Актаныш

Киңәшле эш таркалмас (ФОТОЛАР ДА БАР!)

Язгы кыр эшләре алдыннан ел саен уздырыла торган семинар-киңәшмә быел "Нур" хуҗалыгы базасында үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашты. Галиҗәнап кыш әле китәргә теләмәсә дә, вакыт дигәнең туктап тормый. Инде март ахырына...

Язгы кыр эшләре алдыннан ел саен уздырыла торган семинар-киңәшмә быел "Нур" хуҗалыгы базасында үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашты.
Галиҗәнап кыш әле китәргә теләмәсә дә, вакыт дигәнең туктап тормый. Инде март ахырына да якынлашабыз. Димәк, язгы кыр эшләренә керешергә дә күп калмый. Булган техниканы тәртипкә китереп бетерү, чәчәсе орлыкларны әзерләү бүген төп бурычларның берсе булып кала.
- Ел саен чәчәбез, урабыз, сугабыз. Болар яңалык түгел. Тик ел саен шул ук тырмага кабат басабыз дигәндәй, хаталарны җибәреп торабыз. Әлеге сөйләшү шул максаттан оештырыла: нинди генә иске әйбер булса да, аның артында барыбер бер яңалык ята. Биредә катнашучылар үзләренә файдалы мәгълүматлар алып, хуҗалыкларында файдаланырлар дип ышанабыз, - диде Дәниф Харисов.
Киңәшмә уку тибында өч урында оештырылды.
Терлек азыгы әзерләүгә җитди караш
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов терлек азыгы культуралары игү таләпләре хакында аңлата башлаганчы, "Нур" хуҗалыгының ындыр табагындагы эшчәнлек белән таныштырып үтте. Биредәге ихата күпләргә үрнәк булырлык итеп, каты өслек белән түшәлгән. Узган ел ЗАВ һәм КЗС агрегатларына ремонт ясалган. Агулауда эшләүчеләргә киенү һәм чишенү, ял бүлмәләре эшләп куелган. Язгы һәм көзге кыр эшләре чорында иң мөһим рольне уйный торган үлчәү дә хезмәткә әзер.
Ә инде терлек азыгы культуралары игүгә килгәндә, эшне иң беренче планнан башларга кирәклеге һәркемгә мәгълүм. Районда бер шартлы терлеккә 1 тонна печән, 5 тонна силос, 5 тонна сенаж әзерләү, җәйге чорга 155 көнгә 60 килограмм исәбеннән яшел масса хәстәрләү зарур. Шулардан чыгып, терлекләрне кышлату өчен 25 мең тонна печән, 129 мең тонна сенаж, 129 мең тонна силос, 155 көнгә 240 мең тонна яшел масса кирәк була. Бер шартлы терлеккә 1.41-1.5 гектар җирдән терлек азыгы әзерләү бурычы куелды. Моның өчен структурасы да эшләнгән.
- Терлек азыгы әзерләү өчен җире, техникасы бар. Аны әзерләү вакытын карарга кирәк. Узган ел печән чабуга 3 июнь көнне беренче булып "Нур" хуҗалыгы керешкән иде. Иң ахырдан, 29 июнь көнне "Чиялек" хуҗалыгы печән чаба башлады. Аерма 26 көн килеп чыга. Сенаж сала башлау буенча да хуҗалыклар арасында 25 көн аерма бар. Бу кадәр аерма яхшы түгел. Чөнки үсемлекләрнең җитлегү стадиясендә салынган азык кына файдалы була, - ди Рәфит Мирзаһитов.
Район буенча ел саен 6030 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр печәнгә җыйнап алына. Белгечләр фикеренчә, күпьеллык үләннәрнең беренче катын 8 көн эчендә җыйнап алырга кирәк. Рәфит Мирзаһитов сүзләренә караганда, хуҗалыкларда моның өчен 47 чапкыч бар. Тик әлеге вакытка сыешу өчен тагын 47 чапкыч таләп ителә, яки аларны тәүлек әйләнәсе эшләтергә кирәк булачак.
Сенаж әзерләү буенча да нинди таләпләр куелганлыгы, нинди техниканың күпме кирәклеге ныклап аңлатылды. Кипкә кысылган печәннәрне ябык түбә астында саклаганда, печәннең сыйфаты яхшы саклануы, ә ачык һавада ятканының инде чери башлавы кипләр ярдәмендә күрсәтелде.
Соңгы елларда республикада кукуруз, рапс кебек югары табыш китерүче культураларны орлыкка игүгә аеруча игътибар бирелә башлады. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан аларның кайсы районда ничә гектар күләмендә игеләсе дә күрсәтелде. Мәсәлән, кукурузны бөртеклеләрнең 10 проценты күләмендә орлыкка игәргә дигән бурыч куелды. Шуннан чыгып исәпләгәндә, ул безнең районда 4282 гектар мәйданда игелергә тиеш була. Ләкин хуҗалыкларның соңгы биргән мәгълүматлары буенча ул 2040 гектар күләмендә генә килеп чыга.
Фаил Камаев әлеге саннарны кабат карап чыгарга, язгы чәчүгә керешкәнче министрлык кушкан күләмгә җиткерү бурычын куйды.
Рәфит Мирзаһитов кукуруз чәчү тәртипләренә дә тукталды. Чыккан үсемлекләрнең рәт араларын эшкәртү җайланмалары, гербицидлар белән эшкәртү турында да тулы мәгълүмат бирелде. Агу сиптерү җайланмалары да күрсәтелеп, аларның ниндие
яхшырак икәнлеге дәлилләнде.
Уңыш нигезе - орлык
Хуҗалыкларда орлыкларны чәчүгә әзерләү, яңа төр орлыклар алу буенча хәрәкәт башланды. "Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров, чәчеләсе орлыклар нигездә тикшерелеп бетте, дип хәбәр итте. Шунысы сагайта: 2015 елга караганда, быелгы орлыкларның авырулар белән зарарлануы арткан. Аларны тиз арада тиешле химикатлар белән эшкәртү сорала.
Әфка Сәрвәров орлыкларны агулап утыртканда нинди файдасы барлыгын, уңышының ни дәрәҗәдә буласын, һәм агуламый утыртканда үсемлекләрнең авыруларга ни дәрәҗәдә бирешкәнлеген үзләренең лабораторияләрендә үстерелгән үсемлекләр мисалында аңлатып үтте.
Югары репродукцияле орлыкларның уңыш нигезе булуын һәр җитәкче, белгеч аңлый. Шуның өчен хуҗалыкларда бер генә сорт белән эшләмичә, берничә төрлене игүне максат итеп куярга кирәк. Чөнки һава шартлары төрле сортка төрлечә тәэсир итә. Һәм, иң мөһиме, сатучылардан орлыклар алганда, аларның барлык тиешле документлары да булуга игътибар итәргә, инструкцияләрен яхшылап өйрәнергә кирәк.
Хуҗалыкларга тиешле күләмдә ашламалар кайтартып бетерү бурычы да куелды.
Техникаң төзек булса, чәчүең тоткарланмас
"Нур" хуҗалыгында 2000 елда машина-трактор паркы зоналарга бүленгән булган. Әлеге бүленеш бүгенге көндә дә сакланып калган.
- Бу парк территориясен теләсә ничек ярмаска, тәртипне сакларга мөмкинлек бирә, - дип таныштырды авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев. - Әлеге бүленгән урыннарны каты өслек белән түшәү мөһим.
Хуҗалыклар остаханәләрендә ремонт башланды. Бу әлеге хуҗалыкта да сизелә. Ишекләре, тәрәзәләре алыштырылган. Стеналары буялып, бина эче яктыртылган.
Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга килгәндә, чәчкечләрне җыю дәвам итә. Техника ремонты өчен дә махсус бүлмә булдырылган.
- Язгы чәчү вакытында хуҗалыкларда ватылу очраклары күп була. Шуның өчен запчастьләрне алдан әзерләп куярга һәм аларны карардай махсус кешеләр билгеләргә кирәк, - ди Нәфис Сәлимгәрәев.
Сөйләшү барышында нинди тырмалар сайларга кирәклеге дә ныклап аңлатылды.
Бозаулар сәламәт булсын дисәң...
Киңәшмәдә катнашучылар хуҗалыкның терлек торакларында да булдылар. Биредә Кукмара районының "Агрохимсервис" җитәкчесе Валерий Тимофеев та катнашты. Һәрвакыт яңалыклар кертүче әлеге җитәкче актанышлыларга үзе эшләгән җайланманы тәкъдим итте.
- Без барыбыз да терлекләрнең сәламәт булуын телибез. Сәламәт терлекләрдән генә сәламәт бозау алып була. Ләкин һәрберегез белә: бозау иммунитет белән тумый. Аңа ул бары тик угыз сөте белән генә керә, - ди Валерий Тимофеев. - Нинди генә чирле сыер булса да, аннан сәламәт бозау туа.
Шуның өчен дә белгечләр, сыер бозаулаганнан соң угыз сөтен бер сәгать эчендә эчерсәләр, бозау иммунитетның 90 процентын ала ала диләр. Тик сыерлар күпчелек очракта төнлә бозаулый. Шуның аркасында аларга угызны бер сәгать эчендә эчерү мөмкинлеге кими.
Валерий Тимофеев бозауларга һәрвакыт җылы угыз сөте эчерү максатыннан, 40 литр угыз сөтен туңдыру һәм җылыту механизмын үз эченә алган махсус җайланма эшләгән. Аны хуҗалык җитәкчеләре зур кызыксыну белән карады.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: