Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ХӘТЕР БУЛЫП КАЙТА ӘФГАНЧЫЛАР: Актаныш районында тагын биш әфганчы-интернационалистның исеме мәңгеләштерелде (+ЧАРАДАН ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ)

6 июль көнне Актаныш районы  чираттагы Хәтер колонассын каршы алды. Бу юлы иллегә  якын әфганчы-интернационалистны берләштергән хәрәкәт Күҗәкә авыл җирлегенең 5 улын барлап, аларның исемнәрен мәңгеләштерде. 

Төрле районнардан җыелган, инде үзләре 50-60 яшькә җиткән элеккеге солдатлар авылга нәкъ хәрби хезмәттәгечә – колоннага тезелеп керде. Аларны бөтен җирлек халкы  халкы бердәм булып каршылады. 

Бу көнне җирлекнең өч авылында да хәтер яңарды, чәчләренә чал йөгергән кичәге солдатлар белән  бергә Хәтер  нигез җылысы сакланган йортларга үтте, ул җил булып зираттагы каберлекләргә барып сарылды,  кояш нуры булып якыннарын югалтканнарның күз яшьләрен киптерде, вакытсыз өзелгән гомерләрне кире кайтарырга омтылгандай, биш капка төбендә сәгать телләре минутларны санады: бер, ике, өч... 

      Интернациональ бурычларын Әфганстанда үтәп кайткан ир  уртасы солдатлар бакыйлыкка күчкән сугышчан дусларының балачак эзләрен барлады, аларның хатирәсен саклаган йорт диварларын сыйпады, күңелләреннән бергә хезмәт иткән иптәшләре белән сөйләште. Юк, кабер ташларына уеп язылган ачы хакыйкатьне йөрәкләре кабул итми аларның: иртә киткән сугышчан дуслар, саубуллашмый гына киткән алар...

Язмыш сынавыдыр, Күҗәкә, Адай, Урьяды  авыллары да әфган сугышының дәһшәтен үз уллары аша кичерә. Җирлекнең 22 егете ил алдындагы хәрби бурычын кыя-ташлар арасында үти.  Юк, кургаш табутларны каршы алмый авыл халкы, газиз аналарның хәер-догалары,  күз яшьләре бөркеттәй егетләрне үлем тырнагыннан саклап кала. Әмма  типсә тимер өзәрдәй егетләр каһәрләнгән сугыш кырыннан мәңге төзәлмәслек җан ярасы алып кайта... Аларның йөзәрләгән  төннәре саташулы  төшләр белән үтә, яу кырында ятып калган сугышчан дуслары хәтернең бер почмагында яши, яралы язмышлар ул дәһшәтле елларны онытырга ирек бирми...

Гаилә корып, балалар үстереп яшәгән, эшләп торган җирләреннән төрле сәбәпләр белән үлеп киткән алар. Кызганыч, илебез иминлеге хакына чит-ят җирләрдә мылтык тотып көрәшкән якташларыбызның гомер юлы бик кыска булган шул. Алардан калган ул-кызлары да инде үсеп җиткән, гаиләләренең тормышы бер эзгә төшеп дәвам итә. Гомер юлдашлары – хатыннары, ялгыз канатлы калсалар да, балаларны аякка бастыру өчен мөмкин булганның барын да эшлиләр. Тик егетләр үзләре генә юк шул...

6 июль көнне  арабыздан вакытсыз киткән биш райондашыбыз истәлегенә алар яшәгән йортларга  хәтер такталары  эленде. Розак Рафак улы Гыйләҗев (1966-1998), Ахунов Илгиз Мөбәрәкҗан улы (1961-2014), Солтанов Назиф Наил улы (1958-1989), Шәрипов Мәснәви Шәйхенур улы (1963-1998), Гыйлметдинов Данис Әзһәм улы (1960-2001) әфганчы дусларыннан соңгы бүләкне кабул итеп алды. 

Якын киләчәктә  тагын 13 райондашыбызның исеме шул рәвешле мәңгеләштереләчәк.  Алар – Актаныш районында туып-үсеп, яшәп, мәңгелеккә  күчкән әфганчылар.

Әмма вафат булган әфганчылар арасында тагын бер категория бар: алар да безнекеләр, чөнки кендек каннары Актаныш җиренә тамган.  Әмма аларның җәсадлары башка шәһәрләрдә, башка районнарда җир куенына тапшырылган. Менә шуларны да барлап, алар яшәгән нигезгә дә хәтер такталары урнаштыру зарур. Бу фикерне райондашыбыз, Күҗәкә авылында туган Ленар Зарипов әйтте.

Яр Чаллы электр челтәрләре директоры булып хезмәт куючы райондашыбыз үзе дә интернациональ бурычын Әфганстан җирендә үтәгән. Шуңа күрә дә аның өчен бергә хезмәт иткән чордашлары башлаган әлеге изге миссия аеруча кадерле, аеруча мөһим. Авылдаш-әфганчыларның исемнәрен мәңгеләштерүдә Ленар Рафак улы иганә ярдәме күрсәткән. “Һәлак булганнарны онытмау – исәннәрнең намус эше” – бу шигарь бүген әфганчыларныкы.  Аларның максаты:  очрашу-аралашу гына түгел, ә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, батыр егетләребез турында сөйләү. Яшьләребезгә ватанпәрвәрлек, туган илгә, хәрби антка тугрылык, дуслык, батырлык, кыюлык төшенчәләре турында бүген әфганчылардан да яхшырак кем аңлата ала? 


Татарстан районнарында әфганчылар истәлеген мәңгеләштерү эшен беренчеләрдән булып Тукай районының хәрби хәрәкәт ветераннары оешмасы җитәкчесе, 1984-1986 елларда Әфганстанда хезмәт иткән Айбулат Якупов башлап җибәргән иде. Күҗәкәнең биш газиз улының исемен мәңгеләштерү чарасында да катнашты ул. 


- Безнең башлангычны Актаныш районы да  күтәреп алды. Кызганычка каршы , һәлак булган якташларыбызның әти-әниләре картая, арабыздан китә бара, шуңа күрә ашыгырга кирәк! Элек алар белән бик аралашмаганбыз, чөнки йөрәкләрен әрнетәсе, яраларын кузгатасы килмәде. Инде вакыт җитте... – диде Айбулат Якупов.

Чарада катнашкан Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова да вафат булган әфганчыларның исемнәрен мәңгеләштерүгә үзләреннән өлеш керткән һәркемгә район башлыгы Энгель Фәттаховтан һәм шәхсән үз исеменнән чиксез рәхмәт сүзләрен ирештерде. Әлеге эшнең дәвамлы булуында  район хакимиятенең, иганәчеләрнең ярдәме зур булуын билгеләп үтте урынбасар.

Форсаттан файдаланып, Рәйхан Флүс кызы якташларыбыз Ленар Зариповка һәм Феликс Нәҗмиевка район башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Алга таба да бу хәрәкәткә матди яктан булышлык итәргә әзер Ленар Рафак улы район башлыгы Э.Н. Фәттаховның Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде.


Үзләренең хәрби бурычларын Әфганстанда үтәп кайткан, әмма гомерләре чикләнеп арабыздан бик иртә киткән якташларыбызның барысының да истәлеге шушы рәвешле мәңгеләштереләчәк. Димәк, башка авылларда да әфганчылар яшәгән йорт диварларына  хәтер такталары  урнаштырылачак.  Аларның кайда яшәп, кайда бакыйлыкка күчүе  әлеге изге эштә киртә булырга тиеш түгел.  Бу хәтер такталары үлгәннәргә  түгел, безгә кирәк: хәтер сүнмәсен, батырлык онытылмасын өчен кирәк алар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев