Актаныш

КИЛДЕ, КҮРДЕ, БӘЯ БИРДЕ: Марат Әхмәтов: “Актаныш яңа сулыш, киеренкерәк максатлар белән алга омтыла“

6 июнь көнне ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов игенчелек буенча шактый еллар алдынгы позицияләрне саклап килгән районыбызның басу-кырларында булды.

Татарстан аграрийлары язгы чәчү эшләрен 28 көндә тәмамлаган. Бу хакта 5 июнь көнне  Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.“Язгы чәчү кампаниясе уңышлы тәмамланды. Башка елларга караганда, кыр эшләренә соңрак керешсәк тә, күпьеллык уртача күрсәткечләр срогына сыешып, кыр эшләрен сыйфатлы башкарып чыктык. Барлык эшләр 28 көнгә сузылды. Бер тәүлеккә 100 мең гектар җирдә чәчү эшләре барган вакытлар да булды”, – диде министр.

Һәр елдагыча, Марат Әхмәтов быел да республика районнарының басу-кырларын үзе карап чыкты, язгы чәчү кампаниясе барышында күзәтелгән уңай һәм тискәре якларны аграрийларның үзләренә җиткереп, бу юнәлештә аларның алга куйган максат-бурычлары белән танышты. 

6 июнь көнне ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов  игенчелек буенча шактый еллар алдынгы позицияләрне саклап килгән районыбызның  басу-кырларында булды.  Район башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н. Фәттахов белән берлектә вертолет белән  Актаныш  басу-кырларын әйләнеп чыгу белән башланган сәфәр  авыл хуҗалыгы белгечләре, агрофирмалар, бүлекчәләр җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашып, районда чәчү барышы турында сөйләшү, фикерләшү, үтенеч-гозерләрне тыңлау белән дәвам итте. 

Башка еллардагы кебек үк, Марат Готыф улы Актаныш районының язгы кыр эшләре кампаниясендә уңышлы эшләвен билгеләп үтте.  

“Сөенеп, куанып карадык чәчүлекләрне – бик тигез, матур тишелеп киләләр. Аның өстенә,  шифалы яңгырлар да явып үткән. Яңгырлар игеннәрнең соңгы чәчүлекләрдә дә тишелеп чыгасына тулы ышаныч бирә. Актаныш, гомумән, игенчелек культурасының югары булуы белән аерылып тора. Күрше-тирә районнардагы көндәшләрнең сезнең арттан куып килүе Актанышка тагын да киеренкерәк бурычлар алырга мәҗбүр итә. Актанышның тәҗриҗәсен без бөтен Татарстанда күрсәттек.  Биредә ныклы традицияләр яшәп килә. Энгель Нәвап улы кайткач, максатлар тагын да ныгыды. Сөтчелек буенча Актаныш инде ел ахырына 200 тоннага чыгуны бурыч итеп куя. Бу – зур күрсәткеч булачак, якын-тирәдә сөтчелек белән андый дәрәҗәдә шөгыльләнүче юк. Актанышны сөт локомотивы дияргә була. Бүгенге очрашуда да хуҗалыкларның алга карап эш итүе ачык сизелә: терлекчелек яңа технологияләр, яңа төр җиһазлар белән яңарыш кичерә. Алар бу юнәлештәге субсидияләр, компенсацияләр хакында белештеләр. Район яңа сулыш, киеренкерәк максатлар белән алга омтыла. Актаныш көзге муллык белән дә сөендерер!", дип, үз фикерләрен җиткерде Марат Әхмәтов. 

Сүз уңаеннан, Актаныш районының 91 000 гектар чәчүлек җирләре бар. Басу-кырларда чәчү быел да  киң колач белән алып барылды: барлыгы 14000 гектарда арпа, 1153  гектарда чөгендер, 13000 гектарда язгы бодай, 600 гектарда люцерна, 63100 гектарда борчак, 110 гектарда люпин, 6000 гектарда кукуруза чәчелгән. Язгы кыр эшләрендә төрле маркадагы 328 трактор, 120 тырмалау агрегаты, , 113  культиватор, 74 чәчкеч, 20 чәчү комплексы катнашкан. 
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: