Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Киләчәкне сайладык

Иртәдән үк ачылган сайлау участокларында тавыш бирүчеләрнең активлыгы көндезге сәгатьләрдә дә бик югары сакланды. Төш вакытында сайлаучылар бигрәк тә актив булды, сайлау бюллетеньнәрен хәтта чират торып алырга туры килде. Иртәгәге көнгә ышаныч, илнең туар таңы аяз булсын дигән теләк, имин тормыш алып килә сайлаучыны тавыш бирергә. Кешеләрдә күтәренке кәеф, йөзләреннән...

Иртәдән үк ачылган сайлау участокларында тавыш бирүчеләрнең активлыгы көндезге сәгатьләрдә дә бик югары сакланды. Төш вакытында сайлаучылар бигрәк тә актив булды, сайлау бюллетеньнәрен хәтта чират торып алырга туры килде.
Иртәгәге көнгә ышаныч, илнең туар таңы аяз булсын дигән теләк, имин тормыш алып килә сайлаучыны тавыш бирергә. Кешеләрдә күтәренке кәеф, йөзләреннән илнең киләчәге өчен битараф булмаулары да сизелеп торды.
Район башлыгы Фаил Камаев та җәмәгате Эльмира ханым белән иртәнге сәгатьләрдә үк сайлау участогына килделәр.
- Көтеп алынган сәяси вакыйгада барлык актанышлылар катнашыр дип өметләнәм. Чөнки без бүген киләчәкне сайлыйбыз. Ә Татарстанның киләчәге, сәясәте, икътисады аннан сайланган депутатларга бәйле. Дәүләт Думасында Татарстан командасы ныклы булсын, - диде Фаил Камаев.
Комиссиядә утыручылар һәркемне елмаеп каршы ала. Гражданлык бурычларын беренче тапкыр үтәүче 18 яше тулган яшьләргә сайлау участокларында символик бүләкләр дә тапшырдылар. Актаныш районында 370 сайлаучы әнә шулар сафында. Сайларга килүчеләр дә алдагы көнгә ышаныч белән тавыш бирәләр.
Фәнүзә Ибраһимова:Сайлауларда тавыш бирү хокукы безгә Конституция нигезендә бирелгән. Анда катнашып, без үз позициябезне генә билгеләп калмыйбыз, ә киләчәгебезне сайлыйбыз.
Миләүшә Абдуллина:Һәр кешенең гражданлык позициясе булырга һәм һәркем, бурычын үтәп, тавыш бирүдә катнашырга тиеш дип саныйм.
Рәшидә Насрыева:Безнең өчен шатлыклы көн. Илләргә тынычлык бирсен. Сайланган депутатлар өметләребезне акласын иде.
Һәр җирдә бәйрәм рухы сизелә иде бу көнне. Мәсәлән, Яшьлек" мәдәни үзәгендә урнашкан 620 нче сайлау участогында сайлаучылар өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт оештырылган.
Рөстәм Каюмов, 620 нче сайлау участогы рәисе:Халык бик теләп килә. Күңелләре көр, кәефләре яхшы. Безнең Актаныш халкы гомер-гомергә сайлауларда актив катнашуы белән аерылып тора.
- Тавыш бирү вакытында җитди хокук бозу очраклары юк. Без сайлау барышыннан канәгать, - дип белдерделәр участокларда кизү торучы хокук сакчылары.
Район үзәгендәге 621 нче сайлау участогы Актанышның 2нче мәктәбендә урнашкан. ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та тормыш иптәше Сәрия ханым белән бирегә сайлауга килде.
Министр сайлау участокларына мөмкин кадәр күбрәк кеше килүенең мөһим булуын билгеләп үтте, чөнки бу Татарстанның федераль үзәктәге урынын билгели.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев