Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН СУЛЫШЫ: Кукуруз җыяр чак җитә

Атнаның дүшәмбе көнендә район башлыгы Энгель Фәттахов хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә “Башак” хуҗалыгының иң беренче срокларда чәчелгән кукуруз басуында семинар-киңәшмәдә катнашты.

Төп азык культураларының берсе булган кукуруз быел районда 6 мең гектардан артыграк чәчелгән иде. Шуның 1800 гектардан артыгы орлык өчен, калганы терлек азыгы әзерләү өчен җыеп алыначак. Киңәшмә барышында җитәкче-белгечләр әле кукурузны алырга иртәрәк, беренче кыраулар төшкәнне көтәргә кирәк дигән фикерләрен җиткерде.

Кукуруз игүнең һәм аның чәкәнен җыеп алуның технологияләре үзгә. Аны җыю өчен махсус ургычлар кирәк. Зур егәрлектәге чит ил комбайннарына тагып эшли торган андый ургычлар булса да, безнең ил 
комбайннарына тагып эшли торганнары булмаганлыктан, кукуруз җыюда зур гына проблемалар чыга. Шунлыктан район башлыгы Энгель Фәттахов, үзебездә эшләнгән комбайннарга тагыла торган ургычларны махсус ясаттырырга кирәк, дигән инициатива күрсәткән иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре төрле заводлар белән хәбәргә чыгып, сөйләшүләр алып бардылар. Һәм Волгоград шәһәренең “Инагротех” заводы әлеге агрегатны ясауга алынды. 

– Элек “Актаныш” агрофирмасына Ягуар комбайнына тагып эшли торган, кукурузның чәкәнен генә җыеп, калган массасын җиргә турап тарата торган агрегат кайткан иде. Ягуар комбайны районда санаулы гына. Һәм бәясе дә бик кыйммәт. Шунлыктан без Волгоград шәһәрендәге “Инагротех” заводы белән сөйләшеп, аны ясатып карарга булдык.  OROS 6R ургычын безнең ДОН-680 М турагыч комбайннарына тагып була, – диде  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев.

Аның беренчесен ясап, “Башак” хуҗалыгына китергәннәр инде. Киңәшмә барышында әлеге 
заводның инженерлары белән берлектә ургычны сынап карадылар. 

– Әлеге ургыч ярдәмендә кукурузның чәкәнен генә җыеп, аны туратып, консервантлар кушып карнаж ясау безнең бурыч булып тора. Узган ел “Актаныш” агрофирмасы терлекләргә карнаж ашатты. Алар алдагы елларда бер шартлы терлеккә 11 килограмм концентрат ашаткан булсалар, узган ел аны 3-4 килограмм гына бирделәр. Ә продукция җитештерүчәнлекләре кимемәде, киресенчә, артты гына. Димәк, карнажның файдасы зур, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов. 

Кукурузның файдасын һәркем аңлый. Ә аннан яхшы продукция алу өчен иртә җитешә торган һәм чит ил сортлары белән эшләү отышлы дип саный белгеч. Чөнки алар иртәрәк җитешәләр, ди.

– OROS 6R ургычын “Таң” хуҗалыгы да алырга җыена. “Әнәк” агрофирмасы исә аны үзләренең РСМ-1401 комбайнына көйләттерү буенча заводның инженерларын чакырды,– диде Нәфис Сәлимгәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев