Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН ТЕМАСЫ: Актанышлылар Казаннан, Төркиядән килгән мөселман кардәшләребез белән бергә ифтар ашында катнашты (+ФОТОЛАР)

Дәрәҗәле кунакларга килгәндә, изге рамазан аеның 24 нче көнендә Актанышка махсус ифтар өчен ТР МДНнең дәгъват белгече – “Кол Шәриф” мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов килгән иде. Аның белән беррәттән районкүләм ифтарда Төркиядән килгән Ариф хәзрәт тә катнашты.

Бүген, изге җомга кичендә, Актанышта районкүләм ифтар үтте. Районда беренче тапкыр мондый киң масштабта оештырылган ифтарда йөзләгән кеше - районның башкарма комитет җитәкчесе Э. Н. Фәттахов, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук халыкның социаль яктан якланмаган катламнары: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятимнәр катнашты.


Дәрәҗәле кунакларга килгәндә, изге рамазан аеның 24 нче көнендә Актанышка махсус ифтар өчен ТР МДНнең дәгъват белгече – “Кол Шәриф” мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов килгән иде. Аның белән беррәттән районкүләм ифтарда Төркиядән килгән Ариф хәзрәт тә катнашты.

“Кол Шәриф” мәчетенең имам-хатыйбы актанышлылар белән  аралашты, рамазан ае, Ураза гаете хакында вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләде.

 
Районыбыз имам -  мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин җитәкчелегендә район үзәк стадионында ахшам намазы укылды. 


Актаныш спорткомплексында исә  ифтар ашы әзерләнгән иде. Биредә авыз ачу мәҗлесен оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтелеп дога кылынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев