Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КИЛӘЧӘККӘ ЙӨЗ ТОТЫП: Актаныш технология техникумы студентлары WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтихан тапшыра (УРЫННАН ФОТОЛАР ДА БАР)

Актаныш технология техникумында кызу “урак өсте”. Бу көннәрдә студентлар WorldSkills стандартлары буенча “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” һәм “Поварлык эше”  компетенцияләрендә күрсәтмә имтихан тапшыра. 

-    Соңгы елларда WorldSkills хәрәкәте киң таралу алды. Ул  хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле кадрлар әзерләү юнәлешендә мөһим адым булып тора. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен күрсәтмә имтиханнар  үткәрелә. Шул рәвешле студентның уку йортын тәмамлаганда билгеле бер компетенция буенча белем  сыйфатын ачыкларга мөмкинлек тудырыла, - ди күрсәтмә имтиханнар бирү өчен республикада билгеләнгән алты үзәкнең берсе -  Актаныш технология техникумы директоры Илшат Гәбделхаев. 


Сүз уңаеннан, быел WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтиханнар бирү өчен республиканың Кукмара, Актаныш, Саба, Сарман, Әтнә һәм Мамадыш районнарының һөнәри уку йортлары база итеп алынган. Билгеле, мондый үзәкләр махсуслашкан мәйданчыклар, заманча технологик җиһазлар белән җиһазландырылган булырга тиеш. Бу нисбәттән Актаныш техникумының тулы әзерлек базасы бар. Шулай да уку йорты махсус әзерлек чаралары да күреп,  имтихан өчен  кирәк булган техник җиһазлар  да сатып алган. “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясе өчен электр сканеры, агронавигатор – шулар сафында. 250 000 сумлык сканер техниканың электр блогына кушылып, анда булган кимчелекләрне ачыклый.

Имтихан барышында студентлар нәкъ шушы җиһазга таянып, үз белемнәрен күрсәттеләр. Бюджеттан тыш чыгымнар таләп иткән әлеге сканерны технология техникумы җитәкчелеге киләчәктә, түләүле нигездә,   районның авыл хуҗалыгы оешмаларындагы техниканы төзекләндерү өчен дә файдаланырга исәп тота. Бу очракта, хуҗалыкларның ремонт чыгымнары да шактый кимеячәк, техникумның кереме дә булачак ди алар. 

Агронавигатор системасы билгеләнгән кырларны эшкәртү процессының төгәллеген арттыру өчен кулланыла. Ул басуның позициясен  “карта”га төшерә,  техника йөртү  траекториясен язып, санаулар алып бара. Техникумга әлеге заманча җиһаз 125 000 сумга төшкән. 

Күрсәтмә имтиханнарга килгәндә, алар әле мәҗбүри төс алмаган. Әмма инде 2020 елдан WorldSkills стандартлары буенча тапшырылган имтихан билгесе дипломда чагылыш табачак һәм, билгеле,  эшкә урнашканда да шактый өстенлек бирәчәк. 

Студентлар өчен бу имтиханнар сигез көн дәвам итә. Актаныш технология техникумының 18 укучысыннан тыш,  шушы базада күрсәтмә имтиханны  Әлки, Спас, Әлмәт студентлары да тапшырачак. Аларның гомуми саны 65. 

Шушы  гамәли сынау кысаларында студентлар  реаль вакыт режимында үзләренең күнекмәләрен, белемнәрен күрсәтәләр. Башка районнардан һәм төбәкләрдән килгән бәйсез экспертлар исә аларның эшләренә бәя бирә. 


Күрсәтмә имтихан  Мәскәүдәге “WorldSkillsRussia” яшь профессионаллары” берлеге белән бергә оештырыла, имтиханның баш эксперты да шуннан билгеләнә. Быел Актаныш районына  “Поварлык эше”  компетенциясендә баш эксперт булып Йошкар-Ола шәһәреннән Ольга Егошина килгән.

 “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” юнәлешендә исә баш эксперт Сарманнан Илшат Гәрәев. 


Имтиханны уңышлы тапшыручыларга исә  компетенцияләр паспорты (Skills Passport) тапшырылачак. Мондый паспорт дипломга әһәмиятле өстәмә булып кына калмый,  эш бирүчеләрнең төп игътибарын да җәлеп итәчәк. 


-  Биремнәр WorldSkills ярышларында булганнардан. Алар югары дәрәҗәдәге катлаулыкта. Имтихан тренировка формасында гына булса да, без имтиханнарга әзерлек дәрәҗәсенең производство стандартларына тәңгәл китерергә омтылабыз, - диде Илшат Гәрәев.

Ул шулай ук техникумда күрсәтмә имтиханның  яхшы оештырылганын, мәйданчыкларның   кирәкле бар нәрсә белән җиһазланганын билгеләп үтте. 


Сүз уңаеннан, быел Актаныш технология техникумы үзенең 37 студентын олы тормыш юлына чыгара. 


-    Шунысы сөенечле, чыгарылыш студентларының 90%ка якыны инде үзләренә эш урыны табып куйган дияргә була. Уку дәвамында хуҗалыкларда, оешма-предриятиеләрдә  практика үтеп, үзләрен яхшы белгеч итеп күрсәткәннәрне шул ук оешмалар эшче сыйфатында хезмәткә ала, - дип искәртте Илшат Гәбделхаев. 

Ныклы техник һәм материаль базасын булдырган Актаныш техникумы бүген инде республиканың шушы юнәлештәге башка уку йортлары белән көндәшлеккә сәләтле. Студетлар арасында Башкортстан республикасыннан, Яр Чаллы шәһәреннән, Әлки, Мөслим районнарыннан белем алырга килүчеләр булу моның ачык мисалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев