Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Актаныш районы террорга каршы эшчәнлегенә хисап ясады (+ ФОТОЛАР)

1февраль көнне район Советының кече утырышлар залында район башлыгы ярдәмчесе Айрат Кәрамов җитәкчелегендә Актаныш муниципаль районының террорга каршы комиссия утырышы узды.

 2018 елга йомгак ясауны һәм 2019 елга бурыч-максатларны билгеләүгә йөз тоткан әһәмиятле чарага  комиссия әгъзаләре,  бүлек мөдирләре, авыл җирлеге башлыклары,  райондагы кибетләр һәм базар челтәренең җаваплы затлары,  дин әһелләре , хокук саклау структуралары вәкилләре,  журналистлар чакырулы иде. 

Террорга каршы комиссиянең узган елдагы эшчәнлегенә  анализ, район территориясендә террорчылык, экстремистик күренешләр булдырмау ягыннан башкарылган профилактик-кисәтү чаралары хакында төп докладны Айрат Сөнәгать улы ясады. Ул шулай ук республика комиссиясе тарафыннан билгеләнгән кимчелекләргә дә тукталып, киләчәктә аларны булдырмау максатыннан тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә кирәклеген ассызыклады. 

Район башлыгы ярдәмчесе террорга каршы комиссиянең 2019 елга үз алдына куйган бурычлары хакында да, кварталларга бүлеп, тәфсилле план тәкъдим итте. 

Утырыш кысаларында район территориясендә урнашкан ике  “Пятерочка”, ике  “Магнит” кибетенең, базар рәтенең куркынычсызлык паспортлары булдыру мәсьәләсе дә каралды. Әлеге сәүдә нокталары бу юнәлештә хәрәкәт башлаган, эшне агымдагы айның 1 мартына төгәлләргә дигән катгый таләп куелды.

Бүгенге чараның көн тәртибендә Актаныш муниципаль районында дини экстремизмга каршы тору һәм аны профилактикалау чаралары да каралды. Җирлекләрдә дини мәсьәләләрнең торышын анализлау максатыннан, Актанышбаш һәм Татар Суксу авыл җирлекләре башлыкларының чыгышлары тыңланды.

Утырышта сүз алган район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин комиссия  әгъзаләренә райондагы  дини торышка анализ тәкъдим итте.  Ул 54 мәчете булган районда  дини эшчәнлекнең контрольдә булуын билгеләп үтте, дин әһелләренең җирлек җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә торуын, терроризмка каршы максатчан эш алып барылуын ассызыклады. 

Бүгенге утырышта аерым игътибар категориясенә кергән затлар белән эшләү буенча ведомствоара эшче төркем составына үзгәрешләр кертелеп, ул яңартылган составта расланды. Ведомствоара эшче төркемнең җитәкчесе итеп район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф. Нурлыева билгеләнде. Аның урынбасары вазыйфасы полиция начальнигы И.Р. Сафинга йөкләтелде. Эшче төркем составына районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Н.Р. Шәфыйкова кертелде. 

Утырыш ахырында каралар кабул ителеп, террорга каршы комиссия әгъзаләренә  бу юнәлештәге эшчәнлекне тагын да нәтиҗәлерәк итү бурычы куелды. Халыкның да үз  уяулыгын югалтмаска тиешлеге янә бер кат искәртелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев