Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Киров авылында өй туйлары гөрли

Узган шимбәдә Киров авылында берьюлы 7 гаилә яңа йортка күченде. Бәйрәм шатлыгы тирә-як урамнарга тикле таралгандыр. Тузган торактан күчерү программасы буенча төзелгән әлеге өйләрнең ишекләре тантаналы төстә ачылды. Бусагадан узган хуҗаларга ияреп, эчкәре бүлмәләргә чиксез сөенеч-шатлыклар үтеп керде. - Программа буенча быел районда 43 гаиләнең торак шартлары яхшыртылды. Киров авылында...

Узган шимбәдә Киров авылында берьюлы 7 гаилә яңа йортка күченде. Бәйрәм шатлыгы тирә-як урамнарга тикле таралгандыр. Тузган торактан күчерү программасы буенча төзелгән әлеге өйләрнең ишекләре тантаналы төстә ачылды. Бусагадан узган хуҗаларга ияреп, эчкәре бүлмәләргә чиксез сөенеч-шатлыклар үтеп керде.
- Программа буенча быел районда 43 гаиләнең торак шартлары яхшыртылды. Киров авылында 10 яңа йорт төзелде. Бүтән программа нигезендә биредә мәктәп бинасы капиталь төзекләндерелә. Юллар ремонтлана. Завод эшчәнлеген кабаттан торгызды. Гомумән, Киров җирлеге социаль яктан тәэмин ителгән, дип саныйбыз. Чынлап та, авылның матурлыгы, төзеклеге әллә кайдан үзенә җәлеп итеп торырга тиеш, - диде район башлыгы Фаил Камаев. - Тузган торактан күчерү программасына керү җиңел булмады. Ләкин без бу максатка ирештек. 2 еллык программаны 1 елда тормышка ашырдык. Бер ел эчендә бер авылда 10 йорт салу - зур сөенеч.
Район башлыгы төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде, ә яңа өйгә күчүчеләрне шатлыклы көннәре белән котлап, аларга изге теләкләрен юллады, исән-имин яшәүләрен, тыныч күңел белән хезмәт куюларын теләде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, тәбрикләү сүзләрен дәвам итеп:
- Сезнең өчен генә түгел, район өчен дә, авыл өчен дә зур бәйрәм бүген, - диде.
5 декабрьдә 7 гаиләгә 5 йорт (икесе - икешәр фатирлы) файдалануга тапшырылды. II төркем инвалид Әнис Янбеков, Зөһрә Кәрәмуллина, Әфганстанда хезмәт итеп кайткан Сирень Хаҗиев, Глүзә Мәгьдәнова, Хәбир Төхбәтуллин, күп балалы гаилә башлыгы Алмаз Сабитов, Марс Сабиров гаиләләренә фатир ачкычларын ПМК җитәкчесе Асыл Шәяхмәтов, 6 нчы ПМК җитәкчесе Данис Гәрәев тапшырды. Шушы оешма төзүчеләре бу өйләрне кыска вакыт аралыгында төзеп, сафка бастырдылар. Шәһәр фатирындагыча, барлык уңайлыклары да бар. Газ белән җылытылган.
- Бу программада 2013 елдан катнашабыз. Актанышта да төзелеш алып бардык. Киров авылында 2012 елда 2 йорт тапшырган идек, быел өч ай эчендә 4 йорт төзеп бирдек. Программа төзүчеләргә дә, файдаланучыларга да уңайлы. Һәрбер объект проект нигезендә яңа технологияләр белән, сыйфатлы материаллардан эшләнде: фасады - кирпечтән, эчке ягы - газобетон, идәне - шпунтлы вагонка, түбәсе - профнастил, эчтән җылытылган, - диде Асыл Шәяхмәтов.
- Безнең оешма Киров авылында 3 гаиләгә 2 йорт салды. Без - төзүчеләр хуҗаларның үзләренә дә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Йортларыгыз ныклы нигезле булсын, бәхетле гомер кичерегез барыгыз да, - дип, котлауларга Данис Гәрәев тә кушылды.
Киров авыл җирлеге башлыгы Айваз Әбесогыт улы республика, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә авылдашлары исеменнән рәхмәт белдерде.
Тантаналы шартларда ал тасмалар киселде. Бәхетле хуҗаларның йөзләрендә нур балкый.
Глүзә Мәгъдәнова:
- Бүген бездә зур бәйрәм, үзебезгә йорт ачкычлары тапшырдылар. Иске өебездә 25 ел яшәдек, анда бернинди дә уңайлыклар юк иде. Яңасында барлык шартлар да тудырылган. Җылы, якты, матур. Балалар белән куанышып, күршеләр белән аралашып, бергә тигез, тыныч гомер итәргә язсын, - дип, бертуктаусыз рәхмәт сүзләрен кабатлый.
Нәргизә һәм Әнис Янбековларның өендә дә булдык без.
- Иң нык сөенгәнебез - биредә җылы, якты. Инвалид кешегә яшәр өчен бик уңайлы, - дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә, рәхмәт укыйлар алар.
Сабитовлар гаиләсендә тәрбияләнүче балалар барысы да үз ишекләреннән бисмилла әйтеп керделәр. Нинди күңелле күренеш: изге Коръәннән сүрәләр ятлаганнар, догалар өйрәнгәннәр.
- 2 ай эчендә өй салып бирәләр дигәнгә башта ышанмаган идек. Сөенечләр эчкә сыймый хәзер. Куанып яшәргә язсын, дөньяларыбыз тыныч, өстәлләребез мул булсын, - ди әниләре Венера Сабитова.
- Сабитовлар гаиләсе - тырыш, мәрхәмәтле гаилә. Алмаз абыйның кулыннан килмәгән эше юк. Алар тәрбиягә 4 бала алганнар иде, менә тагын 3 бала алырга җыеналар. Аларны тәрбияле итеп үстерсеннәр, сәламәт булсыннар, өйләреннән нур китмәсен, - ди Айваз Гафуров.
Киров авылы яңа сулышын ала бүген, анда тормыш кайный, киләсе еллар да шундый шатлыклы вакыйгаларга бай булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев