Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Уразай тавы игътибарлылык һәм саклык сорый (ФОТОЛАР)

Аеруча яз җиткәч, Актанышта гына түгел, Татарстан, Россия күләмендә юллар проблемасы тагын да актуальләшә. Буген Актаныш районының Уразай тавы - "тимер ат" хуҗалары өчен гаять куркыныч урыннарның берсе. Биредә җир асты сулары агу нәтиҗәсендә таш өслек сизелерлек дәрәҗәдә убылган. Берничә метр ара шофёлар өчен "сират күперен"ә тиң. Бүгенге көндә капма-каршы...

Аеруча яз җиткәч, Актанышта гына түгел, Татарстан, Россия күләмендә юллар проблемасы тагын да актуальләшә.
Буген Актаныш районының Уразай тавы - "тимер ат" хуҗалары өчен гаять куркыныч урыннарның берсе. Биредә җир асты сулары агу нәтиҗәсендә таш өслек сизелерлек дәрәҗәдә убылган. Берничә метр ара шофёлар өчен "сират күперен"ә тиң.
Бүгенге көндә капма-каршы килгән машиналар бер-берсен туктап үткәреп җибәрергә мәҗбүр.
Тау өстендә дә, астында да машиналар өчен тизлекне киметү билгесе куелган анысы. Әмма тизлекне киметү генә автомобиль иминлеген тулысынча гарантияли алмый.
Шуңа күрә Уразай тавы "тимер ат" хуҗаларыннан аеруча игътибарлылык һәм саклык сорый.
Проблема кайчан хәл ителер - монысы вакыт эше, әмма юл хаталарны гафу итми - шуны онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев