Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Без үзебезнең почта хезмәткәрләрен хөрмәтләдек (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

. “Татмедиа” АҖнең “Актаныш-информ” филиалы җитәкчесе Руслан Усманов кулга-кул тотынышып эшләгән әлеге тармак вәкилләренә нәтиҗәле хезмәтләре өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Актаныш районының почта элемтәсе үзәге бүген 119 райондашыбызны ашлы да, эшле дә итүче оешма. Җирлекләрдәге почта бүлекчәләрендә 74 хат ташучы авыл халкына ил-көн яңалыклары белән  басма матбугат аша таныштыра. Иңнәренә газета-журналлар белән шыплап тутырылган сумкаларын асып, авыл урамнарын атнага 3-4 тапкыр узучы әлеге хезмәт ияләренең эшен җиңел дип әйтеп булмый. Өстәвенә, халык алардан тәмле тел дә, җылы сүз дә өмет итә. Үз эшен яратканнар гына әлеге хезмәткә еллар буена сузылган тугрылыкны саклап калырга сәләтле. 

Почта элемтәсе бүлекчәсе башлыгы Равил Харрасов сүзләреннән күренгәнчә, әлеге өлкәдә кадрлар, кызганычка каршы, еш алышынып тора. Киләчтә бу вәзгыятьне тамырдан үзгәртергә кирәк дип саный җитәкче. Бүгенге көндә дә бүлекчәләрдә кадрлар  сәясәте дәвам итә. Аеш, Иске Айман, Иске Сәфәр, Иске Кормаш авылларында эшкә яңа хезмәткәрләр килә. Килгән урыннарында таш булып калсыннар иде алар. 


1 октябрь көнне район почта бүлекчәсендә узган җыелыш менә шундый теләкләрдән башланып китте. Шунысы сөенечле, бүген хат ташучылар бирегә хезмәтләре өчен хөрмәтләнергә чакырылганнар иде. “Татмедиа” АҖнең “Актаныш-информ” филиалы җитәкчесе Руслан Усманов кулга-кул тотынышып эшләгән әлеге тармак вәкилләренә нәтиҗәле хезмәтләре өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм 2018 елның икенче яртыеллыгына районыбызның яшәешен яктырткан “Актаныш таңнары” газетасын иң күп яздыруга ирешкән почта бүлекчәләренә, хат ташучыларга Рәхмәт хатлары, бәһале бүләкләр тапшырды. 

Почта бүлекчәләре арасында игълан ителгән бәйге нәтиҗәләре буенча, беренче урынны 223 абуначене “Актаныш таңнары”на яздырган Яңа Әлем бүлекчәсе яулады, җитәкчесе Р.Р. Сафина; Икенче урында, 155 язылучы белән, Татар Суксу һәм Татар Ямалы җирлекләре почта бүлекчәләре, җитәкчеләре З.Б.Хафизова, Р.В. Камалова; Өченче урынга 147 абуначене яздыруга ирешкән Качкын почта бүлекчәсе лаек булды. Җитәкчесе – А.М.Кашапова. 

Актаныш буенча иң күп яздыручы хат ташучылар булып, Нурия Басыйрова, Гөлгенә Гәрәева, Гөлнара Зариповалар танылды. 

100 хуҗалыкка кадәр булган авылларда хат ташучылар арасында Зөбәердән Алинә Гәрәева, Чишмәдән Венера Кашбуллина, Аккүз авылыннан Айгөл Ганиева, Чалманараттан Клара Кашаповалар Рәхмәт хатларына һәм бүләкләргә ия булды.

100 хуҗалыктан күбрәк булган авылларда хат ташучылар арасында Яңа Әлем авыл җирлегеннән Рузалия Хамидуллина, Әлфинур Фаррахова,  Качкыннан Гөлшат Әбүбәкировалар җиңүче дип табылды. Тәбрик итәбез! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев