Актаныш

КӨН КАДАГЫНДА: Чәчтең дә оныттың түгел

Игенчелектә ул, чәчтең дә оныттың түгел. Шифалы яңгырларга, вакытында искән җилләргә өмет итеп мул уңыш алуга инанып кул кушырып утырып булмый. Һәр адымны алдан уйлап, киләчәккә карап эш йөртергә кирәк.

Әлеге нияттән шушы көннәрдә хуҗалык рәисләре район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов җитәкчелегендә  “Нур”, “Таң”, “Чәчер” җәмгыятьләренең, “Әнәк” агрофирмасының чәчүлекләрен, үлән җирләрен карап чыкты. Төп максат – чәчүлекләргә тиешле тәрбия бирү. Шулай ук Энгель Нәвап улы  семинарда катнашучыларның игътибарын көзге культураларның мәйданнарын арттыру кирәклегенә юнәлтте. Көзге культуралар алар – иминиятләштерелә торган культуралар, бигрәк тә, корылык елларында, чөнки аларның уңдырышлылыгы югарырак була. Елның ничек килүен алдан фаразлап булмый. Язын җир куенына иңдерелгән бөртеклеләр бүген дымга интегеп, кояшта көйгәндә, көзгеләре буй җитеп, мул уңыш вәгъдә итә ала. Әлегә, көзгә 14 мең гектар мәйданда эш башкарырга планлаштырыла. Әмма хуҗалыкларның потенциалын исәпкә алып, әлеге санны 20 мең гектарга җиткерү максаты куелды.

 Кайбер хуҗалыкларның акрынлап арыш мәйданнарын киметүе дә сөйләшүдә көн кадагына куелды. Дөрес, бүгенге базар шартларында авыл хуҗалыгында табышлы культуралар игүгә өстенлек бирергә кирәк. Әмма, әйткәнемчә, якын киләчәктә һава шартларының ничек килүен алдан фаразлап булмый. Ә коры килгән үткән елларда арыш шактый хуҗалыкларны кыен хәлдән коткарып кала алды. 

Арыш сидерат буларак та киң кулланыла. Бу өлкәдә уңай сыйфатлары буларак, арышның туфракка сайланучан түгеллеген, тамыр системасының туфрактан авыр үзләштерүле элементларны алып, күп культуралар өчен тиз үзләштерелүчәнгә әвелдерергә сәләтле икәнен, шактый гына корткыч-бөҗәкләргә, чүп үләннәренә каршы торучанлыгын да искәртеп китү зарурдыр. Хәер, игенчелектә тир түккәннәр өчен бу зур ачыш түгел. Шуңа да алар үзләре өчен отышлы юл сайлаганнардыр, дип инанасы гына кала.

Киңәшмә барышында җитәкчеләр “Әнәк” агрофирмасының Яңа Кормаш җәйләвендә дә булдылар. Бүгенге көндә биредә 300 дән артык сыерга 7-8 тонна сөт тапшыралар (1 сыерга 20 кг нан. артыграк). Бар сере – балансланган азыкта. Сөтлебикәләр көтүдә дә йөри, көнлек тиешле туклыклы азыгын да ала. Хикмәте –хезмәтне тиешле системага салу гына.
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: