Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Көндезге 12.00сәгатькә 53% актанышлы сайлауларда үз тавышын бирде

Иртәдән үк ачылган сайлау участокларында тавыш бирүчеләрнең активлыгы көндезге сәгатьләрдә дә бик югары сакланды. Төш вакытында сайлаучылар бигрәк тә актив булды, сайлау бюллетеньнәрен хәтта чират торып алырга туры килде. Иртәгесе көнгә ышаныч, илнең туар таңы аяз булу теләге, имин тормыш алып килә сайлаучыны тавыш бирергә. Кешеләрдә күтәренке кәеф, йөзләреннән илнең...

Иртәдән үк ачылган сайлау участокларында тавыш бирүчеләрнең активлыгы көндезге сәгатьләрдә дә бик югары сакланды. Төш вакытында сайлаучылар бигрәк тә актив булды, сайлау бюллетеньнәрен хәтта чират торып алырга туры килде.
Иртәгесе көнгә ышаныч, илнең туар таңы аяз булу теләге, имин тормыш алып килә сайлаучыны тавыш бирергә. Кешеләрдә күтәренке кәеф, йөзләреннән илнең киләчәге өчен битараф булмаулары да сизелеп торды.
Район башлыгы Фаил Камаев та җәмәгате белән иртәнге сәгатьләрдә үк сайлау участогына килделәр.
«Көтеп алынган сәяси вакыйгада барлык актанышлылар катнашыр дип өметләнәм. Чөнки без бүген киләчәкне сайлыйбыз. Ә Татарстанның киләчәге, сәясәте, икътисады аннан сайланган депутатларга бәйле. Дәүләт Думасында Татарстан командасы ныклы булсын", - диде Фаил Камаев.
Комиссиядә утыручылар һәркемне елмаеп каршы ала. Гражданлык бурычларын беренче тапкыр үтәүче 18 яше тулган яшь¬ләргә һәр сайлау участогында да символик бүләкләр дә тапшырыла. Актаныш раойнында 370 сайлаучы әнә шулар сафында.
"Яшьлек" ММҮдә урнашкан 620нче сайлау участогы тавыш бирүчеләрне бәйрәм рухы белән каршы алды. Биредә сайлаучылар өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт оештырылган иде.
"Тавыш бирү вакытында җитди хокук бозу очраклары юк. Без сайлау процессы барышы белән канәгать", - дип белдерделәр участокларда кизү торучы хокук сакчылары.
Сайлауларның гадел узуын тәэмин итү йөзеннән һәр участокта икешәр күзәтүче эшли. Алар да сайлауларның барышы белән канәнать.
Районы үзәгендәге 621 нче сайлау участогы Актанышның 2нче санлы мәктәбендә урнашкан. ТР Премьер-министры урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттәхов та тормыш иптәше Сәрия ханым белән бирегә сайлауга килде.
Министр сайлау участокларына мөмкин кадәр күбрәк кеше килүенең мөһим булуын билгеләп үтте - чөнки бу Татарстанның федераль үзәктәге урынын билгели.
Чыннан да Актаныш халкы җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга бик актив катнаша. Моны саннар да дәлилли: көндезге 12.00 сәгатькә барлык сайлаучыларның 12 500е, ягъни 53%, инде үз тавышын биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев