 үлем очрагы, 2018 елда бакыйлыкка күчкән 8 кеше табигый үсешкә үз тискәре йогынтысын ясамый калмый. Узган ел шулай да Чалманаратта 8 бала туган. Җирлек үзендә төп гомуми белем бирү мәктәбен саклап кала алуы белән дә хөрмәткә лаек. Балалар бакчасы да мәктәп түбәсе астына кертелгәч, биредәге яшәеш яңа сулыштан башланган кебек булган. Мәктәптә 30 бала белем алса, бакчага дистәдән артык нәни йөри.
Алмаз Мосабиров җитәкчелек иткән “Наратлы” хуҗалыгы бүген җирлекнең ныклы терәге ролен үти. Җирлектә нинди генә эш башкарылса да, хуҗалык матди яктан саллы ярдәм күрсәтеп килә. Бу нисбәттән Алмаз Фирдәвис улына җирлек башлыгы К.С. Әхмәтов Рәхмәт хаты тапшырды.
Халык җыенында Алмаз Мосабиров җирлектәге иске, ташландык йортларны сүтүдә ярдәм итәчәген белдерде. Авыллардагы иске, ташландык йортларны сүтү җирлектә берничә ел башкарылып килә. Нигездә, халык ярдәме белән гамәлгә ашырылган бу эш авылның матурлыгын саклауда әһәмиятле урын алып тора. Димәк, ул киләчәктә дә дәвамлы булачак.
Чалманарат авылы халкы 2019 елны зур шатлык белән каршы ала. Ниһаять, быел аларның мәдәният учагына яңарыш сулышы өрелә. Капиталь төзекләндерү планына кертелгән бинада инде бу юнәлештә эш башланган. Шуңа күрә дә хисап җыены халыкны Түбән Гәрәй авылы клубына туплады. Кечкенә авылларда гына була торган җылы атмосфераны саклап кала алган әлеге бүрәнә бина бу көнне җыр-биюдән гөрләп торды. Залда утыручылар үзешчәннәрнең чыгышларын йотлыгып карады, аларны алкышларга күмде. Клубның искелегеннән, кечкенәлегеннән ник берсе зарлансын!? Хәер, бүгенге көндә район җирлегендәге кайбер мәдәният йортларында тынлык хөкемсөргәнен исәпкә алсаң, Түбән Гәрәй авылындагы мәдәни тормышырга көнләшерлек әле ул.
Җирлекнең 2018 елда башкарган эшләренә хисапны җирлек башлыгы Камил Әхмәтов тотты. Үзара салым акчасына башкарылган эшләр буенча да ул тәфсилле анализ ясады. Агымдагы елга максат-бурычлар да билгеләнде. Халык җирлекнең эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәяләде. Җыелыш ахырында исә Камил Сабирҗан улы иң күп сөт тапшыручы авылдашларына Гүзәлия Миннәхмәтова исеменнән бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев