Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КИЛӘЧӘККӘ ЗУР АДЫМ: Балалар иҗат үзәге базасында сәнәгать робототехникасының терәк мәйданчыгы булдырылачак

Ноябрь аенда  Казан шәһәренең “Мәктәптән тыш республика үзәге”ндә сәнәгать робототехникасының терәк мәйданчыкларын булдыру буенча бәйгенең сайлап алу турлары оештырылып, җиңүчеләр билгеләнде. 

Бу уңайдан 22 ноябрь көнне Актаныш районы Балалар иҗат үзәге җитәкчесе  Илнур Хуҗин сәнәгать робототехникасының терәк мәйданчыгын Актанышта булдыру зарурлыгын күрсәтеп, мәртәбәле жюри каршында чыгыш ясады.Үз чыгышында Актаныш районында робототехника эшчәнлеге буенча ирешелгән үрләрне,кадрлар белән тәэмин ителешне, эшчәнлекнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән башланып, дәвамлы алып барылуын күрсәтте. Терәк мәйданчыгы районыбызда булдырылган очракта, киләчәктәге планнар белән дә таныштырды. 
Бәйгенең сайлап алу турында 19 районнан 30 белем бирү йорты катнашты. Яклау нәтиҗәләре буенча балалар сәнәгате робот техникасының муниципаль терәк мәйданчыклары статусы 9 белем бирү оешмасына бирелде. Алар арасында Актанышның Балалар иҗат үзәге дә бар. 

Хәтерләсәгез, “Киләчәк” стратегиясе кысаларында республиканың һәр муниципаль берәмлегендә, балаларда техник иҗатны үстерү өчен, база мәйданчыкларын һәм мәктәпләрен булдыру бурычы куелган иде.  Татарстан – машина төзелеше, нефть химиясе, нефть эшкәртү, авиатөзелеш үсеш алган сәнәгать төбәге. Төп бурыч – икътисадның алдынгы тармаклары өчен кадрлар әзерләү. Робот техникасы кечкенә яшьләрдән инженерлык-техника юнәлешенә кызыксыну уятырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә дә сәнәгать робототехникасының терәк мәйданчыгын булдыру бу юнәлештә ныклы адым булып тора. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев