Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Бүген Актаныш районы үзенең 32 алдынгы һөнәр иясен атады (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)

Актанышта үткән алдынгылар җыенында аерым һөнәр ияләре арасында 2018 нче елда иң югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәт алдынгыларына “Үз һөнәренең остасы” дигән дәрәҗәле  исем бирелде.

Аларга символик сын һәм  акчалата премияләр тапшырылды. Әлеге исемгә лаек затларның  фоторәсемнәре  районның Почет тактасында урын алачак. 

“Ел җитәкчесе” номинациясендә җинүчеләр:
-  хуҗалыклар арасында “Чишмә” ҖЧҖ җитәкчесе – Сәхәбетдинов Рафикъ Вәгыйз улы.                        - авыл җирлеклэре арасында Әтәс авыл җирлеге Насирова Эльвира Флун кызы.
- Белем бирү учреждениесе җитәкчесе – Иске Байсар топ гомуми белем бирү мәктәбе директоры Амиров Айзат Салихҗан улы.
- Оешма, предприятиелэр җитәкчесе – “Актаныш икмәк кабул итү предприятиясе” ААҖ җитәкчесе Нурымов Хәйдәр Ядкәр улы.

- “Иң яхшы савымчы” номинациясендә “Әнәк агрофирмасы” Әтәс бүлекчәсеннән Гилфанова Хәмидә Саяф кызы.
- “Иң яхшы механизатор” номинациясендә  “Таң” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән  Идрисов Рәвис Риф улы.
-  “Ел инженеры” номинациясендә  район агросәнагать комплексын техник яктан коралланышка зур өлеш кертүче район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Сәлимгараев Нәфис Әзгәм  улы.
- “Иң яхшы терлекче” номинациясендә “Нур Баян исемендәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Хәйдәров Рафар Хәйдәр улы. 
- “Иң яхшы ферма мөдире” номинациясендә “Әнәк” агрофирмасының Кыр-Каентүбә бүлекчәсеннән Аминов Раян  Марс  улы.
-  “Иң яхшы агроном” номинациясендә “Ташкын” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш агрономы  Хаҗиев Фәгитҗан Закирҗан  улы.
- “Иң яхшы комбайнер” номинациясендә “Актаныш” агрофирмасыннан Мухаметов Элбрус Инсаен  улы.
- Терлекчелектә иң күп үрчем алуны тәэмин итүче Актаныш агрофирмасы, Чөгәнә бүлекчәсе ясалма орлыкландыру технологы  Арсланов Мөдәрис  Сәдри улы.
- “Иң яхшы зоотехник” номинациясендә “Әнәк” агрофирмасы баш зоотехнигы Мирхайдаров Айдар Әнвәр улы.
- “Ел ветеринария табибы” номинациясендә “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш ветеринария табибы  Әхмәтов Илназ Ирек улы.
- “Терлек азыгы әзерләү” номинациясендә югары күрсәткечкә ирешкән “Актаныш” агрофирмасы  механизаторы Хафизов Илхам Зәки улы. 
- Ел күрсәткечләре буенча “Иң нәтиҗәле эшләүче фермер” номинациясендә Чалманарат авыл җирлегеннән Яппарова Исфәрия Рафаэл кызы.
- Ел дәвамында шәхси хуҗалыкта иң күләмле мөгезле эре терлек асраучы Чалманарат авыл җирлегеннән Лукманов Нияз  Зиннур улы.
-  “Эшкәрту сәнәгате хезмәткәре” номинациясендә “Актаныш агрегат заводы” ябык акционерлык җәмгыятеннән – Федоров Алексей Александр улы.
- “Иң яхшы хисапчы-икътисадчы” номинациясендә район финанс-бюджет палатасы рәисе урын басары  Мурзина Миляуша  Тимерҗан кызы.
- “Иң яхшы мәгариф хезмәткәре” номинациясендә Актанышның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Хуббутдинова Дилара Дуглас кызы.
- “Иң яхшы тәрбияче” номинациясендә Актанышның 6нче балалар бакчасыннан өлкән тәрбияче Хаернасова Венера Музафар кызы.
- “Иң яхшы медицина хезмәткәре” номинациясендә Актаныш үзәк хастаханәсеннән ашыгыч медицина ярдәм күрсәтү фельдшеры  Янгирова Расиля Факил кызы.
- “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” номинациясендә Иске Байсар авыл мәдәният йорты директоры Хайриева Фанзиля Шаехтимер кызы.
- “Иң яхшы спортчы” номинациясендә  билбау  көрәше буенча дөнья чемпионы Хуҗин Фарис Фарит улы.  
- “Иң яхшы социаль хезмәткәр” номинациясендә “Актаныш районы халыкка социаль ярдәм курсәту узәге”ннән Сираева Кифая Вагыйз кызы.
- “Иң яхшы нефть һәм газ төбәге эшчесе” номинациясендә “Татарстан кече нефть компаниясы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Габдрахманов Салават Талхә улы. 
- “Иң яхшы төзүче” номинациясендә “Газстройсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән сылаучы-буяучы Габдуллин Раеф Шәйхенур улы. 
- “Халыкка иң яхшы коммуналь хезмәт күрсәтүче” номинациясендә “Актаныш каты көнкуреш калдыклары полигоны” муниципаль унитар предприятиесеннән Фазлыев Фандус Хазиахмәт  улы.
- “Иң яхшы матбугат һәм массакүләм коммуникация хезмәткәре” номинациясендә Татмедия акционерлык җәмгыяте филиалы “Актаныш мәгълумат-редакция узәге”ннән Саррахов Марат Нәкыйп улы.
- “Иң яхшы көч структуралары хезмәткәре” номинациясендә Актаныш районы эчке эшләр бүлегеннән Салахов Вилсур Наил улы.
- “Иң яхшы эшмәкәр” номинациясендә Актанышта күп төрле халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчесе Фахертдинов Ралиф Мирзаян улы.
- “Иң яхшы муниципаль хезмәткәр” номинациясендә Актаныш районы ЗАГС булеге җитәкчесе Мөхәмәдиева Гөлфинә Баян кызы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев