Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Китәләр егетләр хезмәткә

1 октябрьдән көзге чакырылыш башланды, һәм, гадәттәгечә, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Моңарчы армия сафларына китүчеләргә күп документ җыярга кирәк иде. Менә өченче чакырылыш инде һәр чакырылучы электрон карта белән тәэмин ителә. Аңа фотосурәте, медицина кенәгәсе, машина йөртү турындагы таныклыгы һәм башка мөһим мәгълүматлар сыйган. Солдат хезмәте, армиягә кагылышлы...

1 октябрьдән көзге чакырылыш башланды, һәм, гадәттәгечә, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Моңарчы армия сафларына китүчеләргә күп документ җыярга кирәк иде. Менә өченче чакырылыш инде һәр чакырылучы электрон карта белән тәэмин ителә. Аңа фотосурәте, медицина кенәгәсе, машина йөртү турындагы таныклыгы һәм башка мөһим мәгълүматлар сыйган.
Солдат хезмәте, армиягә кагылышлы яңалыклар - район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов белән әңгәмәбез шул хакта.
- Быел Актаныш районыннан армия хезмәтенә 50гә якын егетебез китәчәк. Контракт хезмәтенә китәргә теләүчеләрне дә барлыйбыз - кануннар үзгәрмәде: югары белеме булган егетләребезгә ике елга шушы хезмәтне тәкъдим итәбез. Альтернатив хезмәт дигәне дә гамәлдә, әмма аның өчен таләпләр зур һәм катгый. Кешенең үзенең, минем армия урынына альтернатив хезмәткә барасым килә, диюе генә җитми - кире каккысыз сәбәпләре булырга тиеш. Безнең районнан альтернатив хезмәткә киткән кешеләр юк әле. Анда барам дигәннәргә исә алты ай алдан гариза язу тиеш.
- Ир-егетләрнең күңелендә, 18 яшь тулуга, армия турында уй-фикерләр кайный башлый, киләчәккә планнарын да шуларга яраклаштырып ниятли ул. Беренче чиратта армия сафларына кемнәрне барлыйсыз?
- Мәгълүм булганча, армия хезмәтенә 27 яшькәчә сәламәт ир-егетләр чакырыла. Нинди дә булса сәбәпләр белән шушы яшь чигенә якынлашып та, әле армиягә бармаганнарны без беренче чиратта җибәрергә тырышабыз. Алар, нигездә, югары уку йортларын тәмамлаган егетләр. Шулай ук, һөнәр алучы егетләрдән, мисал өчен, техникум тәмамлап, югары уку йортына кергән, яки бер югары уку йортыннан икенчесенә күчкәннәр дә беренче чиратта армиягә баручылар исәбен тулыландыручылар. Ә менә IX сыйныфтан китеп, укуларын дәвам итүчеләргә, яшьләре 20дән узса да, укуларын тәмамларга мөмкинлек бирергә тырышабыз. Закон буенча, армия хезмәтен 20 яшькә кадәр генә чигереп торырга мөмкин. Шулай да, гап-гади кешелеклелек ягыннан караганда, соңгы елларын укучы бу егетләрне чакыртмаска тырышабыз.
- Армия яше җитеп һәм анда барырга теләге булып та, план тулу сәбәпле, алынмый калган егетләр бармы?
-Бар. 26 яшьлекне алмыйча, 18 яшьлек егетне җибәреп булмый бит инде. Яшьләргә әлегә укый торырга тәкъдим итәбез. Дуслары белән бергә барып, бергә кайтырга теләгәннәр бар - аларны инде аермаска тырышабыз. Араларында, иптәшләремнән аерылмыйм дип, институттан академик ял алып кайтучылар да бар.
- Ә хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр?
- Андыйларны полиция аша эзләтәбез. Полиция участок вәкилләре белән үзебез йөрибез, авыл башлыклары белән бергә эшлибез. Эшләрен прокуратурага, тикшерү комитетына биргән очраклар да булды. РФ Җинаять кодексының 328нче маддәсе нигезендә, мондый егетләрне 200 минималь хезмәт хакына кадәр күләмдә штрафка тартырга мөмкиннәр.
Шулай ук, бәлки әле белмәүчеләр бардыр: 2014 елның 1 гыйнварыннан башлап, 27 яше тулып та, армиягә бармый калган ир-егетләргә хәрби билет түгел, ә махсус белешмә тапшыра башладылар. Бу исә әлеге кәгазь белән "бүләкләнгән" затлар дәүләт структураларындагы хезмәт урыннары белән гомерлеккә саубуллаша дигән сүз.
- Солдат хезмәтенә бары тик сау-сәламәт, физик кимчелекләре булмаган егетләр генә алынырга тиеш...
- Солдат итеге кияргә җыенучы егетләргә, саулыгыгызда шикләнер сәбәпләр бар икән, алдан ук табибларга күренегез, дип киңәш итәм. Соңыннан медкомиссия үткәндә, бар кирәк документлары кулда булса, табибларга да тикшерү җиңелләшә, үзе өчен дә шикләнер урын калмый. Армиягә китүчеләр планын тутырабыз дип, берәү дә авыру кешене армиягә озатмый. Киресенчә, Казанда медкомиссия үткәндә, нинди дә булса чирләре табылып, кире кайтарылган егетләр өчен без җавап бирәбез. Медкомиссия инде 1 октябрьдән үз эшен башлады, 13 октябрьгә кадәр көн саен хәрби комиссариатта егетләрне табиблар тикшерә. Соңга калучылар тикшерүне район үзәк хастаханәсендә башка авырулар белән бергә чират торып үтәргә тиеш булачаклар.
Шулай ук, медкомиссия белән берлектә, хәрби комиссариатта, узган еллардан аермалы буларак, чакырылыш комиссиясе эшли. Элек аны аерым бер көнгә билгели идек. Хәзер безгә килгән егетләр иң элек медкомиссия үтәләр, аннан чакырылыш комиссиясенә керәләр. Чакырылучы армия хезмәтенә яраклымы-түгелме, соңрак китәчәкме-хәзерме, бөтенләй азат ителәме-юкмы - шунда ук хәл итеп җибәрәбез.
- Сәламәтлеге рөхсәт итмәсә дә, армиягә барам, диючеләр дә бармы?
- Андыйлар да бар. Әгәр катгый каршылыклар юк икән, уртак фикергә килеп, җиңелрәк урыннарга җибәрәбез.
- Актаныш егетләренең әле кайсы якларда хезмәт итәчәкләре билгелеме?
- Әлбәттә, Россиядән читкә берәү дә китми. Ерак Көнчыгыштан башлап, Калининградка кадәр арада безнекеләр. Контракт хезмәтенә дә чит җирләргә түгел, үзебезнең тирәгә җибәреләләр: Оренбург өлкәсе, Екатеринбург, Ульяновск кебек. Чит җирләргә китәргә теләүчеләр Таҗикстанга китәләр. Ә анда бер ел хезмәт өч елга исәпләнә.
- Контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләр бармы соң?
- Бар. Хәзер бит югары белемле егетләр сайлау хокукына ия: хәрби хезмәтне алар, башкалар кебек, бер ел, яисә контракт белән ике ел үтә ала. Контракт белән китүчеләргә хезмәт хакы түләнә, ашау, киенү, яшәү урыны белән тәэмин ителәләр, Саклану министрлыгы тарафыннан хәрби ипотека нигезендә үзләре теләгән җирлектән торак алу мөмкинлеге бирелә. Ипотека өчен армия хезмәте чорында министрлык түли.
- Солдат аналары комитеты турында һәммәбезнең дә ишеткәне бар. Уллары өчен борчылып сезнең янга килүче әти-әниләр күпме?
- Һәр чакырылыш саен бер-ике егетнең әти-әнисе, улларыбыз югалды, дип мөрәҗәгать итә. Болар, гадәттә, яңа гына армия хезмәтенә алынганнар, я булмаса, кайтыр вакытлары җиткән егетләр була. Хезмәт иткән җирләренә хәбәргә чыгып, тиз арада табабыз. Әле шушы көннәрдә генә бер авылдан килделәр: Ульяновск тирәсендә хезмәт иткән җирдән улларын Ерак Көнчыгышка җибәргәч, хәбәрләшү өзелгән. Эзләп таптык - Хабаровскида хезмәтен тыныч кына дәвам итә. Инде кайтыр вакыты якынлашкан, шуңадыр, артык исе китми башлаган, кәрәзле телефоны булса да, шалтыратып торуны да кирәксенмәгән. Гомумән, "югалган" егетләр - ниндидер куркыныч хәлгә тарып, бәлагә очраучылар түгел. Кайсы телефонын югалткан, кайсы әти-әнисенә шалтыратырга вакыт таба алмый башлаган - гап-гади уйлап бетермәү, җиңелчәрәк караш, шул гына.
- Әти-әниләр янында кадерле булып яшәп, хәзер солдат шулпасы эчәргә әзерләнүче егетләргә нинди киңәшләр бирәсез?
- Беренчедән, физик яктан нык булу кирәк. Икенчедән, ниндидер осталыгы, һөнәре булганнарга хөрмәт зур: җырлыймы ул, бииме, музыка коралында уйныймы, язу-тел осталыгы яки техникага хирыслыгы бармы - һәммәсе хуплана. Менә мин Ерак Көнчыгышта хезмәт иттем. Анда бер кореялы бар иде. Кыска гына буйлы егет, "метр с кепкой" дип йөртәләр иде. Шул җырлый да, гитарада да уйный, эретеп ябыштыру һөнәрен белә. Солдатлар да, офицерлар да ярата иде үзен, чөнки эшли дә белә, башкаларга да булыша торган кешелекле егет. Тагын бер егет бар иде: анысы үзе ябык, үзе күзлекле - физик яктан көчле дип әйтеп булмый. Әмма аның куәте күңелендә, холкында - кирәк чакта юк дип әйтә белә, ихтыяр көче бар. Үзенең бәясен белә, тәрбияле, куйган максатына туры атлый. Аңа эш тапшырылган икән - йокламаса йокламый, әмма җиренә җиткермичә туктамый. Менә шулай, эчтән дә, тыштан да көчле булу кирәк.
Бу кызык!
- Израильдә хәрби хезмәт хатын-кызлар өчен дә, ир-атлар өчен дә мәҗбүри.
- Швейцария - армиядә хезмәт итүчеләр саны буенча рекорд куйган ил. Монда 20 яшьтән 50 яшькә кадәр ир-атлар хәрби бурычлы санала. Повестка нигезендә килмәгәннәрне төрмә көтә, мондый хәлләрдән соң яхшы эшкә урнашырга өметләнмәскә дә була.
- Америка армиясе килешүгә нигезләнгән булуы белән аерылып тора. Монда солдатларның төп максаты - акча эшләү. Америка армиясе кешене һөнәргә өйрәтә, теләсә кайсы университетта уку һәм эшкә урнашу мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев