Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Актанышта ак халатлылар көч сынашты (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген үз тәҗрибәләрендә исбатлап торган Актаныш районының медицина хезмәткәрләре бүген спартакиада катнашып, сәламәтлекнең иң зур байлык икәнен раслады.

Озын, кышкы ялларда мондый төр ярышларның оештырылуын ак халатлы шәфкать ияләре бик уңай кабул итә. Шуңа күрә дә спорт бәйрәменә бердәм булып, җыелып килгән иде алар. Үзәк хастәханә хезмәткәрләре генә түгел, җирлекләрдә яшәүчеләрнең сәламәтлеге сагында торучылар да бик теләп катнашты спартакиадада. 


“Бүләк” чаңгы базасында старт алган чарада медицина хезмәткәрләрен районның башкарма комитет җитәкчесе И.Ш. Бариев сәламләде. Илфак Шамил улы Яңа елда  әлеге хезмәт ияләренә яңа үрләр, күтәренке рух, ныклы сәламәтлек теләде. 


Чаңгы ярышлары белән башланып киткән спартакиада йөзү, бадминтон, өстәл теннисы кебек спорт төрләре белән дәвам итте. Бер генә хезмәткәр дә сынатырга тырышады, алар бүген бер йодрык булып үз сәламәтлекләренең сагына басты. 


Гомуми нәтиҗәләре буенча,  җиңүчеләр билгеләнде. Аларга диплом һәм медальләр тапшырылды. 
Бүгенге спорт бәйрәме  медицина хезмәткәрләре өчен үзенә күрә бер чыныгу да булды. Чөнки алар ел саен республика күләмендә оештырылган спартакиадада Актаныш данын яклап чыгыш ясыйлар. Нәтиҗәләре дә куанычлы аларның. Быел исә ак халатлы шәфкать ияләре, гомумән, сынатмас дигән теләктә калабыз. Сәламәтлек бит нәкъ Сездән башлана, хөрмәтле ак халатлылар!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев