Актаныш

КӨН КАДАГЫНДА: Авырсам, түләрләрме?

Шөкер, грипп чорын исән-имин үттек. Кайбер оешмаларда эшләүче танышларым авырса да, чирне аяк өсте генә үткәреп җибәрде. Кешенең күңеленә йә "больничный" түләнмәс, йә ул аз чыгар дигән курку кереп оялаган. Узган елның июль аеннан республикада "больничный" кәгазе өчен түләүне Социаль иминият фондының төбәк бүлеге башкара. Ара-тирә аңлашылмаучылыклар да чыгып тора....

Шөкер, грипп чорын исән-имин үттек. Кайбер оешмаларда эшләүче танышларым авырса да, чирне аяк өсте генә үткәреп җибәрде. Кешенең күңеленә йә "больничный" түләнмәс, йә ул аз чыгар дигән курку кереп оялаган. Узган елның июль аеннан республикада "больничный" кәгазе өчен түләүне Социаль иминият фондының төбәк бүлеге башкара. Ара-тирә аңлашылмаучылыклар да чыгып тора. Укучыларыбыз сорауларына әлеге фонд белгечләре җавап бирә.
- Ел башында балам авырып, "больничный"га чыккан идем. 7 көн эштә булмадым. 2013-2014 елларда улым белән декрет ялында утырдым. "Больничный"дагы көннәр өчен Социаль иминият фондыннан бик аз күләмдә акча килде. Моңа ничек яшәргә инде дип танышларыма шалтырата башладым. Миңа акча 2013-2014 еллар исәбеннән минималь суммада саналган. Ул исәп-хисапны башка елларга да күчертеп булган икән бит. Безнең оешма бухгалтеры ул хакта белмәгән. Миңа хәзер нишләргә?
Талия.Казан
- "Вакытлыча эшкә яраксызлык һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗ¬бүри социаль иминият турында"гы федераль закон нигезендә хез¬мәт¬кәргә пособие узган ике ел исә¬беннән санала. Хезмәткәр ул елларда йөкле булган яки бала белән декрет ялында утырган очракта, аның күләме артсын өчен, эшләгән елларны исәпләтергә мөмкин. Моның өчен җитәкчелеккә гариза кертергә кирәк. Гаризаның ничек тутырылуын оешма бухгалтеры белергә һәм ул хакта хезмәткәргә аңлатырга тиеш. Вакытлыча эшкә яраксыз булганда, "больничный" уртача хезмәт хакыннан исәп¬лә¬нә. Хат авторы 2013-2014 елларда бала белән өйдә утырган, шуңа күрә пособие күбрәк булсын өчен, бүтән еллардан чыгып исәпләтергә гариза языгыз. Ел башында алган "больничный"ны яңадан исәплә¬тер¬гә мөмкин. Аның өчен оешма бухгалтерына гариза тапшырыгыз. Ә ул аны Социаль иминият фон¬дының оешма иминиятче буларак теркәлгән бүлегенә җибәрәчәк.
-Безнең оешмага ике ай элек кенә яңа җитәкче килде. Эшли башлавының беренче көненнән үк, "больничный"га чыкмагыз, тү¬лә¬мәячәкмен, дип куркыта. Әйтер¬сең лә акчаны үз кесә¬сеннән түли. Аның шулай кисә¬түе законлымы?
Хәдичә М.Менделеев районы
Вакытлыча хезмәткә яраксызлык вакытында эш калдырмагыз, түләнмәячәк, дип кисәтүче җи-тәкчеләр аз түгел. Беренчедән, за¬конда андый нәрсә юк, икен¬чедән, оешма үз исәбеннән беренче өч көн өчен генә түли, калган сумманы социаль иминият фонды күчерә. Әгәр хезмәткәр, баласы авырып китү сәбәпле, бюллетень алса, пособие түләү беренче көннән үк Социаль иминият фонды аша башкарыла. Тагын шуңа игътибарны юнәлтә¬себез килә: кеше хезмәт килешүе буенча түгел, ә гражданлык-хокукый килешү буенча эшкә урнашкан очракта иминиятләшкән булып саналмый һәм аңа "больничный" түләнми.
"Больничный"ның стаж буенча түләнүен беләм. Аның ничек исәпләнүе хакында языгыз әле.
Марат Шәйхуллин. Лаеш районы
Ул болайрак исәпләнелә:
- гомуми эш стажы 5 елга кадәр булганда - уртача хезмәт хакының 60 проценты күләмендә;
- 5 елдан 8 елга кадәр - 80 процент;
- 8 ел стаж һәм аннан да күбрәк еллар - 100 процентка кадәр түлә¬нә.
Акча узган еллардагы ике еллык уртача хезмәт хакыннан чыгып санала. Шунысы бар: әлеге елларда кеше керем алмаган булса яки ур¬тача хезмәт минимумыннан ким¬рәк түләнгән очракта акча минималь күләмнән чыгып исәплә¬нелә. 2016 елда аның күләме - 6 мең 204 сум.
Авыру бала белән стационарда ятарга туры килсә, атага яки анага иминият стажы буенча барлык көн¬нәр өчен дә пособие түләнә. Бала өйдә дәваланганда беренче 10 көн өчен тулысынча, 11нче көн¬нән башлап, уртача хезмәт хакы¬ның 50 проценты күләмендә исәпләнелә.
Мин - шәхси эшмәкәр. Авырып киткән очракта миңа пособие түләнәме?
Һашим Шәһитов. Алабуга районы
- Хезмәт килешүе төзеп эшләү¬челәргә, мәҗбүри социаль иминият системасы буенча иминият-ләш¬кән очракта, авырганда һәм ана булуга бәйле рәвештә пособие тү¬ләнә. Шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар һәм нотариуслар да үзләрен ирекле рәвештә иминиятләштерә ала. Моның өчен фондка иминият кертеме түләп тору мәҗбүри. Мәсәлән, сез шәхси эшмәкәр буларак, узган ел дәвамында 2 мең 75 сум 82 тиен иминият кертеме күчергәнсез икән, быелдан "больничный" түләнәчәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: