Актаныш

ХӘТЕРДӘН ЧЫКМЫЙ АЛАР

Әфганстан сугышында катнашып, шунда алган тән һәм җан яраларыннан вафат булган райондашларыбыз яшәгән йортларга истәлек такталары кую дәвам итә.

 Узган атнада Меңнәр, Аккүз, Байсар, Киров җирлекләрендә 5 яугирнең өенә шундый такталар куелды.

Әлеге игелекле гамәлне үзләре дә шул яуда утны-суны кичкән әфганчылар оештыра башлаган иде. Алар хезмәттәшләренең исемнәрен мәңгеләштерү өчен көчләрен дә, матди ярдәмнәрен дә кызганмыйлар. 

Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан узган ел районда төрле чаралар үткәрелде. Аның кысаларында район башлыгы Энгель Фәттахов әфганчылар белән түгәрәк өстәл янында сөйләшү дә уздырды. Шунда әфганчылар район башлыгыннан барлык һәлак булган хезмәттәшләре истәлегенә такталар ясауда булышуын үтенгәннәр иде. Аларның үтенечләре канәгатьләндерелде. Хәзер ул такталарны урнаштырып бетерәсе генә калды. 

Райондагы әфганчылар җыелып, Меңнәр авылына юл тотты. Биредә Мирхаҗиян Гайнанов истәлегенә такта куелды. Әлеге чарага Мирхаҗиян абыйның тормыш иптәше, туганнары, сыйныфташлары, авылдашлары, мәктәп укучылары  килгән иде. Бер мизгелдә алар барысы да хәтерләреннән Мирхаҗиян абыйның исән вакытын барладылар, аны күз алдына китерделәр. 

–Без икебез дә шушы авылдан. Бер мәктәптә укыдык, – дип истәлекләрен яңартты тормыш иптәше Фәнзилә апа. –1976 елда Мирхаҗиянны армия сафларына алдылар. Оренбург өлкәсендә укуын бетергәч, хезмәт итәргә Германиягә җибәрделәр. Анда прапорщиклар мәктәбен тәмамлагач, хезмәт итәргә калды. 1979 елда чираттагы ялына кайткач, без өйләнештек. 

Мирхаҗиян абый кабат Германиягә киткәч, гаиләсен дә чакыртып ала. Шунда аларның кызлары Лилия туа. Аннан Мирхаҗиян абыйны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Шунда хезмәтен дәвам итә. Автомобиль батальонында хезмәт итә. 1987 елда аларның частьларын Әфганстанга кертәләр. Шунда автомобиль батальоны белән йөк йөртәләр. Һәм әлеге бәрелешләрдә Мирхаҗиян абый каты яралана. Баш сөяге травмасы ала, боты яралана. Аны Ташкенттагы госпитальгә озаталар. 

– Ике ай дәвалагач, аның башына һәм ботына операция ясадылар. Ботындагы 15 сантиметр сөякне алып, Елизарьева аппараты ярдәмендә үстерделәр, – ди Фәнзилә апа.

 Өч ел дәвамында 13 операция 
кичерергә туры килә аңа.  Шуннан шифаханәдә сәламәтлеген ныгыткач, таяк белән булса да, хезмәтенә кире кайта ул. Амур өлкәсендәге Томичи дигән поселоктагы хәрби частьтә эшли. Әмма күпмедер вакыттан соң, хәле начарлана. 1992 елның 18 мартында Мирхаҗиян абый җан бирә. Соңгы сулышын алганда да Фәнзилә апа аның янында була. Тормыш иптәшенең гәүдәсен туганнары ярдәме белән Меңнәргә алып кайтып җирлиләр. 

– Гомер буе мин Мирхаҗиянга тугры булып яшәдем. Кызыбыз Лилияне үстердем, аякка бастырдым. Ул хәзер Казанда яши. Мирхаҗиянның әти-әнисе–әткәй Вәҗи белән әнкәй Хөллиягә шушындый акыллы ул үстергәннәре өчен бик зур рәхмәтлемен. Безнең тормышыбыз яхшы иде. Тик нишлисең, Мирхаҗиянның гомере кыска булды. Аны хөрмәт итеп, шушындый чара үткәргәнегез, истәлек тактасы куюны оештырганыгыз өчен әфганчыларга, район җитәкчеләренә, авылдашларга зур рәхмәт, – диде ул. 

Реклама

Мирхаҗиян абый турында истәлекләре белән укытучысы Зәһлүл абый Хәйруллин, сыйныфташы Рәвис Камаловлар уртаклашты. Алар барысы да Мирхаҗиян абыйны уңай яктан гына телгә алдылар. 

Аккүз авылында Марат Хәмитов яшәгән өй янына да авылдашлары, мәктәп укучылары шушындый чарага җыелды. 

Марат Мөхәррәм улы Әфганстанда интернациональ бурычын үтәп, туган якларына әйләнеп кайткач, “Чишмә” хуҗалыгында тимерче булып эшли. Гаилә кора, бер улы, бер кызы туа. Әмма сугышта алган йөрәк яралары аңа тынгы бирми. 2015 елның август аенда ул бакыйлыкка күчә. Әлеге йортта бүгенге көндә улы Алгиз үзенең гаиләсе белән яши. Һәр почмагына әтисенең исе сеңгән йорт аның өчен бик тә кадерле. 

–Минем әти бик яхшы кеше иде. Укытты, кеше итте. Мин дә аның кебек тимерче булып эшлим. Аның эшен дәвам итәм. Әтинең безнең арадан киткәненә дә 5 ел була. Әмма уйламаган бер көнем дә юк. Әтине хөрмәтләп, шушындый истәлек тактасы куйганнары өчен зур рәхмәт, – ди Алгиз.

–Иң тәртипле укучыларның берсе иде. Тәртипле, акыллы булды. Беркайчан да чәчрәп чыкмады. Ул гаиләдә биш баланың төпчеге. Төпчек буларак, әти-әнисен карады. Шул каһәр суккан сугыш аның йөрәген телгәләгәндер, – ди укытучысы Әлфинур апа. – Мондый тәрбияви чараларны оештыручыларга зур рәхмәт. Башка мондый мәгънәсез сугышлар булмасын. 

Әлеге чараларда катнашкан районның Игелек үзәге җитәкчесе Гөлназ Хуҗиәхмәтова да үзенең фикерләрен җиткерде. 

–Мәгънәсез булган сугыш ун ел дәвамында барды һәм күпләрнең гомерләрен алды. Кайтканнарының  да кайберләре  тән һәм җан җәрәхәтләреннән вафат булды. Без аларның гаиләләренең кайгыларын уртаклашабыз. Районыбызның әфганчылар берлеге җитәкчесе Илсур Гатинга шушындый чараларны оештырганы өчен рәхмәт әйтәбез, – диде ул.

–Быел Әфганстанда сугыш беткәнгә 31 ел тула. Шулай булса да, Әфган җире күңелдән чыкмый. Сугышта бер котелоктан ашаган иптәшләр онытылмый. Күпләребез 
арабызда да юк, шуның өчен аларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан шушы эшкә тотындык. Районыбызда Әфганстанда хезмәт иткән, хәзерге көндә бакыйлыкка күчкән 24 егетебез бар. Аларның 6сы Әфганстанда үлеп кайтты. Калганнары кайткач вафат булды. Аларның  гаиләләренә, туганнарына сабырлык телибез. Чарада катнашкан  балаларга мондый сугышларны күрергә язмасын иде дибез, –диде Илсур Гатин. 

Район хәрби комиссариаты вәкиле Руфат Гайнетдинов та шушы фикерне куәтләде. 

Байсар авылында Илсур Галләмов һәм Рамил Фәррахов, Киров авылында Салават Рәшитовлар яшәгән өйләргә дә шушындый истәлек такталары куелды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: