Актаныш

Көне булса, чәчелә

Район хуҗалыклары кырларында чәчүнең яртысыннан күбрәге тәмамланды инде. Быелгы чәчүгә Ходай көнен бирде дип, тулысынча әйтә алабыз. Көннәр салкынча торса да, өстән яумаганда, игенче-механизаторлар сөенә-сөенә чәчү чәчә. "Нур" хуҗалыгы басуларында да трактор гөрелтесе тынып тормый. Хуҗалыкның 3021 гектар сөрем җире булып, шуның 1737 гектарында - бөртекле, 1362 гектарында терлек азыгы...

Район хуҗалыклары кырларында чәчүнең яртысыннан күбрәге тәмамланды инде. Быелгы чәчүгә Ходай көнен бирде дип, тулысынча әйтә алабыз. Көннәр салкынча торса да, өстән яумаганда, игенче-механизаторлар сөенә-сөенә чәчү чәчә.
"Нур" хуҗалыгы басуларында да трактор гөрелтесе тынып тормый. Хуҗалыкның 3021 гектар сөрем җире булып, шуның 1737 гектарында - бөртекле, 1362 гектарында терлек азыгы культуралары игелә. Аның 725 гектарын күпьеллык үлән басулары тәшкил итә.
- Безнең хуҗалыкта дым каплату, күпьеллык үләннәрне һәм көзге бодайны тукландыру эшләре төгәлләнде. Иртә культуралардан борчак, солы, арпаны да чәчеп бетердек. Хәзер бодай һәм люцерна орлыгы чәчәбез, - дип, эшчәнлекләре белән таныштырды хуҗалыкның баш агрономы Данил Миргалимов. - Чәчелмичә сазлыклы басулар гына калып бара. Шуның өчен артык ашыкмыйбыз. Техника керерлек булгач кына ул басуларга күчәбез.
10 май көненә аларның 70 процент чәчү эше башкарылган иде инде. Көнгә барысы 150-160 гектар тирәсе чәчәләр икән. Быел яңа төрле орлыклар алу өстендә дә шөгыльләнгәннәр. Арпаның "Раушан", борчакның "Аксайский усатый", бодайның "Йолдыз"
сортларын алганнар.
Без барганда Илфар Хәкимов МТЗ-1221 тракторына СЗП-3.6 чәчкече тагып, бодай чәчәргә җыена иде. Егетләр, борчак чәчүне төгәлләп, бу басуга күчкәннәр генә икән әле. Быел гына армия сафларыннан кайткан Фәнил Ганиев МТЗ-1221 тракторы белән аларга чәчү өчен җир культивацияли.
- Быел 21 нче сезон чәчүгә кереп киттем. Яшьтән үк шушы хуҗалыкта хезмәт куям. Язгы кыр эшләренә апрель ахырында керешкән идек. Башта гектарына тәэсир итү көчендә центнер ярым исәбеннән күпьеллык үлән басуларын, көзге культураларны тукландырдык. Хәзер чәчүдә йөрибез. Көнгә 50шәр гектар мәйданда чәчәбез. Көнлек норманы үтәп барабыз, - ди
Илфар Хәкимов.
Чәчүче егетләре Эльвир Гыйльфанов белән Илназ Дәүләтов хакында да җылы сүзләр генә җиткерде тәҗрибәле механизатор. Егетләр икесе дә Актаныш технология техникумында белем ала. Язгы чәчү чорында үз җирлекләренә булышырга кайтканнар. Бу хуҗалыкта андыйлар җидәү.
- Барысы да хезмәт сөя торган, шушы җирлек егетләре. Аларның эшеннән без канәгать, - ди баш агроном.
Язгы чәчүне хуҗалыкта биш техника башкарган. Беренче урында әйдәп баручы - Илфар Хәкимов. Шулай ук МТЗ-1221 тракторы белән СЗП-3.6 чәчкече тагып хәрәкәтләнүче Фәнил Гыйльмуллин, Илдар Маликов, Хавил Гаттаров, "Макдональд" тракторына "Агромастер" чәчү комплексы тагып эшләүче Айдар Сафинның исемнәрен телгә алмасак, дөрес булмас иде. Чөнки күмәк көч кенә тау күчерергә әзер. Хезмәткәрләргә тудырылган эш шартларын да начар дип булмый. Көнгә ике тапкыр кайнар аш килә.
- 20 норма эш сменасын үтәсәләр, хезмәтләренә икеләтә түләнә башлый. Шуның өчен бездә эчеп, тәртип бозучылар, эшкә чыкмый калучылар юк. Әйдәгез дип йөрисе дә юк. Үзләре үк, бер басуда эшне бетерүгә, кайсына күчәбез, дип сорыйлар, - ди Данил абый.
Хавил Гаттаров эшләгән басуга да тукталдык без. Ул, МТЗ-82 тракторына СЗП-3.6 чәчкече тагып, арпа басуына гектарына тәэсир итү көчендә центнер ярымнан катлаулы ашлама кертә иде. 30 еллык тәҗрибәсе булган механизатор хезмәт шартларыннан канәгать булуын яшерми. Һава торышы шушылай матур торганда тизрәк эшне бетерү өчен тырыша алар. Чәчкечтә йөрүче лаеклы ялдагы Тәвис абый Гарифҗанов белән Актаныш технология техникумы укучысы Алгиз Гариповның да кәефе яхшы күренә.
- Мин икенче курста укыйм. Быел беренче тапкыр язгы кыр эшләрендә катнашам. Туган җирлегемә булыша алуыма сөенәм. Хезмәтем ошый. Ашлама белән эшләгәч, махсус кием бирделәр. Кайткач, сөт бирәләр, - ди Алгиз.
Көннәр матур торса, төп чәчүне шушы атнада төгәллибез дип, көр күңел белән озатып калдылар безне.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: