Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨЛКЕ КӨНЕ БЕЛӘН, ДУСЛАР!: "Актаныш таңнары" аша пингвиннар саттык, кәкре каенга терәтмәкче булдык - нәтиҗәдә, җиңүчене билгеләдек!

Шулай булмый ни, Актанышта пингвиннарны гел сатып ятмыйлар, бер данәләп кирпеч тә алмыйлар бездә, кәкре каенга да алдан игълан биреп, очсызга гына терәтмиләр.

“Актаныш таңнары” газетасының җомга санындагы шаян игъланнары халык арасында бик зур шау-шу уятты. Юморны аңламаучылар белдерү бирүчене тозлап-борычлап сүксә, юктан да тәм табучылар рәхәтләнеп көлде. 

Шулай булмый ни, Актанышта пингвиннарны гел сатып ятмыйлар, бер данәләп кирпеч тә алмыйлар бездә, кәкре каенга да алдан игълан биреп, очсызга гына терәтмиләр.  

Ничек кенә булмасын, 1 апрель – көлке көне уңаеннан үткәрелгән бәйгебез сезне – газетаны даими укучыларны – шактый җанландырып җибәрде. Игъланда күрсәтелгән телефон номеры тынып тормады – без сезнең бик күп булуыгызны аңладык һәм ихластан сөендек. 

Ә бәйге җиңүчесе үз бүләген мөхәррияттән нәкъ менә көлке көнендә килеп алып, тарихи фотога кереп калды. Татар Ямалы авылында гомер итүче Индус Ильяс улы Хуҗин үзе дә юмор хисле булып чыкты. “Кәкре каенга терәтәм, кыйммәт түгел, дигән белдерүне укыгач, тоттым да күрсәтелгән номерга шалтыраттым – җавабы кызык иде. Аннан соң гына газетаның беренче битендәге белдерүне күрдем. Рәхәтләнеп көлеп аргач, ни булса, шул булыр дип җибәргән идем – җиңүче булырга насыйп булды”, - дип, алган тәэссирләре белән уртаклашты 61 яшьлек гомеренең яртысыннан артыгын безнең газетаны укып үткәргән Илдус абый. 

“Рәхмәт, кәефне күтәрдегез!”,- диде ул саубуллашканда. Шулай да бүген беренче апрель – алдау көне икәнен онытмаган. Килер алдыннан шалтыратып, барысын да белешкән. 

Ә без, хөрмәтле язылучыларыбыз, “Актаныш таңнарны” газетасында алга таба да бәйгеләр оештырып торачакбыз. Газетаны укыгыз, бәйгеләрдә катнашыгыз, бергә булыйк! Сүз уңаеннан, бүгеннән  бу елның икенче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылу башланды. Димәк, “Актаныш таңнары”на да язылып куегыз – безнең өчен сезнең һәрберегез мөһим! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев