Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Актанышлылар Казанда Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү тантанасында катнаша (+ФОТОЛАР)

Бүгенге тантаналы чарага  Актаныш районы вәкилләре дә чакырулы.

Бүген мәркәзебезнең  Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында җиңү яулауның 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган зур чара үтә. 


Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 9 Май бәйрәмен – Бөек Җиңү көнен барлык милләтләрне һәм буыннарны берләштерә торган бәйрәм дип атады.


"Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны хәрбиләре, кадерле дуслар! Чын күңелдән барыгызны да Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган көн белән котлыйм. 9 май илебез тарихы битләренә батырлык, кыюлык, чыдамлык стимулы булып язылды. Җиңү Көне – Ватаныбыз өчен иң кадерле бәйрәм. Бик күп югалтулар белән яулап алынган азатлык – халкыбызның бердәмлеге, тырышлыгы нәтиҗәсе", – диде Президент.

Реклама


Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарын кыюлык һәм чыдамлык үрнәге дип атады. "Ул елларда олысы-кечесе "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен" дигән лозунг астында хезмәт куйды. Көнне төнгә ялгап, ач һәм ялангач килеш зур хезмәт куеп эшләгән тыл каһарманнары, балачаклары сугыш елларына туры килгән өлкәннәр олы ихтирамга лаек", – диде ул.


"Хөрмәтле ветераннар, сез – Бөек Җиңү хакына фронтта һәм тылда бар көчне куйган батыр кешеләр буыны. Без сезнең белән горурланабыз. Сезне кыюлык, чыдамлык үрнәге дип саныйбыз. Туган илебезне яратырга, хезмәтне сөяргә сездән өйрәнәбез. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, бәрәкәтле тормыш телим. Җиңү Көне – барлык милләтләрне, буыннарны берләштерә торган бәйрәм. Күгебез аяз, көннәребез имин, тормышыбыз матур булсын. Бәйрәм белән!" – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. 


Бүгенге тантаналы чарага  Актаныш районы вәкилләре дә чакырулы. Район башлыгы Э. Н. Фәттахов белән берлектә бәйрәмдә  ике Бөек Ватан сугышы ветераны, ике әфганче, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева һәм хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗановлар катнаша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев