Актаныш

КӨН КАДАГЫНДА: Районда күпьеллык үләннәрне тукландыру башланды

Җиһанда чынлап торып яз хакимлек итә башлады. Кырлардагы кар күзгә күренеп эреп бетте дияргә дә була. Бары тик уйсу җирләрдә генә кар бераз бар әле. Әлеге мизгелне зур түземсезлек белән көткән игенченең йөрәге хәзер кырларга ашыга. 5 апрель көнне "Ташкын" хуҗалыгында, районда беренчеләрдән булып, күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр. Быел туфракта...

Җиһанда чынлап торып яз хакимлек итә башлады. Кырлардагы кар күзгә күренеп эреп бетте дияргә дә була. Бары тик уйсу җирләрдә генә кар бераз бар әле. Әлеге мизгелне зур түземсезлек белән көткән игенченең йөрәге хәзер кырларга ашыга. 5 апрель көнне "Ташкын" хуҗалыгында, районда беренчеләрдән булып, күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.
Быел туфракта туң күп булмаганлыктан, кар сулары җиргә сеңеп, җитәрлек күләмдә дым тупларга мөмкинлек бирде, дип исәпли авыл хуҗалыгы белгечләре. Су җиргә сеңгәч, басуларда эшне башларга да иртәрәк мөмкинлек бирә.
"Ташкын" хуҗалыгындагы эш барышы белән танышу, хис-тойгылары белән уртаклашу максатыннан җомга көнне иҗат төркемебез белән юлга кузгалдык. Барып җиткәндә басу өстеннән элдерүче техника шәйләнде. Тик ул күз ачып йомганчы юкка да чыкты.
- Тиздән әйләнеп килер, шулай тиз хәрәкәтләнә ул, - дип каршы алды безне хуҗалыкның баш агрономы Фагыйтҗан Хаҗиев, гаҗәпләнүебезне сизеп.
Без исә мөмкинлектән файдаланып, язгы кыр эшләренә әзерлекләре хакында кызыксындык.
Хуҗалыкның 3676 гектар күләмендә сөрем җирләре булып, шуның 910 гектарын күпьеллык үләннәр били.
- Басуларда дым күп вакытта үләннәрне тукландырмасаң, аның файдасы булмый, - ди үзенең 46нчы чәчү сезонын башлаган тәҗрибәле агроном.
Ә инде юеш басуга мондый гади тракторлар белән кереп булмый. Шуның өчен дә "Туман-1" агрегатына өстенлек бирәләр. Ул, бердән, батмый, икенчедән, үләннәргә дә зыян салмый. Без барганда 360 гектарлы костер басуына аммиак селитрасы сибәләр иде. Бер гектар җиргә физик авырлыкта бер центнер исәбеннән минераль ашлама кертәләр. Бу үләннәргә, кышкы йокыдан соң, үсеп китәргә старт алу өчен кирәк. Биредә эшне төгәлләгәч, 400 гектарлы люцерна җиренә дә бер гектарына 50 килограмм исәбеннән ашлама кертергә җыеналар. Аннан көзге арышны тукландыруга күчәчәкләр.
Без сөйләшкән арада " Туман-1" агрегаты кабат ашлама алу өчен килеп туктады. Аны иярләүче Ралиф Мәгъфүровның кәефе шәп күренә. Шулай булмый ни. Күз ачып йомганчы күз күреме җитмәс кырларны иңли бит ул.
- Әлеге агрегатта бишенче елымны эшлим. Үземә ошый. Ашлама да кертәбез, агу да сиптерәбез. Әгәр һава торышы әйбәт тора икән, көненә 150-200 гектар мәйданда ашлама кертәм. Безнең агрегатларга сорау зур. Үзем Актаныш, Мөслим районнарында эшләргә тиеш булам. Чыгарган чыгымнарның файдасы булсын. Чөнки ашлама, агу бәясе икмәкнекеннән күпкә кыйммәтрәк. Ә ашлама кертмәсәң, мул уңыш алып булмый. Барыбызга да сау-сәламәт булып эшләргә язсын, - дип, агрегатын ашлама белән тутырып, кабат басуга "очты" ул.
Агрегатны ашлама белән туктаусыз тәэмин итеп торучы хезмәткәрләр Рөстәм Арсланов һәм Фарис Әхәтов эштә өзеклекләр килеп чыкмасын өчен бар көчләрен куялар.
Хуҗалыкның басуларга кертер өчен ашламасы җитәрлек. 489 тонна ашламабыз бар ди агрономнары. Быел алар 1670 гектарда бөртекле культуралар игәргә исәплиләр.
- Быелгы чәчү өчен безгә барысы 6800 центнер орлык кирәк. Орлыкларны җылыту технологиясе башкарылды. Хәзер аларны авыруларга каршы агу препаратлары белән эшкәртү бара. Бу эштә бер звено эшли. 500-600 центнер тирәсе орлык эшкәртелде инде. Орлыкларның тишелеше әйбәт һәм авырулар белән зарарлануы да артык зур түгел. Нигездә орлыклар яхшы. Иң мөһиме - аларны җир куенына вакытында иңдерү, - ди Фагыйтҗан Хаҗиев.
Әлеге хуҗалыкның язгы кыр эшләрен озакка сузмыйча башкарып чыгу өчен барлык мөмкинлекләре бар. Авыл хуҗалыгы техникасы һәм тагылма кораллар инде күптән әзерлек сызыгына куелган. Игенчеләр, механизаторлар дүрт күз белән басуларда җирнең өлгергәнен көтә. Әлеге изге эштә бары тик уңышлар юлдаш булсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: