Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Актанышның “Бүләк” аланы 100дән артык баланы беренче сменага кабул итте (+ФОТОЛАР)

Быел Актанышның "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагеры җәй дәвамында 600 баланы кабул итәчәк. Нәкъ шул кадәр малай-кызны быел ял һәм сәламәтләндерү программалары белән колачларга ниятлиләр районда.

 Үзебезнекеләргә генә түгел, дүрт ел дәвамында Рәсәйнең төрле төбәкләреннән һәм республиканың төрле районнарыннан иң алдынгы укучыларны бергә җыйнап, туган телгә мәхәббәт уяту, телне тагын да камилрәк өйрәтү буенча эш алып барыла биредә. Бу сезонда да “Бүләк”тә 100ләп чит регион балалары ял итәр дип көтелә. 

Бүген, 3 июнь кичендә, "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагерының беренче сменасын ачу тантанасы узды. Традицион төстә әлеге чарага ял итүчеләрнең ата-аналары, якыннары килгән иде. Быел бирегә мәктәп директорлары да чакырулы иде. 6 отряд, 104 укучы кунаклар алдында үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, бердәмлекләрен исбат иттеләр. 


Районның башкарма комитет җитәкчесе Э.Н. Фәттахов беренчеләрдән булып ял итәргә килгән балаларны сәламләде. 
-“Бүләк” аланына үзең кызыгып килерсең, бар яктан да үрнәк лагерь бу. Республикада укучылар өчен мондый ял урыны сирәк, аның урыны да, уңайлыклары да, башка шартлары да менә дигән. Күңелле,  файдалы итеп ял итегез! Икенче елга да килегез!- дип, беренче сменаны ачык дип игълан итте ул.  

Энгель Нәвап улы балаларны кабул иткәнче эшләнгән эшләр белән дә таныштырды. Аланда барлыгы 20 йорт бар иде, быел ул тагын бергә арткан, төп бинаның түбә проблемасы хәл ителгән, сәхнә яңартылган. Башка елларда да көннәрнең суык торуы нәтиҗәсендә, беренче сменада ял итүчеләр өчен йортларның җылынып бетмәве кыенлыклар тудырып килгән. Быел аларга җылыткыч  радиаторлар куелган. Икенче елга инде өйләр тулысынча җылытылачак – бу эш бурыч итеп куелган. 

Лагерь җитәкчесе Миләүшә Зөфәр кызы ачылыш тантанасында “Бүләк” аланы территориясен җәйге сезонга әзерләүдә үзләреннән өлеш керткән мәктәп директорларына, коллективларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.  Территориядә төзекләндерү эшләре алып барган “Теплосервис” җәмгыяте җитәкчесе Дилфат Нәгыймовка, “ПМК” җәмгыяте җитәкчесе Асыл Шәяхмәтовларга Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Реклама

Укучылар, билгеле, “Бүләк” аланында ял итеп кенә калмаячак, киләсе уку елына белемнәрен арттыру белән дә шөгыльләнәчәк алар. Тәүге сменага әйдаман булып Арча педагогия көллияте студентлары чакырылган. Бу белем йорты – милли мәгарифкә кадрлар бирүче ресурс үзәк. Бик көчле уку йортларының берсе буларак танылу алган көллият студентларының безгә чакырылуы юкка түгел – балалар белән смена дәвамында эшләячәк  әйдаманнарга зур бурыч йөкләнгән:  алар һәр яктан сәләтле, менә шушы сәләтләрен балаларга да “йоктырырга” тиеш алар. 

Ничек кенә булмасын, лагерьда беренче бурыч –балаларның иминлеген тәэмин итү. Бу максаттан “Бүләк”не  Роспотребнадзор, МЧС, Сәламәтлек саклау һ.б. ведомстволар энә күзе аша үткәргән. Иминлек мәсьәләләре дә шәхси охрана предприятиеләренә йөкләнгән. 

Бәйрәм “Бүләк” сәхнәсендә концерт программасы белән дәвам итте.

 Район җитәкчелеге исә лагерь  территориясен янә бер тапкыр карап чыкты, алар балалар куначак йортларда булдылар, ял итүчеләр өчен тудырылган шартлар белән таныштылар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев