Актаныш

Кировта тормыш кайный

"Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясенә старт бирелде. Киров авылы мәдәният йортында бу уңайдан хәйрия чарасы районда беренчеләрдән булып үткәрелде. Быел I сыйныфка барасы 6 балага мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар биреп, белем иленә игелекле юл күрсәттеләр. Уку елы башланачагын сиздереп, иганә акцияләре старт алды - Балалар мәктәпкә бертигез дәрәҗәдә барырга тиеш, алар...

"Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясенә старт бирелде. Киров авылы мәдәният йортында бу уңайдан хәйрия чарасы районда беренчеләрдән булып үткәрелде. Быел I сыйныфка барасы 6 балага мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар биреп, белем иленә игелекле юл күрсәттеләр.
Уку елы башланачагын сиздереп, иганә акцияләре старт алды
- Балалар мәктәпкә бертигез дәрәҗәдә барырга тиеш, алар арасында бернинди аерма булырга тиеш түгел, - диде район башлыгы Фаил Камаев әлеге бүләкләрне тапшырыр алдыннан. Дөрестән дә, бер генә бала да мәктәптә кимсенмәсен, яшьтәшләреннән читенсенмәсен. Бу хәзерге тигезсез заманда мәгарифнең төп асылына салынсын да, ата-аналарга рәхәтлек бирсен.
Тормыш мөмкинлекләренең бертөрле түгеллеген оныттырып, тиздән һәркем өчен күңелле мизгелләр - 1 сентябрь бәйрәме җитәчәген сиздереп, "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе башланып китте. Аңа районның барлык авыллары да кушылыр.
Әле тагын "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе дә бар, анысы да киң күңелле, юмарт иганәчеләрне көтә. Үзең укыган белем учагын сүндермичә саклау өчен төрле яклап кайгыртучанлык күрү кирәк.
Беренче сыйныфка керүче балаларны мәктәп кирәк-
яраклары белән тәэмин итүгә килгәндә, Киров авылы үрнәк күрсәтә. Шушы авылдан чыккан һәм шушы җирлектә хезмәт куючы игелекле кешеләр ярдәме белән биредә бик күңелле чара оештырылды. "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" дигән акциядә шушы җирлекнең оешма-предприятиеләре катнашты. Киров урта мәктәбе, "Актаныш" агрофирмасы, Касыймовларның сөт заводы, авыл җирлеге, мәдәният йорты, почта бүлекчәсе, Салихов һәм Шакиров шәхси предприятиеләре, "Чаллы-бройлер" ҖЧҖ, шулай ук, даими иганәче Азат Нургалиевкә рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар булышлыгы белән беренче сыйныфка барачак балалар гына түгел, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрне дә
бүләкләр биреп шатландырдылар.
Район башлыгы аларга рәхмәт сүзләре җиткерде, ә яңа букчаларны җилкәләренә салган нәни кызлар һәм малайларга яхшы укуларын теләде.
Урам юллары төзекләндерелә
Бу көннәрдә авылларда халык белән очрашулар оештырыла. Шушы очрашуга килүчеләрне Киров авылы зур төзелешләре белән каршы алды. Беренчедән, тузган торактан күчерү программасы нигезендә, монда өр-яңа йортлар төзелә. Икенчедән, авыл кешеләрен сөендереп, урам юлларын карауга ныклап тотынганнар.
Киров һәм Олыимән авылларын берләштергән җирлектә 472 шәхси хуҗалык булып, аларда 1272 кеше яши. Авыл төзек, тормыш итү өчен
кирәкле барлык социаль объектлар да бар. Бердәнбер
проблема - авыл урамнарындагы юллар иде. Әйе, "иде" дим, чөнки Киров авылында урам юлларын төзекләндерүгә дә чират җиткән. 4 чакрым юлга таш җәелә. Авыл юлларын карау өчен быел районга бүлеп бирелгән акчаларның 70 проценттан артыгы шушы җирлек юлларын ныгытуга тотыла. Димәк, озакламый авылның урам юллары да проблема булудан туктый.
Җыелышта район башлыгы Фаил Камаев, Россия Федерациясе Казначылыгының Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов, "Актаныш" агрофирмасы директоры Рамил Вәлиев, Касыймовларның сөт заводы директоры Ленар Гарипов, районның дәүләт оешмалары җитәкчеләре катнашты. Сөйләшүне җирлек башлыгы Айваз Гафуров алып барды. Иң башта ул Киров авылы җирлегендә соңгы елда башкарылган эшләр, алдагы чорга планлаштырылган чаралар белән таныштырды.
Район башлыгы исә үз чыгышында республика программаларына кагылды:
- Соңгы 5 ел эчендә районга республикадан 4 миллиард 800 миллион сум акча кайтты. Алар республикада тормышка ашырыла торган программалар нигезендә районның үсеше өчен тотылды, - диде.
Фаил Камаевның сүзләренә караганда, киләчәктә дә республиканың, районның социаль-икътисади үсешен дәүләт программалары нигезендә алып бару күздә тотыла.
Бәрәкәтле җирдә "Бәрәкәтле" мае җитештерелә
Киров җирлегендә халыкны эш белән тәэмин итүдә "Актаныш" агрофирмасы һәм сөт заводы зур таяныч. Авыл Советы, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты һәм башка коллективлар бердәм монда. Һәр чарада оешканлык күрсәтәләр. Шуңа күрә район буенча үткәрелгән чараларда беренче урыннарны яулыйлар, - дип, район башлыгы Фаил Камаев биредәге эшчәнлеккә югары бәя бирде. - Күмәк хуҗалыкта нибарысы 2 бидон сөт савылган чакны хәтердән сызып ташлап булмый. Хәзер "Актаныш" агрофирмасының Киров һәм Олыимән бүлекчәләре буенча 15-20 тонна сөт җитештерелә. Агрофирма аягында нык басып торучы, даими эш урыннары белән тәэмин итүче көчле җәмгыятьләрнең берсенә әверелде.
Авылларны саклап калуда, бигрәк тә, халыкны эш белән тәэмин итүнең әһәмияте зур. Җирлекләрдә шәхси предприятиеләр арта барып, аларның һәркемне шөгыльле итү мөмкинлекләре ачыла. Киров авылының Касыймовларның сөт заводы да 73 кешене эш белән тәэмин итте.
Завод эшчеләре - тәрбияле, тәртипле, мәдәниятле халык. Җитәкчеләре дә шундый. Дини, ярдәмчел, әхлаклы гаиләдә тәрбияләнгән Ленар Гариповка авыл кешеләре рәхмәт укый. Алар халыкны эш белән тәэмин итү белән беррәттән, үзебезнең җирлектә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен икенчел эшкәртеп, кулланучының ихтыяҗын канәгатьләндерә. Биредә халык теленә "Киров мае" булып кергән "Бәрәкәтле" ак мае эшләп чыгарыла. 180 һәм 400 граммлы пластик савытларда ясала ул. Моның өчен өр-яңа җиһаз кайтарып урнаштырылган. Иң мөһиме - аның саклану вакыты гади кәгазьгә төрелгәненнән бермә-бер озынрак. Чисталык ягыннан да ышанычлы. Автоматлаштырылган җиһазлар белән эшләп чыгарыла. Кул хезмәте кулланылмый. Сыйфаты да яхшы, бернинди кушылмалар өстәлмәгән натураль продуктны суыткычка озак вакытка сакларга куеп була. Эчке ягында өстәмә пленка каплавычы да бар. Пластик савытка чит-ят тәмнәр үтеп керми.
Татарстанда җитештерелгән продукциягә сорау, чыннан да, зур хәзер. Бу нисбәттән, бездә Актанышның үз продукциясе җитештерелә, дип горурланып сөйләрлегебез бар.
Районыбыз халкына да читтән кергән товарга караганда үзебезнекен сайлап алу мөмкинлекләре киңәя. "Татарстанныкын сайла!" акциясенең актуальлеге кимеми.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: