Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ХУҖАСЫЗ МАЛ КЫЗЫКТЫРА: Район хуҗалыкларын оста итеп "чишендерү" дәвам итә (02 ХӘБӘР ИТӘ)

Хуҗалыкларда мал-мөлкән караусыз, саксыз икән – иртәгә кемнең зыян күрәчәген фаразлап булмый. Бәлки чиратта сезнең хуҗалыктыр?

Агымдагы айда районның өч хуҗалыгыннан зур күләмдә дизель ягулыгы урлау факты теркәлде. Шунысы гаҗәп, угрыларга ниятләрен тормышка ашыру өчен бер каршылык та булмаган. Хуҗалыкларда каравылчылар юк, видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылмаган. Бәлки, хуҗалык мөлкәтенә салкын караган  җитәкче затлар  гади генә шушы саклык чараларын күргән булса, урлашу өчен җирлек тә булмас иде. Саран икеләтә түли дигән мәкальнең хаклыгы шушы очракта тулысынча раслана кебек. 

Беренче урлашу октябрь башында теркәлә. Дүртенче октябрьдән алтысына кадәр аралыкта билгесез зат  Аеш авылында “Нигез” хуҗалыгының машина-трактор паркы янындагы  ягулык станциясенә кереп, 2 348 литр (!!!) дизель ягулыгы урлап чыгып китә. Каракның  бу гамәле “Нигез”гә 95 094 сумлык зыян сала.

Чираттагы урлашу факты  исә “Таң” хуҗалыгының кесәсенә шактый суга.  Алтынчы октябрьдән унберенә кадәр аралыкта билгесез кешеләр  әлеге хуҗалыкның Такталачык авылында урнашкан ягулык салу станциясеннән дизель чималы урлыйлар. Нәтиҗәдә, “Таң” хуҗалыгы 97 мең сумга ярлылана. 

21 октябрьгә каршы төндә билгесез затлар “Тамыр” хуҗалыгына караган Иске Богады авылы янында урнашкан ягулык салу станциясенә законсыз төстә үтеп кереп, резервуардан 863 литр дизель ягулыгы урлый. 

Әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүләр алып барыла. Билгеле, угрылар ачыкланып, алар үз җәзасын алыр. Әмма югарыда саналган очракларны  җаваплы затлар кисәтү дип кабул итсен иде. Хуҗалыкларда мал-мөлкән караусыз, саксыз икән – иртәгә кемнең зыян күрәчәген фаразлап булмый. Бәлки чиратта сезнең хуҗалыктыр? 

 

Мәгълүмат Россия ЭЭМның  Актаныш районы буенча бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев