КИҢӘШЛЕ ЭШ ТАРКАЛМАС: Актанышта 11 район катнашында зона семинары үтте (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Бүген Актаныш районының игенчелек тармагы 11 район вәкилләрен берләштергән зона семинарының үзәгенә әверелде.
"Урып-җыю эшләрен, көзге культуралар чәчүне, туфракны төп эшкәртүне һәм орлык чәчүне оештыру" темасы астында оештырылган семинар-киңәшмә “Башак” ҖЧҖнең сорт сынау участогында башланып китеп, берьеллык культуралар җыйнап алынган басуда кыр техникасы күргәзмәсе белән тәмамланды.
Игенчелек тармагы өчен гаять зур әһәмияткә ия чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, министрлык вәкилләре, районнарның идарә җитәкчеләре, игенчелек һәм механикалаштыру буенча консультантлар, "Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре, "Элиталы орлыклар" ассоциациясе вәкилләре, районның хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Урып-җыю сезонына аяк баскан чорда республика күләмендә старт алган мондый семинарлар Татарстанның биш зонасына тәгаенләнгән булса, Тәтеш, Чистай районнары аны инде кабул итте. Актаныштан соң исә эстафетаны Арча һәм Кукмара зоналары кабул итеп алачак.
Семинар башланганчы Илдус Харис улы Актаныш районының басу-кырлары белән танышып чыгып, берничә урында игеннәрнең халәтен махсус каравын билгеләп үтте. Чараның ачылышында исә министр урынбасары катнашучыларга Актаныш җәмгыятьләрендәге уңышка игътибар юнәлтергә һәм мондый нәҗитәләргә ирешү юлларын ныклап өйрәнергә тәкъдим итте.
Семинарда катнашучыларны район башлыгы Э.Н. Фәттахов сәламләде. Энгель Нәвап улы зона семинары вәкилләрен районның, аеруча игенчелек һәм терлекчелек тармакларының, бүгенге торышы белән таныштырды. Ул авыл хуҗалыгы тармагын районның төп яшәү чыганагы дип атады. Башлык шулай ук Актанышның бүгенге көндә инвесторларсыз яшәүче район икәнен дә азсызыклады.
Энгель Фәттахов үз чыгышында хуҗалыкларда 2004 елдан алып җир эшкәртүнең сабансыз башкарылуын да искәртте. Район аграрийлары 15 еллап инде бу хезмәтне тирәнәйткеч һәм яссы кискечләр ярдәмендә башкара. Шунысы мөһим, әлеге технология үзен тулысынча аклауга ирешкән.
Районда кукуруза культурасының бөртеккә алынуы да билгеләп үтелде. Бу тәүлеклек савым белән 200 тоннага чыгуга ирешкән Актаныш өчен сөтне саклап калуда мөһим чыганак булып тора.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Э.Н. Фәттахов министрлык вәкилләрен быелгы урып-җыюны вакытында тәмамлап чыгачакбыз дип ышандырды. Югары уңышка да өмете зурдан хуҗалыкларның. Бүгенге көндә 110-120 центнер биологик уңыш күрсәткән басулар бар – өметләр акланыр дигән ныклы ышаныч бу.
Бүгенге семинарның төп максаты булып исә тәҗрибә уртаклашу, игенчелек өлкәсендәге кимчелекле һәм уңай якларны ачыклау, аларны анализлау һәм шуның нигезендә 2020 елда югары уңыш алу өчен кулдан килгән барлык мөмкинлекләрне файдалану торды.
Киңәшмә барышында катнашучылар урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культураларны чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм орлык салу мәсьәләләрен тикшерделәр, техника күргәзмәсен карадылар. Биредә шулай ук партнерларның экспозицияләре тәкъдим ителде, белгечләр туфракны тирәнтен эшкәртүгә карашлары белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев