Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨНҮЗӘК МӘСЬӘЛӘ: Актаныш язга әзерме?

- Быел кар ай-һай күп тә яуды. - Су басмаса ярый инде... - Гаҗәп булды бит кыш. Кулдан көрәк төшмәде... - Мондый сүзләрне яз якынлашкан саен күбрәк ишетергә туры килә. Быел ул нинди булыр? Язгы ташуны кайчан көтәргә? Белгечләр, синоптиклар нәрсә фаразлый? - Язгы ташуның актив чоры ел саен апрель...

- Быел кар ай-һай күп тә яуды. - Су басмаса ярый инде... - Гаҗәп булды бит кыш. Кулдан көрәк төшмәде... - Мондый сүзләрне яз якынлашкан саен күбрәк ишетергә туры килә. Быел ул нинди булыр? Язгы ташуны кайчан көтәргә? Белгечләр, синоптиклар нәрсә фаразлый?
- Язгы ташуның актив чоры ел саен апрель башына туры килә. Тик без инде халыкны бүген үк су басу куркынычы булган зоналарда әзерлек эшләрен күрергә чакырабыз, - ди янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча 15нче отряды 103нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов. - Кар акрынлап эресә, куркыныч юк. Ләкин кисәк җылытып җибәрсә, бик катлаулы булачак. Билгеле, районда су басу янаган зоналар бар. Без аларны беләбез. Кайдадыр су югарырак күтәрелергә, кайдадыр боз тыгылырга мөмкин. Март башында һава торышы игътибар үзәгендә. Язгы ташу җирнең ни дәрәҗәдә туңган булуына, көзге туфракның дымлылыгына, кар запасына да бәйле булачак.
Быел да елгаларда боз шартлату да көтелә. Бозлар бер җиргә өелеп, бөке хасил булмасын өчен эшләнә ул. Аны ТР гадәттән тыш хәлләр министлыгы хезмәткәрләре апрель башында башкарачак. Бүгене көндә юл кырыйларындагы суүткәргеч торба авызларын ачу бара. Шәхси хуҗалыклар да капка төпләрен кардан арындыру, су юлларын ачу эшләрен соңартмасын иде. Балыкчыларга да язгы чорда елга-күл өстендәге бозга керүдән тыелып тору яхшы булыр. Язгы ташу чорында балалар иминлеге дә беренче урында булырга тиеш. Укучыларның язгы каникуллары төгәлләнү алдында. Өлкәннәр саклык кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген, су буйларына төшүнең бик куркыныч тәмамланырга мөмкин икәнен даими искәртеп торса, бер дә зыянга булмас.
Бу кышта кар нормадан өч тапкырга күбрәк яуды. Кар катламы - 48, басуларда урыны белән 80 сантиметрга кадәр җитте. Февраль азагында көннәрнең җылытуы карның энтенсив эрүенә ярдәм итте.
Белгечләр елгалардагы бозны апрель аеның беренче декадасында кузгалыр, дип фаразлый. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән төзелгән "Ташкын" оператив планы нигезендә язгы ташуга әзерлек эшләре алып барыла, җирлекләрдә җыелышлар, штаб утырышлары уза. Язгы ташуны имин үткәрергә язсын!
МОНЫ ҺӘРКЕМ БЕЛЕП ТОРСЫН ИДЕ: Язын кар эрегәндә су басу куркынычы янаган шәхси хуҗалыклар үзләре үк бәхетсезлек очракларын кисәтә ала. Яхшы хуҗа алдан ук әзерлек күрергә - территорияне кардан чистартып, су агу өчен канау казып, су үтеп керү юлында зур булмаган дамба рәвешендә киртә корырга мөмкин. Синоптикларның фаразларына игътибарлы булу сорала. Әгәр су акрын гына күтәрелә икән, балаларны куркынычсыз урынга алып китәргә, шулай ук милекне сакларга тырышырга кирәк. Якын-тирәдә ялгыз картлар яшәсә, аларны да кисәтергә онытмагыз.
Хуҗалыкта этне бәйдән ычкындырырга, кош-кортны чормага менгереп бикләргә, эре терлекне калкуырак җиргә алып менеп бәйләргә киңәш ителә.
Ташу сулары йортларга якын килсә, электр үткәргечләрне өзеп, баздан азык-төлекне чыгарып, эчәргә яраклы су запасы әзерләп куегыз. Документлар һәм кыйммәтле әйберләрне полиэтилен пакетка салып үзең белән йөртү хәерле. Әгәр инде су эчендә калсаң, авыр киемне, аяк киемнәрен салып, берәр әйбергә ябышып, ярдәм көтеп агым буенча йөзәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев