ХИСАП ҖЫЕЛЫШЫННАН: “Таң”да таңнар өмет белән ата (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Бу көнне җыелышка килгән һәркемне камыр ризыклары һәм кайнар чәй белән каршы алдылар. Өстәвенә, хисап җыелышында катнашкан һәр кешегә хуҗалык хисабыннан 300 сум күләмендә “командировка” акчасы да бирелде – җыелышка килергә атлыгып тормаучыларны кызыксындыруның бу төре дә Рафис Миңнехановның шәхси инициативасы.
Авыл җирлекләрендә барган хисап җыелышларына ияреп, район хуҗалыклары да үз хезмәтчәннәре алдында 2018 елга йомгак ясый. 31 гыйнвар көнне мондый төр җыелыш “Таң” ҖЧҖендә дә оештырылды. Такталачык, Теләкәй, Җияш, Әҗмәт бүлекчәләрендә хезмәт куючылар бу көнне Такталачык авылының өр-яңа җәмәгать үзәгенә җыелып, узган елдагы югалту-табышларын барлады.
Бу көнне җыелышка килгән һәркемне камыр ризыклары һәм кайнар чәй белән каршы алдылар. Үрнәк итеп алырлык мондый гамәлне җитәкче узган елда ук булдырган. Өстәвенә, хисап җыелышында катнашкан һәр кешегә хуҗалык хисабыннан 300 сум күләмендә “командировка” акчасы да бирелде – җыелышка килергә атлыгып тормаучыларны кызыксындыруның бу төре дә Рафис Миңнехановның шәхси инициативасы.
... 15 еллап хуҗалык белән җитәкчелек иткән Рафис Миңнеханов “Таң”ның төрле чакларын хәтерли. Ерак 2004 елларда юньле кереме булмаган, түләнмәгән кредитлары бугаздан буган хуҗалык хәзер инде аягында нык басып тора. Район территориясендә беренчеләрдән булып Венгриядән таналар кайтарта алган җәмгыятьнең үсешендә уңай динамика күзәтелә – моны хисап җыелышында катнашкан Д.Ә. Харисов та билгеләп үтте.
Бүгенге көндә хуҗалыкта даими хезмәт куючылар саны 130дан артык. Болар – хезмәттә сыналган, булсын дип эшләүчеләр саны. Әмма ара-тирә “Таң”га вакыт үткәрү, кесә калынайту максатыннан эшкә урнашучылар да эләгеп тора. Андыйлар озакка чыдамый – чөнки хуҗалык нәкъ менә эшче көчләр бәрабәренә алга бара. Бу төр категория әллә ни эш майтармаса да, еллык хезмәт хакы, эш көне динамикасын шактый какшата. Шуңа күрә киләчәктә кадрлар мәсьәләсе ныклы контрольгә алыначагын искәртте Рафис Фәрих улы.
Хуҗалык намуслы хезмәт башкаручыларга лаеклы хезмәт хакы түли. Аның уртача күләме 22 005 сум. Бу сан узган елга карый 1345 сумга күбрәк. Савымчыларныкы – 24 164, МЭТ тәрбияләүчеләрнеке – 16 644, механизаторларныкы 25 384 сумны тәшкил итә. Җияш бүлекчәсенең иң алдынгы савымчысы Диләрә Закирҗанованың соңгы айга саналган хезмәт хакы, гомумән, якынча 60 000нән артып китә. Билгеле, ул башкарган хезмәт бу бәягә лаек: 1 т 900 кг – аның тәүлеклек савып алган сөте.
Сүз уңаеннан, бүген Такталачык бүлекчәсе сөт саву буенча 7 тоннага чыккан, Теләкәй бүлекчәсендә бу күрсәткеч 4,5 тонна. Гомуми алганда, хуҗалык үз көче белән тәүлеккә 15 тонна сөт җитештерә.
- Башка хуҗалыклардан калышмаска кирәк! – кайсы гына тармакка анализ ясалмасын, Рафис Фәрих улы шушы шигарьне максат итеп куйган.
Быелгы язгы чәчүгә “Таң” тагын да ныклырак әзерлек белән керүне бурыч итеп куя. Бу максаттан җитәрлек күләмдә ашлама булдыру өстендә зур эш алып барыла. Соңгы елларда болай да хуҗалык басулары да зарланырлык түгел. Әмма күрше республикаларның гектардан алынган югары уңышлары хакында хәбәрдар булган җитәкче булганына канәгать булып утыру яклы түгел.
Узган ел терлек азыгының аз салынуы да искәртелде. Ярый да алдан калган запас коткарган. Шуңа күрә быел зур көч терлек азыгы әзерләүгә дә юнәлтеләчәк. Узган елга карый ике тапкыр күбрәккә өметләнә алар. Ә моның өчен, билгеле, эшлисе дә эшлисе.
Узган ел “Таң” хуҗалыгы чәчүгә тулы әзерлек белән кергән. Орлык запаслары, ашламалар, ягулык-майлау материаллары белән проблемалар килеп чыкмаган. Соңарып килгән яз хуҗалыкларның эшчәнлегенә күпмедер дәрәҗәдә аяк чалса да, “Таң” 5 чәчү звеносы белән вакытында чәчүгә, эшкәртүгә ирешә алган. Бу хезмәттә һәр механизаторның хезмәте әйтеп бетергесез. Урып-җыю сезонында да шактый уңышлы эшләгән алар. 6 кыр корабы ярдәме белән Теләкәй бүлекчәсендә якынча 37 000 ц, Такталачыкта 50 713 ц уңыш җыйнап алынган. Җәмгысе 84 061 ц. икмәк басулардан амбарларга кайткан. Уңдырышлылык – 1 гектарга уртача 36ц.
1100 гектарда көзге чәчү башкарылган, соңгы елларда язгы культураларга да әһәмият зурдан.
Хуҗалыкның төп керем чыганакларының берсе икмәк булса, терлекчелек, сөтчелек тармаклары да даими контрольдә. Бүгенге җыелышта үз хезмәтләренә салкын караганнарның исемнәре дә аталды. Кайберәүләрнең хезмәт минимумын үтәмәүләре дә каты тәнкыйть утына тотылды. Бүлекчәләрдәге сөт җитештерүдә булган чуарлыклар да исәпкә алынды. Юкса, хуҗалык күпкә сәләтле – шул ук сөт, ит җитештерерү буенча райондагы алдынгылар өчлегенә керә алыр иде ул. Хәер, киләчәктә бу хуҗалыкның төп максаты. Бүген өч бүлекчәдә барлыгы 3000 МЭТ исәпләнә, үсеш маллары, савым сыерлары да яхшы нәтиҗәгә өмет бирә. Җәмгыять 2018 елда район җитәкчелеге тарафыннан куелган планның мал-баш санын арттыру, бозау алу өлешләрен арттырып үтәгән – куанычлы фал.
Әмма хуҗалыкта төп фактор – ул кеше факторы. Рафис Миңнеханов “Таң”ның иң авырткан урынын терлек үлеме дип билгеләде. Юкса хуҗалыкта рацион да җайга салынган, тораклар да төзек, чит-яр чирләр дә юк – әмма мал үлеме даими теркәлеп тора.
- Иртәнге күрсәткечләрдә терлек үлеме теркәлсә, сөтнең артуы да, тәүлеклек үсеш тә куандырмый. Үлгән терлек белән бергә хуҗалыктан миллионнар да чыгып китә. Ә бит ул акчаларны сезгә премия итеп биреп булыр иде, техника яңартуга да тотып булыр иде. Әйдәгез, үлемгә юл куймыйк, - дип мөрәҗәгать итте җитәкче залда утыручыларга.
“Таң” хуҗалыгы быелгы хисап елына да саллы бурычлар билгели. Бөртекле культуралардан тулаем җыемны 73 000 центнерга җиткерү, яхшы сыйфатлы итеп 16 000 центнер ашлык сату, перспектив орлыклар чәчү, сөт җитештерүдә 48 000, ит җитештерүдә 4150 центнерга чыгу, тәүлеклек үсешне 750 граммга җиткерү кебекләре аеруча мөһим. Теләкәй бүлекчәсендә ашлык киптергеч булдыру, орлык агулау машинасы алу, тагылма коралларны яңарту, кукуруза чәчү буенча техника юнәтү, лейкоз авыруыннан тулысынча арыну - болары да якын киләчәккә куелган максатлар.
Ә бу максат-бурычларны чынга ашыру өчен, беренче чиратта, бердәмлек, сәламәтлек, эшләргә теләк, булган мал-мөлкәткә сак караш булдыру кирәк.
“Таң” хуҗалыгы хезмәткә хөрмәт белән караучыларны һәрвакыт югары бәяләде. Бүген дә җыелышның иң күңелле мизгелләре бүләкләүләр белән бәйле иде. Бүлекчәләр арасында гамәлгә куелган үзара ярыш нәтиҗәләре буенча иң-иңнәргә Рәхмәт хатлары, дипломнар, акчалата премияләр тапшырылды.
“Таң” хуҗалыгының тагын бер ихтирамга лаек гамәлен билгеләп үтми мөмкин түгел. Хисап җыелышында хуҗалыкта намуслы хезмәт куеп, лаеклы ялга озатылган хезмәтчәнгә “Атказанган хуҗалык члены” дигән мактаулы исем бирү һәм һәр ай саен 1000 сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтү традициясе дә яшәп килә. Быел мондый хөрмәт Нургалиев Алмас Әхнәф улына һәм ЗаҺидуллин Ришат Сәет улына күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев