Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Кировлылар сәхнәне әйләндерде

Киров халык театры һәр елдагыча быел да тамашачыны таң калдырды - татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган классик әсәр таң калдырды. - Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак" драмасы да, гадәттәгечә, бердәм коллектив белән киңәшләшеп сайланды. Кыска гына вакыт эчендә бик зур тырышлыклар һәм күмәклек белән сәхнәләштердек. 19 февраль көнне Киров халкына һәм жюри...

Киров халык театры һәр елдагыча быел да тамашачыны таң калдырды - татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган классик әсәр таң калдырды.
- Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак" драмасы да, гадәттәгечә, бердәм коллектив белән киңәшләшеп сайланды. Кыска гына вакыт эчендә бик зур тырышлыклар һәм күмәклек белән сәхнәләштердек. 19 февраль көнне Киров халкына һәм жюри әгъзаларына тәкъдим иттек. Өр-яңа декорация, зәвык белән үз чорына туры килеп торган, күз явын алырлык киемнәр, артистларыбызның үз образын оста итеп башкарулары - һәммәсенә дә игътибар иттек, - ди Киров авылы мәдәният йорты директоры Алсу Хуҗина.
Үз авылдашлары алдында чираттагы сынавын тоткан кировлылар Актаныш мәдәният сараенда зал тутырып килгән тамашачының көчле алкышлары һәм эчкерсез хис-тойгылары аша үзенә булган мәхәббәтенә янәдән инанды. Агрофирма эшчеләре белән берлектә ясалган әйләнмәле сәхнәне, үзгә декорацияне актанышлылар да, афәрин, дип кабул итте.
- Без бу хәлгә чиксез шатбыз һәм горурланабыз. Тамашачыларның алкышларыннан һәм эчкерсез кичерешләреннән спектаклебезнең бик тә уңышлы чыгуы аңлашылып тора иде. Елдан-ел үсеш һәм яңалыклардан торган Киров халык театрына бары тик уңышлар гына юлдаш булсын, - дип, тамашачыларга рәхмәт хисләрен белдерде продюсер Илфак Гаянов.
Булганнан бар да була
Иске Кормаш халык театры быелгы сезонда Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" трагедиясен сәхнәләштерде.
Спектакльдә барысы 18 кеше, алар арасында төрле һөнәр ияләре - укытучы, механизатор, мәдәният хезмәткәре, шәхси эшмәкәр, сәркатип, сатучы, пенсионер, укучылар бар. Һәр ел саен яңа талантлар ачыла, яңа артистлар өстәлеп тора аларга. Авыр хезмәт көненнән соң, һәр көнне мәдәният йортына җыелып, бер ансамбль булып эшләүнең нәтиҗәсе дә куанычлы - театр коллективлары йомгаклавында беренче урынга лаек булды алар, актерлар төрле номинацияләрдә җиңеп бүләкләнделәр.
Булганнан бар да була дигәндәй, Диләфрүз Газизова шул көнне Казанда шахмат буенча республика бәйгесендә катнашып, беренче урын һәм кубок алып кайтты. Дилбәр Вәлиева "Югары һөнәри осталыгы өчен" Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Әсәрләрне сәхнәгә куюда Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәеновның хезмәте зур. Һәр ел саен шундый матур спектакльләр тудырырга ярдәм иткәне өчен искекормашлылар аңа чын күңелдән рәхмәтле. Шулай ук декорацияләр ясауда, киемнәр тегүдә, техника белән ярдәм итүдә авылдашлар бербөтен булып эшли. Хәзер театр коллективы "Идел-йорт" республика халык театрлары фестиваленең Минзәләдә узачак зона конкурсына әзерләнә.
- Безнең авылны юкка гына сәнгатькәрләр авылы дип әйтмиләр. Биредә бернинди ясалмалылык та, ялган да юк, һәр чыгышыбызны тамашачы көтеп ала. Районыбызда мәдәни чаралар, смотр-бәйгеләр күп оештырыла. Без аларга чын күңелдән, тырышып әзерләнәбез. Хезмәтебезгә дөрес бәя бирүче гадел жюри һәм җитәкчеләрнең игътибарын тоеп эшлибез, - ди Иске Кормаш мәдәният йорты директоры Рәмилә Хамматуллина.
Халык театрлары
1 нче урын - Киров халык театры, М.Фәйзи, "Ак калфак" драмасы - "Иң зәвыклы сәхнә бизәлеше" ,"Күмәк күренешләрне иң оста башкаручы актерлар ансамбле" номинацияләрендә җиңүче коллектив. Уңышлы чыгыш ясаган актерлар - Айзат Галин, Бакый роле, Фәнил Гарипов, Сәлим роле.
1 нче урын - Иске Кормаш халык театры, М.Кәрим, "Ай тотылган төндә" трагедиясе .
Уңышлы чыгыш ясаган актерлар: "Өмет" номинациясе - Риназ Хаҗиев, Акъегет роле, Гөлнара Талипова, Зөбәрҗәт роле. "Спектакльдә үзенчәлекле рольне иң оста башкаручы" номинациясе - Рәмзил Шәяхмәтов, Дивана роле. Үз ролен оста башкаручы - Диләфрүз Газизова, Шәфәкъ роле.
2 нче урын - Зөбәер халык театры, Д. Салихов "Өзелгән йөзем" драмасы. "Ел ачышы" номинациясе - Алия Гыйльфанова, Гөлйөзем роле. "Ачы язмышларны йөрәктән йөрәккә" номинациясендә җиңүче.
3 нче урын - Иске Богады халык театры, Ю. Әминов, "Язылмаган законнар" драмасы. "Сәхнә ветераны" номинациясе - Вәсилә Мәрданова, Хөббиҗамал роле. Үз ролен оста башкаручы - Ландыш Зәкиева, Майлыбикә роле.
Үзешчән театрлар
1 нче урын - Яңа Әлем драма коллективы, Т. Миңнуллин, "Диләфрүзгә дүрт кияү" комедиясе. "Иң музыкаль драма коллективы" номинациясендә җиңүче. Үз ролен оста башкаручылар - Ләйсән Хәбирова, Диләфрүз роле, Алмаз Янгиров, Шәкүр роле.
2 нче урын - Күҗәкә авылы драма коллективы, Р. Сәгъди, "Сынган беләзек" драмасы. "Иң оста уйнаучы гаилә" номинациясендә җиңүчеләр - Фәнәвис һәм Энҗе Ахуновлар, Мифтахетдин, Фәрдия, Фәгыйлә рольләре. Үз ролен оста башкаручы - Ильмира Муллаянова, Маһирә роле.
2 нче урын - Теләкәй авылы драма коллективы, Д.Салихов "Хатын түгел - Аҗдаһа" комедиясе. "Иң оста комик актер" номинациясендә җиңүче - Илүс Гайнетдинов, Бәхти роле. Үз ролен оста башкаручы - Сәйдәр Хәйретдинов, Хәйри роле.
3 нче урын - Иске Байсар драма коллективы, Р. Зәйдулла, "Татарча өйләнү" комедиясе. Үз ролен оста башкаручылар - Эльвира Мурзина, Белла роле, Гөлнара Шәрипова, Наталья роле.
Үз ролен оста башкаручылар - Эльвира Мурзина (Белла роле) , Гөлнара Шәрипова (Наталья роле).
Үз җирлекләрендә уңышлы чыгыш ясаучы мәдәният йорты коллективлары - Чуракай, Әтәс, Чалманарат, Усы, Кәзкәй, Аккүз, Татар Суыксуы, Яхшый, Меңнәр, Иске Сәфәр.
Рольләрен уңышлы башкаручылар:
- Ландыш Минһаҗева (Чуракай) - Данил Салиховның "Җәмиләнең җенләнүе" спектаклендә Миңлебикә роле,
- Ранис Фазлыев (Чат) - Х.Ибраһимовның "Ялгыз каен күзе" спектаклендә Фидан роле,
- Энҗе Зиннурова (Чат) - Х.Ибраһимовның "Ялгыз каен күзе" спектаклендә Зөхрә роле,
- Айрат Зарипов (Чалманарат) - Д.Салиховның "Микүләй дәдәйнең бөер ташы" спектаклендә Микүләй роле,
- Рузилә Зарипова (Чалманарат) - Д.Салиховның "Микүләй дәдәйнең бөер ташы" спектаклендә Анфиса роле,
- Рәдис Гарипов (Усы) - Т.Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" спектаклендә Мирзанур роле,
- Сөмбел Шәрхемуллина (Усы) - Т.Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" спектаклендә Мәдинә роле,
- Гөлназ Әхмәдишина (Кәзкәй) - Н.Гаетбайның "Әстагъфирулла" спектаклендә Иркә роле,
- Илшат Әхмәтнәбиев (Кәзкәй) - Н.Гаетбайның "Әстагъфирулла" спектаклендә Даян роле,---Гөлнара Нурлыгаянова (Аккүз) - Т.Гариповның "Китмәгез, торналар" спектаклендә Сәрия роле,
- Ринат Шәйдуллин ( Аккүз) - Ю.Әминовның "Картаямыни соң йөрәк" спектаклендә Заһит роле,
- Фирдәвис Гыйләҗев (Тат. Суыксуы) - Ф.Садриевның "Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә" спектаклендә Чумхарис роле,
- Илгиз Фәхриев (Яхшый) - Д.Салиховның "Өзелгән йөзем " спектаклендә Сәлимгәрәй роле,
- Луиза Шәйгарданова (Сәфәр) - Ә.Гаффарның "Бер яшьлектә, бер картлыкта" спектаклендә Нәркис роле.
ФОТОЛАР МОНДА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев