Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Актанышта инвалидлар ункөнлегенә рәсми старт бирелде (+ ФОТОЛАР)

САН: Бүген Актаныш районында барлыгы 2 400 мөмкинлеге чикле кеше исәпләнә, шуларның 93е — балалар.

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.


Быел Актанышта мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен махсус әзерләнгән чараларга старт нәкъ менә Халыкара инвалидлар көнендә бирелде. Бу көнне район җитәкчелеге җирлекләрдәге башлангыч инвалидлар оешмалары башлыклары, аларның президиум әгъзалары белән очрашты. “Тургай” кафесында әзерләнгән мул өстәл артындагы очрашуга җирлек башлыклары да чакырулы иде.


Физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга ярдәм күрсәтеп, турыдан-туры эшләүче оешмаларның вәкилләре дә катнашкан чарада  район башлыгы Э.Н. Фәттахов беренчеләрдән булып сүз алды. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга Энгель Нәвап улы сабырлык, түземлек теләде, район өчен алар тарафыннан башкарылган эшләргә, алар катнашкан спорт чараларына аерым тукталып, инвалидларыбызга хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.  


Биредә агымдагы елда яхшы күрсәткечләргә ия булган, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормышында актив катнашкан башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре билгеләп үтелде. Алар Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләнде. 


Ункөнлек барышында бер генә инвалидның  да игътибарсыз калмаячагы ассызыкланды. Декада дәвамында инвалидлардан  кергән гозер-үтенечләр өйрәнелеп, район, авыл халкы, хуҗалык-оешмалар белән аларның тормышын җиңеләйтүдә ярдәмләшү, рухи терәк булу һәм бергәләп эшләүдә алдагы елга эш планы да  билгеләнәчәк.


Сүз уңаеннан, бүген Актаныш районында барлыгы 2 400  мөмкинлеге чикле кеше исәпләнә, шуларның, 99ы -  балалар. Җирлекләрдә исә 28 башлангыч инвалидлар оешмасы нәтиҗәле эшләп килә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев