Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Актанышның ак халатлы шәфкать ияләре хөрмәтләнде (ИСЕМЛЕК ҺӘМ ФОТОЛАР)

19 февраль көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә медицина хезмәткәрләренең 2017 елда эшләгән эшләренә хисап, 2018 елга билгеләнәсе бурычларга багышланган коллегиясе үтте. Киңәшмә эшендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы буенча идарә башлыгы вазыйфаларын башкаручы Альбина Шәйхетдинова, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район үзәк хастәханәсенең баш табибы Айдар Хәев, медицина хезмәткәрләре катнашты....

19 февраль көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә медицина хезмәткәрләренең 2017 елда эшләгән эшләренә хисап, 2018 елга билгеләнәсе бурычларга багышланган коллегиясе үтте.
Киңәшмә эшендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы буенча идарә башлыгы вазыйфаларын башкаручы Альбина Шәйхетдинова, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район үзәк хастәханәсенең баш табибы Айдар Хәев, медицина хезмәткәрләре катнашты.
Киңәшмә ахырында хезмәтләрендә югары уңышка ирешкән шәфкать ияләре хөрмәтләнде.
Район үзәк хастәханәсенең өлкән шәфкать туташы Илүсә Рафил кызы Шәйхразиевага РФ Сәламәтлек саклау министрының рәхмәте белдерелде.
Иске Сәфәр ФАПы мөдире Рузилә Фәһим кызы Тимерова, үзәк хастәханәнең клиник диагностика лаборанты Рушания Гилемҗан кызы Петряева Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.
Муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты үзәк хастәханәнең табибә-терапевты Ләйлә Фоат кызы Фатыйховага һәм функциональ диагностика табибәсе Регина Рәсим кызы Латыйповага тапшырылды.
Анестезиология һәм реаниматология бүлеге палата шәфкать туташы Венера Рушатов кызы Госсамова, Әтәс ФАПы фельдшеры Илһамия Бәкер кызы Фәттәхова, Югары Богады ФАПы фельдшеры Розалия Индус кызы Хөсәенова муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар.
Пучы участок хастәханәсе шәфкать туташы Гүзәлия Миңлезәки кызы Сәетгәрәева, Татар Суксу табиблык амбулаториясенең гомум-гамәли табибы шәфкать туташы Рәмзия Риф кызы район үзәк хастаханәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Шулай ук район үзәк хастәханәсе баш табибы Айдар Хаев Чишмә авылындагы фельдшер-акушерлык пунктын төзекләндерү һәм җиһазлауда матди ярдәм күрсәткән "БлагоДарение" хәйрия фонды рәисе ФәритСалиховка үз исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев