Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Кодрәтле Сөн буенда урнашкан авылларның тарихын өйрәнүчеләр Актанышта конференциядә катнашты

Узган атна ахырында авыл җирлекләрендә, кече авылларда Сабантуйлар гөрләде.

Сөн буе Сабан туе көнне, 7 июньдә иртәнге якта “Сөн елгасы бассейнында кеше һәм табигать. Чишмә, Меңнәр татар авыллары: тарихи һәм мәдәни проблемалар” дип исемләнгән фәнни-гамәли, төбәк тарихын өйрәнүгә багышланган конференция узды. Конференция Бөтендөнья татар конгрессы һәм Актаныш муниципаль районы тарафыннан оештырылды.

Чишмә, Меңнәр авылларына багышланган конференция беренче тапкыр үткәрелде. Шулай булуга карамастан, катнашучылар актив булды. Үзебезнең Актанышның төбәкне өйрәнүчеләре белән бергә, Татарстанның Азнакай, Минзәлә районнарыннан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән, күрше Башкортстаннан килүчеләр тарихи серләрне чишәргә тырышты.

Тарихны- киләчәккә

Конференциядә чыгыш ясаучыларның барысын да Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов тыңлады. Энгель Нәвап улы конференция кунакларын сәламләде,  туган авылы Чишмә һәм күрше Меңнәр авыллары турындагы мәгълүматлары һәркемгә кызыклы булды аның.

-Актаныш - республикада татарлар иң күп яшәүче төбәк. Бездә бөтен чаралар, аралашу, уку-укыту бары тик саф татар телендә. Бу – безнең горурлык. Тарихны барлау-өйрәнүгә дә соңгы вакытта зур урын бирәбез. Чишмә-Меңнәр авылларына багышланган конференция - безнең беренче карлыгач. Киләчәктә аны дәвам итәчәкбез. Бүгенге чара 14, 15 июнь көннәрендә Ык буе Сабан туе алдыннан үткәрелә торган 200ләп тарихчы катнашачак конференциягә әзерлек тә булып тора. Меңнәр мәктәбендә укыганда авылга күпләп археологлар килүен хәтерлим. Тау башына ферма төзегәндә борынгы ядкарьләр шактый табылды. Сөн ярларында да тикшеренүләр үткәрелде. Чишмә - чагыштырмача яшь авыл, барлыкка килүенә 200 еллап. Ә Меңнәр – тирән тарихлы. Безгә һәрбер авылның тарихын барлап, үзебез белгәннәрне фәнни яктан баетып киләчәк буынга тапшырырга кирәк.

90 процент тарихны төбәкне өйрәнүчеләр яза

- Бүген Россиянең башка регионнарыннан аермалы буларак, Татарстанда төбәк тарихын өйрәнү буенча масштаблы эш бара. Төбәк тарихларын ныклап өйрәнү Татарстанда 1995 еллардан башланды. Беренче фәнни конференцияне Биектау районында хәзерге Президентыбыз,ул вакыттагы администрация башлыгы, Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырган идек. Бүген зур шәһәрләр тарихы торгызыла. Мәсәлән, Болгар, Зөя тарихын Президент киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең “Яңарыш” фонды өйрәнә. Галимнәр күпме генә эшләсәләр дә, әле тарих һаман тулысынча өйрәнелеп бетмәгән. Бу юнәлештә төбәк тарихын өйрәнүчеләр-краеведлар саллы хезмәт куя. Энциклопедия һәм тарих институты авыллар тарихын яза. 90 % материаллар төбәкчеләр чыгарган китаплардан алына. Сез тарих өчен бик кыйммәтле эш башкарасыз, - дип, конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итте галим-археолог, ТРның “Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” советы рәисе Альберт Борһанов. - Тел бетә, авыллар бетә, дип сөйлибез. Бүген телне, авылларны саклау түгел, татар авылын яңа югарылыкка күтәрү, алга алып бару турында уйларга тиешбез. Безгә һәр авылның тарихын китап итеп бастырырга кирәк.

Авыл тарихларын өйрәнгәндә археологик казылмалар, зиратлардагы кабер ташлары, архитектура һәйкәләре, мәчетләр, сәнәгать объектларын бергә карарга, соңыннан гына архив материалларына тотынырга кирәклеген дә искәртте әлеге конференцияне әзерләүче галим Альберт Әхмәтҗан улы.

Реклама

“Хан тавы”- легенда яки чынбарлык?

Чыгыш ясаучылардан Меңнәр мәктәбенең тарих укытучысы Миләүшә Камалованың докладын зур кызыксыну белән тыңлады залдагылар. Алар арасында авыл халкы, Меңнәр мәктәбе укучылары, укытучылары, район мәктәп директорлары бар иде.

Миләүшә Наил кызы Татарстан белән Башкортстан чигендә, Сөн елгасының көньяк ярының иң биек ноктасына урнашкан, халык телендә "Хан тавы" дип аталучы урын турында сөйләде. “Хан тавы” хәрби шәһәрчекне хәтерләтә. Аның өч ягы биек калкулыклар белән уратылган, ә дүртенче яктан тирән вал чокып эшләнгән. 1990 елда Самара шәһәре археологлары Сергей Зубов җитәкчелегендә казу эшләре башлыйлар. Мондагы табылдыклар иртә тимер чорына карый. Беренче казуда ук курган белән күмү йолаларының 1500 ел элек үк барлыкка килгәне ачыклана. Монда 50 гә якын курган булуы билгеле. Археологик һәйкәлдәге тикшеренүләр раслаганча, курганнар астына күмелүчеләр, безнең эрага кадәр III-I гасырларда ук яшәгәннәр. Идел-Кама буендагы фин-угор кабиләләренең күмү йолалары башкачарак була: алар гади грунт каберлекләргә күмелгәннәр, ә монда аларның икесе дә очрый. Әлеге курганнарның аналогларына археологлар Урал аръягында, Тобол-Ишим урман-даларында тап була. Антропологлар баш сөякләрен тикшергәч, хатын-кыз сөякләренең җирле урал кабиләләренә, ә ир-атларның урал арты күчмәләренә кагылуын раслыйлар. Шулай итеп, курганнар астына сугышчы-ирләр, ә хатын-кызлар, балалар бераз читтәрәк гади каберлекләргә күмелгән. Димәк, фаразлар буенча җирле халык белән урал арты сугышчылары арасында яулап алу сугышлары барган булырга тиеш. Бәлки рәхәт тормыш эзләп килүчеләр булгандыр. Һинд океанында гына очрый торган кабырчыклар табыла. Алардан бизәнү әйберләре ясалган яки акча ролен үтәгәннәрдер дигән фаразлар бар. Бу урын хәзер “Хан тавы” дип атала. Атаманың барлыкка килү тарихы бик кызыклы. Мәгълүм булганча, безнең эрага кадәр III-I гасырларда ханнар булмаган. Кабилә белән башлыклары, аксакаллар идарә иткән. Ә бу исем соңрак барлыкка килгән.

Тарихта XVII гасыр үзенең фетнәләре белән танылган. Бу якларда башланып киткән халык чуалышларында да  ярдәмгә калмык гаскәрләре чакырыла. Калмыкларның тайши Аюка җитәкчелегедәге хәрби отряды Сөн аръягында лагерь төзи, тукталып ял итә. Җирле халык тайшины "хан"дип кабул итә һәм бу урын “Хан тавы” дип атала башлый.

Тарихны таныганны халык таный

Археологлар “Хан тавы” каберлеген фин-угор культурасын, безнең эрага кадәр яшәгән халыкларның хуҗалык үрнәген, сәнгатен, рухи мәдәниятен чагылдыручы уникаль археологик һәйкәлләрнең берсе дип атыйлар. Аны өйрәнү белән шөгыльләнүче Самара каласы археологларының җитәкчесе Сергей Зубов Сорос премиясенә лаек була.

Конференциядә әйтелгән кызыклы фикерләрне матбугатта гына  яктыртып бетерү мөмкин түгел. Киләчәктә аерым китапчыклар аша, бәлки, алар белән танышырбыз әле.

Конференциядә Меңнәр гомумбелем бирү мәктәбе коллективы һәм авыл китапханәчесе Ләйсән Мотавалова татар авылларын саклау, үстерү һәм тарихын өйрәнү аша буыннар бәйләнешен булдырган өчен  “Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе» иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, Әлмәттән “Тамырлар-Корни” фонды директоры Марат Туйкин төбәкне өйрәнү буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, истәлеккә китапларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев