НИЧЕК ЯШИСЕҢ, АВЫЛ?: Күҗәкә авыл җирлеге дә үзган елга йомгак ясады (+ФОТОЛАР)
2018 елда җирлектә үзара салым акчасын максатчан файдалану буенча хисапны район башлыгы урынбасары Р.Ф.Галимҗанова үзе тотты. Узган хисап елын Күҗәкә авыл җирлеге халкы чиста сулы булу белән истә калдырачак.
30 гыйнвар көнне район җитәкчелеге Күҗәкә авыл җирлегендә урнашкан социаль объектлар белән танышты.
Адай авылы мәдәният йортына ремонт 2006 елда кергән булган. Дистә елдан артык вакыт үтсә дә, аның бүгенге торышы канәгатьләнерлек. Җылы, төзек бинада тулы канлы мәдәният тормышы кайный – “Сердәш” клубы өлкәннәр өчен бер күңел ачу чарасы булса, авыл халкы һәр бәйрәмне билгеләп үтә. Шушы көннәрдә мәдәният тармагы хезмәткәрләре спектакльгә әзерләнү белән мәшгүль. Китапханәнең эшчәнлеге дә уңай бәя алды – китап укучылар да, китаплар да җитәрлек биредә.
Клуб янында булдырылган спорт мәйданчыгы да халыкның үзара салым акчасына булдырылган. Быел исә мәдәният йортын койма белән әйләндереп алу күздә тотыла – бу эшләрдә җирлекнең ярдәме зур булуын билгеләп үтте хезмәткәрләр.
Югары Урьяды авылында бүген 99 кеше пропискада исәпләнә, яшәүчеләр саны 80нән артык. Тышкы яктан шактый көр күренгән мәдәният йортының бер ягы утын, ташкүмер белән җылытыла. Анысы да зур бәйрәм көннәрендә генә. Әмма җирле җитәкчелек клуб салкын дип кул кушырып утырмаган. Без килеп күргән бу бинага 2018 елда яңа сулыш өрелгән – районнан күрсәтелгән 700 000 сумлык ярдәмгә су үткән түбә-түшәм алыштырылган, тулысынча яңа идән җәелгән. 2016 елда тәрәзәләрне алыштыруны да исәпкә кертсәң, мәдәният учагы әле күп еллар халык күңелен җылытып торырга сәләтле. Быел стеналарына косметик ремонт башкарып чыкканда, биредә күренеп торган зур проблема юк. Өстәвенә, бинаның икенче ягы (элеккеге мәктәп урыны) электр белән җылытыла, яшьләр кичләрен шунда җыела, халык шунда күңел ача.
Әлеге эшләр башкарылганда җирлек белән Р.Ф.Галимҗанова җитәкчелек иткән.
- Сынган, ямалган идән сайгакларын шушы хәлгә җиткерү, ярымишелгән түбәне ябу – бу әйтеп бетергесез зур хезмәт. Кайбер җирлекләрдә клубларның авария хәлендә булуын, яки, гомумән, юклыгын уйласаң, зарланырлык түгел безнең Югары Урьяды клубы. Район җитәкчелегенә рәхмәт – тыңладылар, хәлгә керделәр, - ди Рәйхан Филюс кызы.
Биредә дә үзара салым акчасына клуб ихатасы тотылган, чүкеп эшләнгән капка куелган. Киләчәктә клубны газ белән җылытуга тоташтырыру дигән уй да юк түгел җирле хакимияттә. Монысына инде районнан ярдәм сорап булмас, нефтьчеләргә, иганәчеләргә мөрәҗәгать итәрбез бәлки , - ди җирлек башлыгы Илдар Мусин.
Күҗәкәнең үзендә урнашкан җәмәгать үзәге, мәктәп биналары да бүген аякларында нык басып тора. Мәктәптә 34 бала белем һәм тәрбия алса, балалар бакчасындагы нәниләр саны 14кә тәңгәл. Шунысы куанычлы, әле якын киләчәктә авылда балалар санының кискен кимүе көтелми. Быел тугызынчы сыйныфны 9 бала тәмамласа, сентябрьдә мәктәп ишеген 5 укучы тәүге тапкыр ачып керәчәк.
Җирлекнең хисап җыелышы исә халыкны җәмәгать үзәгенә туплады. Җирлек вәзгыяте белән танышырга килүчеләр саны гына шактый аз кебек тоелды – 700гә якын халкы булган Күҗәкә өчен ярымбуш зал дан түгел инде, җәмәгать.
Белгәнегезчә, Күҗәкә авыл җирлеге яңа елга яңа башлык белән аяк басты - җирлек белән идарә итү дилбегәсе Илдар Мусинга тапшырылды. 2018 елга хисапны да яңа башлык ясады.
Күҗәкә авыл җирлеге 4 авылга урнашып, ике авыл хуҗалыгы карамагында: “Әнәк” агрофирмасы – Күҗәкә авылын , Адай авылында 400 га пай җирләрен эшкәртә. СПСК “Агыйдел ” хуҗалыгы Иске Урьяды һәм Тубән Урьяды авылларын үз эченә ала.
Бу җирлектә дә, кызганычка каршы, халык саны кимүдә. 2014 елда биредә 753 кеше исәпләнсә, 2018 елга ул 84кә азайган. Шулай да җирлектә зур күпчелекне (318) эш яшендәгеләр тәшкил итә. Тик аларның 117се читтә эшли. Күҗәкәдә 116 бала булу, билгеле, уңай фал. Әмма җирлек 2018 елда 13 кешесен җир куенына салган, нибары 3 бала туган. Соңгы 5 елдагы үлем структурасы да кискен тора: 83 кеше гүр иясе булып, шуларның 11е (!!!) - эш яшендәгеләр.
Җирлек халкы, нигездә, мал асрау белән көн күрә. Дүрт авылның шәхси хуҗалыкларында 715 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 236 савым сыеры,204 баш ат, 2458 сарык,78 кәҗә асрала.
Күҗәкә җирлеге бүген 7 КФХ оештыра алуы белән дан тота. Дәүләт тәкъдим иткән программаларда катнашучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар да шактый биредә.
Сүз дә юк, бүген әлеге җирлектә халыктан җыелган үзара салым акчасына саллы эшләр башкарыла. Башка җирлекләрдән аермалы буларак, 2019 елга Күҗәкә беренчеләрдән булып үзара салым акчасының күләмен 1200 сум итеп тәкъдим итте – чөнки әле җирлектә яшәүчеләрне борчыган проблемалар шактый. Аларның иң зурысы – Күҗәкә авылындагы һәйкәл. Бүген аны яңарту 700 000 сумнан артык чыгым сорый. Әмма киләчәк буынның матур киләчәге өчен башларын яу кырында салганнарның исемен мәңгеләштерү – ул безнең изге бурыч. Шуңа күрә үзара салым акчасының бер өлеше шул максатка тотылачак.
2018 елда җирлектә үзара салым акчасын максатчан файдалану буенча хисапны район башлыгы урынбасары Р.Ф.Галимҗанова үзе тотты. Узган хисап елын Күҗәкә авыл җирлеге халкы чиста сулы булу белән истә калдырачак. Чөнки еллар буе баш калкытып килгән масштаблы проблема, ниһаять, чишелеш тапты. Рәйхан Галимҗанова да бу вакыйганы үзе җитәкчелек иткән чордагы иң зур уңышы дип атады.
Алдан ук тиенен тиенгә бүлеп исәпләгән үзара салым акчасы ел дәвамында су трассаларын төзекләндерүгә дә, ял һәм спорт мәйданчыклары булдыруга да, янгынга каршы эшчәнлек киң җәелдерергә дә, урамара юллар, күперләрне карарга да, зиратларны рәсмиләштерергә дә җиткән. Урамдагы баганаларга да электрсаклагыч утлар эленгән – дөрес, бу юнәлештә әле быел да эш дәвам итәчәк.
Ни дисәгез дә, соңгы елларда авыл җыеннары шактый тыныч үтә башлады. Халык та басып кычкырып кына дөньяның алга бармаганына төшенде кебек. Аннан килеп, нәкъ менә кешеләрдән җыелган акча бәрабәренә авыллардагы уңай үзгәрешләр күзгә күренә. Шул рәвешле көчнең бердәмлектә икәнен авыл халкы янә бер кат раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев