Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨНҮЗӘК СОРАУ: Үзара салым акчасын авыл Советына ышанып ничек тапшырыйк?

Сорау Исәнмесез, "Актаныш таңнары" газетасы редакциясе! Сезгә Әҗмәт авылы халкы яза. Сайлау алдыннан булган авыл җыенында, авыл зиратында 482 (дүрт йөз сиксән ике) мең сумлык эш эшлибез дип, авыл җирлеге башлыгы Рәдис Мирзануров хисап биргән иде, безнең зиратта эш эшләү түгел, янына килеп тә караган кеше юк. Ул кайчан эшләнә...

Сорау
Исәнмесез, "Актаныш таңнары" газетасы редакциясе!
Сезгә Әҗмәт авылы халкы яза. Сайлау алдыннан булган авыл җыенында, авыл зиратында 482 (дүрт йөз сиксән ике) мең сумлык эш эшлибез дип, авыл җирлеге башлыгы Рәдис Мирзануров хисап биргән иде, безнең зиратта эш эшләү түгел, янына килеп тә караган кеше юк. Ул кайчан эшләнә икән, хәзер бит инде октябрь ае. Без бу зират эшләнмәсә, башка үзара салым акчасын авыл Советына ышанып ничек тапшырыйк?
Тагын бер хәл: авылда багана башында утлар юк. 3-4 баганага гына ут куярлык мөмкинлек бардыр бит инде. Тирә-як гел урман, төлкеләр һәрбер ихатага керә. Терлекчеләр иртәнге сәгать 4тә эшкә китә, кич 7-8дә кайта, аларга да азрак күңелле булыр иде. Шушы мәсьәләләрне хәл итүдә сездән булышлык көтәбез. Алдан ук зур рәхмәтләр әйтеп, Әҗмәт халкы.
Җавап
Такталачык авыл җирлеге башлыгы Рәдис Мирзануров:
- Әҗмәт зиратының коймасын тоту буенча тулы куәтенә эш бара. Шушы көннәрдә төгәллибез. Ә утларга килгәндә, бүгенге көндә моңа бюджетта финанс каралмаган. Мөмкинлектән чыгып, анысын да хәл итәргә тырышырбыз. Такталачык авылының ике урамына, программага кертеп, утлар куелды, бәлки, Әҗмәт авылыныкын да әлеге программа нигезендә эшләп булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев