Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Киләчәккә инвестиция

- Яңа мәктәп-бакчаны безгә район, республика җитәкчелегенең ышаныч белдерүе, киләчәктәге матур эшчәнлегебез өчен банктагы кебек кредит бирү, дип кабул итәргә кирәк, -диде Чуракай авыл җирлеге башлыгы Тимергази Хәсәнов 1 апрель көнне Әгъбәс авылында башлангыч мәктәпне һәм балалар бакчасын капиталь төзекләндерүдән соң ачу тантанасында. - Бу дәрәҗәдә төзекләндерү эшләре башкарылганнан соң,...

- Яңа мәктәп-бакчаны безгә район, республика җитәкчелегенең ышаныч белдерүе, киләчәктәге матур эшчәнлегебез өчен банктагы кебек кредит бирү, дип кабул итәргә кирәк, -диде Чуракай авыл җирлеге башлыгы Тимергази Хәсәнов 1 апрель көнне Әгъбәс авылында башлангыч мәктәпне һәм балалар бакчасын капиталь төзекләндерүдән соң ачу тантанасында. - Бу дәрәҗәдә төзекләндерү эшләре башкарылганнан соң, яңа мәктәп, яңа бакча, дип горурланып әйтәм.
Мәктәп һәм балалар бакчасының ачылу тантанасын авыл халкы да сөенеп күзәтте. Матбугат чаралары һәм шәһәрләрдә яшәүче балалары, оныклары аша ишетеп белгән илкүләм төзелешләрнең, яңа технологияләрнең көндәлек тормышыбызга керүенә үз авыллары мисалында шаһит булды алар. Узган гасырның 70 нче елларында "Авангард" күмәк хуҗалыгы тарафыннан салынган мәктәпкә ремонт керә дигәч, авыл халкы бердәм рәвештә ярдәмгә ашыкты.
Балалар бакчасы мөдире Дилбәр Нәбиева:
- Балалар бакчасы ремонты безнең өчен күптән көтелгән бүләк булды.Чөнки бина бик тузган иде. Төзелеш башлана дигән хәбәрне башта ышанмыйчарак каршы алдым, чын булыр микән төсле тоелды. Инде килеп, иске бинаны сүтәргә , тизрәк төзелеш башларга дигәч, авыл халкы ярдәме белән өч көн эчендә төзүчеләргә сүтеп әзерләп бирдек. Бинаны сүтү вакытында техника ярдәмен "Алга" хуҗалыгы җитәкчесе Рәзиф Галләмов һәм аның урынбасары Илназ Нәбиев оештырды. Кайчан килеп ярдәм сорасак та техника белән тоткарлык булмады. Авылда шәхси техникасы булганнар да бик теләп булышты.
Чуракай мәктәбе директоры Рамил Сәлахов:
- Ремонт эшләре октябрь аенда башланып киткәнлектән, башлангыч сыйныф укучылары укуларын мәдәният йортында дәвам иттеләр, ә балалар бакчасы үзенең эшчәнлеген вакытлыча туктатып торган иде. Хакимият, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре катнашындагы комиссия тирәнтен тикшереп, анализлаганнан соң, мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча республика программасына кергән идек. Равил Ярмиев җитәкләгән "Газстройсервис" җаваплылыгы чикләнгән оешма эшкә алынып, бинаны тулысынча яңартуга да ирешелде. Район башлыгы Фаил Камаев өстәмә финанс мөмкинлекләре табарга ярдәм итеп, мәктәп һәм бакчаны гел өр-яңадан җиһазларга булышты, - диде ул.
Мәгариф учагында 15 бала һәм 14 укучыга 1 тәрбияче, 2 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Бакчадан балалар бик күп бәйгеләргә катнашып, башлангыч мәктәпкә тәрбияле, белем алуга омтылышлы булып җитлегеп киләләр. Заманында укучылары белән гөрләп торган, өчәр укытучы - Нәҗибә Хәйдәрова, Дәһинә Хафизова, Гөлнара Габдрахманова хезмәт куйган мәктәптә, балалар кимү сәбәпле, соңгы елларда бер укытучы гына хезмәт куйды.
Авылларга уңай караш нәтиҗәсендә, җирлектә яшь гаиләләр күбәйде, өйләр салынды, балалар саны артты. Бүгенге көндә башлангыч мәктәптә ике укытучы - Гөлнара Габдрахманова һәм Гөлнара Фәррахова белем бирә. Укучыларының төрле чараларда катнашуының нәтиҗәсе дә бар: быел "Йолдызлык"ның район бәйгесендә III сыйныф укучысы Фирзәр Шәяхмәтов вокал-соло номинациясендә дипломант, III сыйныф укучысы Рәмилә Насыйрова хореография-соло номинациясендә лауреат булды, ә II сыйныф укучысы Гүзәл Нәбиева конферанс номинациясендә районда беренчелекне яулап, Мөслим районында "Йолдызлык" фестиваленең зона этабында дипломант булуга иреште. Фирзәр мәктәпне ачу тантанасында җырлап, һәммәбезне дә сөендерде.
Ачылу тантанасы истәлекле мизгелләргә бай булды. Тантанада катнашучы Фаил Мисбах улына авыл халкы да, җирлек башлыгы да, укытучылар, ата-аналар, балалар да рәхмәт хисләрен шигъри юллар аша да, изге теләкләр аша да җиткерделәр - республикада төрле юнәлештә алып барылган максатчан программаларның үтәлеше өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, якташыбыз Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка да рәхмәтләрен ирештерүләрен сорадылар.
Бәйрәм мизгелләрендә рәхмәт сүзләрен ишетү һәркемне сөендерде, әлбәттә. Чөнки көзге мәшәкатьләр, кышкы салкыннар, үз мәшәкатьләребез, дип, берәү дә читтә калмаган, тантанада сүз алган Равил Ярмиев та, төзекләндерү барышын искә алып, мондый ярдәмләшеп эшләүче авыл халкын очратканым юк иде әле, диде. Авылның бердәмлеге ул көнне дә бәйрәмне күркәмләндерде. Эшмәкәр Илдус Нәбиев гаиләсе исеменнән балаларга шахмат, домино, шашка комплектлары, бакчага уенчыклар, Әгъбәс мәчете имам-хатибы Мөхәммәтгавис Вахитов һәр балага дисбе, акчалата ярдәм, Чуракай мәчете имам-хатибы Даим Фәррахов келәм, фермер Илфак Камалов акчалата ярдәм күрсәтте. Читтә яшәүче якташлар да телефоннан чылтыратып котлап, шушы арада мәктәп-бакчага балалар-укытучы-тәрбиячеләр белән күрешергә кайтачакларын хәбәр иткәннәр.
Бер-берсен хөрмәтләп, кылган яхшылыкны, күрсәтелгән ярдәмне зурлап кабул итә беләләр биредә, игелекле булып яшиләр. Шуңа да, кайбер җирлекләрдә,балалар саны кимү сәбәпле, оптимальләштерү үткәрелсә, биредә, киресенчә - бакча-мәктәп яңартып ачыла, эшчәнлеге гөрли. Авылда яшьләрнең төпләнеп, гаилә корып, балалар үстереп, бер-берсенә һәм әти-әнисенә, авылга ярдәмләшеп яшәве нәтиҗәсе бу.
Мәктәп-бакчаның кызыл тасмаларын район башлыгы белән бергәләп кисте балалар, милли киемнәрдән киенеп, үзләрендәге яңа үзгәрешләр белән таныштырдылар. Заманча җиһазланган сыйныф бүлмәләре, кухня, ашханә, бакча балалары өчен уен заллары, йокы бүлмәсе - һәммәсе әкияттәгедәй иде алар өчен. Ә моның өчен күпме хезмәт куелган! Төрле өлкәдә һәм җаваплы урыннарда эшләүче кешелекле кешеләрнең бер-берсен аңлап, уртак фикергә килеп һәм нәтиҗәле эшләве бу. Әгъбәс авылы халкы моны күрә, бәяли белде, олылыклап кабул итте, үзе дә ярдәмләште. Бердәм яшәүче авылның үзенчәлеге менә шунда чагыла да инде!
Сәкинә Вахитова авыл халкы исеменнән фикерен белдерде:
- Мәктәп, балалар бакчасы бик кирәк иде безгә. Дүрт оныгым бар. Өчесе укый, берсе балалар бакчасына керә. Авыл халкы хезмәте кергән һәр кешегә дә бик рәхмәтле. Бергәләп эшләргә, яшәргә, дөньяның кадерен белергә кирәк, - диде.
- Дәүләт тарафыннан балаларга һәр җирдә дә шартлар тигез тудырыла. Бүген ачылган мәктәп-бакча да шәһәрләрдә эшләп килүче мәгариф учреждениеләре кебек уңайлыкларга ия. Әгъбәс авылы яши, яшәрә, матур итеп эшли. Район җирлегендә һәр авылга дәүләт ярдәмнәрен тигез бүләргә тырышабыз. Узган ел биредә яңа ФАП ачылды, быел мәктәп төзекләндерелде, мәдәният учагын төзекләндерәсе бар. Районда тотрыклы икътисадны, эшчәнлекне саклап, авыл халкы белән берлектә һәр җирлекнең чисталыгын, күрше белән күршенең аралашып, ярдәмләшеп, матур итеп яшәвен, гаиләләрнең ныклыгын, тормышыбызның иминлеген тәэмин итәргә кирәк безгә, - диде район җитәкчесе Фаил Камаев тантана барышында авыл халкына мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев