Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Сайлау ул – уртак эш

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тиздән узачак сайлауларны Татарстан командасын Дәүләт Думасына вәкил итеп җибәрү, дип атады. Әлеге команданың максаты - республика мәнфәгатьләрен яклау. "Республикабыз файдасына хезмәт итү, халыкның ихтыяҗларын һәм таләпләрен җиткерү", - диде Рөстәм Миңнеханов, депутатлар алдында торган бурычны билгеләп. Республикада хакимиятне тәкъдим итүче кешеләр бүгенге көнгә шактый күп...

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тиздән узачак сайлауларны Татарстан командасын Дәүләт Думасына вәкил итеп җибәрү, дип атады. Әлеге команданың максаты - республика мәнфәгатьләрен яклау. "Республикабыз файдасына хезмәт итү, халыкның ихтыяҗларын һәм таләпләрен җиткерү", - диде Рөстәм Миңнеханов, депутатлар алдында торган бурычны билгеләп.
Республикада хакимиятне тәкъдим итүче кешеләр бүгенге көнгә шактый күп эш башкарды. Үз районыбыз мисалында карасак та, республикада гамәлдә булган 30дан артык социаль программаның бездә 18е тормышка ашырыла. Соңгы бер-ике елда гына да районда 140 нәнигә исәпләнгән балалар бакчасы төзелде, Әтәс һәм Чөгәнә авылларында җәмәгать үзәкләре ачылды, Чөгәнә, Иске Богады һәм Әгъбәстә модульле ФАПлар торгызылды, спорт мәйданчыклары барлыкка килде, Татар Суыксуы, Такталачык, Пучыда ветеринария пунктлары сафка бастырылды. Узган елда гомуми мәйданы 17 мең 634 квадрат метр тәшкил иткән 175 йорт файдалануга тапшырылды. Бу җәйдә "Актаныш басмалары" ял паркы ачылды...
Дәүләт Думасында күпсанлы һәм көчле вәкиллек республиканың һәм татарстанлыларның мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә уңышлы якларга мөмкинлек бирәчәк. Бу республикага алга таба да федераль бюджет чыганакларын җәлеп итәргә, перспектив проектларның нигезле канунын камилләштерергә дә этәргеч бирә. Татарстан командасының Дәүләт Думасындагы мөһим миссиясе - республиканың уникаль тәҗрибәсен иҗтимагый дәрәҗәдә күрсәтү. Безнең тәҗрибәгә башка регионнар да ихтыяҗлы, уңышлы үрнәкләребезне дөнья күләмендә дә кулланырга мөмкин.
Нәкъ менә шуның өчен дә 18 сентябрьдә һәр татарстанлының тавышы мөһим. Дәүләт Думасына күбрәк үз вәкилләребезне сайлаган саен, аларның да Татарстан һәм Рәсәй өчен күп нәрсәгә ирешү мөмкинлеге арта.
Айрат Бикмөхәммәтов, Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы: Районыбыз халкына әйтәсем килә: сайлауларда катнашырга кирәк. Сайларга килеп, без үзебезнең тормышны яхшырту өчен тырышабыз. Татарстан күзгә күренеп үсә. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, республикабызның Рәсәй генә түгел, дөнья масштабында күрсәтер эше, мактаныр уңышлары, оештырылган зур чаралар бар. Бу үзе үк республиканың алдынгы булуына бәя дигән сүз.
Илиза Шәвәлиева, Актаныш, ветераннар советы әгъзасы: Республика уңышы - уртак эш, бердәм команда эше нәтиҗәсе. Ә команда ул - бер максатлы, уртак кызыксынуы булган кешеләр. Бердәм команда гына республикага кирәкле гамәлләр кылачак, дөрес законнар кабул итәчәк, сайлаучыларның гозерләрен үтәячәк.
Айрат Кәрамов, Түбән Кама сусаклагычыннан файдалану идарәсе җитәкчесе урынбасары: Илебез зур сәяси вакыйга алдында тора. 18 сентябрь - Россия Федерациясе Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көне. Һәр сайлаучы сайлау бюллетененә кертелгән 14 партиянең берсенә һәм партияләрдән тәкъдим ителгән депутатлыкка кандидатларга үз тавышын бирергә хокуклы. Бу көннәрдә массакүләм мәгълүмат чараларында һәр партия һәм депутатлыкка кандидатлар актив агитация эше алып барып, сайлаучыларның игътибарын җәлеп итәргә омтылалар һәм сайлаучыларның тавышларын теге я бу партиягә бирергә өндиләр. Мондый шартларда республикабызда, шул исәптән, безнең районыбызда да тотрыклылык булуын исәпкә алып, халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы партия тәкъдим иткән кандидатларга тавыш бирү, һичшиксез, дөрес булыр дип исәплим. Татарстан ягыннан Дәүләт Думасына күбрәк депутатлар сайланса, республикабыз өчен уңай булачак.
Зөлфия Хафизова, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия тәрбиячесе: Кеше гомере буе сайлый: эшен, ризыгын, киемен, яшәү урынын, тормышын, киләчәген... Ә 18 сентябрьдә узачак сайлаулар - бар халык киләчәген бердәм сайлау ул. Минем танышларым, дусларым, хезмәттәшләрем арасында, сайлауга барудан ни файда, анда лидерлар билгеле бит инде, диючеләр дә бар. Әмма мондый фикер белән килешмим. Чөнки кеше сайлый алуы белән киләчәкле һәм көчле. Әлбәттә, сайланган депутатларның үз тавыш бирүчеләре алдында җаваплылыгы зур. Шуңа күрә киләчәктә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына Татарстаннан, хәтта районыбыздан да депутатлар күбрәк булсын иде дип телим. Алар безнең киләчәгебезне кайгырталар.
Фәридә Гафиятуллина, Киров авылы, лаеклы ялда: Минемчә, сайлау көнендә сайлау участогына никадәр күп татарстанлы килсә, Дәүләт Думасында Татарстаннан шулкадәр күбрәк депутат эшләячәк. Димәк, республика позицияләре шулкадәр көчлерәк булачак дигән сүз. Киләчәгебез өметле булсын өчен, барыбызга да тавыш бирү кирәк дип саныйм.
Алсу Хисмәтова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хезмәткәре: Сайлауларга әзерлек һәм сайлау вакытында иминлек һәм хокук тәртибен тәэмин итүдә һәрберебез җаваплы. Хөрмәтле райондашлар, җәмәгать тәртибен саклау - гражданлык бурычыбыз. Сайлаулар имин һәм тыныч үтсен.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев