Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН ТЕМАСЫ: Сыйфатлы азык – югары продукция

Районда гына түгел, бөтен республика буенча авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең терлек азыгы әзерләү кампаниясе башланып китте. Бу көннәрдә барлык белгечләр дә терлекләргә ел буена җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык әзерләү нияте белән яна. 19 июнь көнне “Әнәк” агрофирмасының Яңа Балтач авылы янындагы күпьеллык үлән басуында район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында уздырылган киңәшмә дә шушы мәсьәләгә багышланган иде.

Быелгы яз башта җылы килсә дә, соңыннан булган салкыннар нәтиҗәсендә үләннәрнең үсүе шактый тоткарланды. Күпьеллык үлән басуларының  үләннәре сирәк, шунлыктан  массасы әз булганнары бар. Терлекләргә кыш чыгу өчен җитәрлек күләмдә булган үлән массаларыннан азык әзерләү бүген төп бурыч булып тора. Басулардагы үләннәрне, үсү вакыты чыгып, туклыклылыгы кимегәнне көтмичә җыйнап алу өчен барлык хуҗалыкларга да бердәй тырышырга кирәк булачак. Чөнки туктаусыз яуган яңгырлар нәтиҗәсендә терлек азыгы әзерләүгә шактый соңарып керешелде. Халык теле белән әйтсәк,  үләннәр картайган инде, дигән фикерне ишетергә туры килсә дә, белгечләр әле үләннәрнең азык әзерләү өчен иң кулай вакыты, дип исәпли. Чөнки терлек азыгы сыйфатлы булсын өчен массага салынучы үләннәрнең җитлеккән, каротинга һәм аксымга бай булуы да шарт. Козлятникны чәчәк аткан вакытта, люцернаны чәчәк атарга җыенган чорында, костерны баш чыгарганда  алырга кирәк, ди алар. Хәзер үләннәрнең  нәкъ шундый чоры. Аларны  печәнгә дә, сенажга да алырга мөмкин булса да, Дәниф Харисов беренче кат үләннәрдән бары тик сенаж салуны тәкъдим итәбез, диде.  

Районда 26254 баш  мөгезле эре терлек бар. Кышкылыкка бер шартлы терлеккә исәпләгәндә 1 тонна печән, 5 тонна сенаж, 5 тонна силос әзерләү күздә тотыла. Ел ярымлык азык запасы булдыру өчен бер шартлы терлеккә 30-35 азык берәмлеге азык запасы әзерләү бурыч итеп куела. Әмма узган елдагы нәтиҗәләргә күз салсак, запас азык берәмлеге бик аз калган хуҗалыклар да бар. Аларга инде терлек азыгы әзерләүгә аеруча җитди карарга кирәк булачак. 

Сыйфатлы азык әзерләргә кирәклеген һәркем белсә дә, район ветеринария лабораториясе җитәкчесе Ләйсән Харисованың киңәшләре берәүгә дә зыянга булмас. Ул сенажга салынасы үләннәрне кайчан, нинди дымлылыкта урырга, җирдән ничә сантиметр калдырырга кирәклеген бәйнә-бәйнә аңлатты. Сенаж массасына кушылучы закваскалар хакында бәян итте. Сенаж базларын ничек ябарга кирәклеген дә ассызыклады. Чөнки күп хуҗалыкларның җәй буе тырышып-тырышып тутырган базларын ачкач, өске катламның бозылганы күренә. Аны инде төяп түгәргә мәҗбүр булалар. Шушыларга юл куймау өчен базларны тиешенчә таптату һәм вакытында барлык таләпләргә туры китереп ябу шарт булып тора. 

–  Быел сенаж базларын кайчан тутырып бетерәсез, шул сәгатендә үк яба башлауны бурыч итеп куябыз. Кичкә тулган базларны төнгә калдырып, икенче көнне генә япканда анда һава кереп кала, нәтиҗәдә сенаж массасы бозыла, – дип фикерләрен җиткерде Дәниф Харисов. Шулай ук базны таптату төп игътибар үзәгендә булырга тиешлеге дә ассызыкланды. Бу яктан караганда “Әнәк” агрофирмасы баз таптату өчен махсус җайланма да уйлап тапкан. Семинарда катнашучылар Яңа Кормаш авылындагы сенаж базын таптату процессын үз күзләре белән күреп кайттылар. Бу җайланманы башка хуҗалыкларга да юнәтергә киңәш иттеләр. 

“Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров картайган күпьеллык үлән басуларын беренче катын алу белән эшкәртергә кирәклегенә басым ясады. 
– Район буенча шундый 3 мең гектар тирәсе күпьеллык үлән басуы бар. Аларны эшкәртүне августка калдырмаска кирәк. Беренче катын алу белән эшкәртеп, бер ай ял иттереп, көзге культураларны чәчү өчен әзерләргә иде, – диде ул. 

Бу урында Энгель Фәттахов та Әфка Сәрвәровның фикерләрен куәтләде. 
– Җир эшкәртүне терәп алып барырга иде, – диде ул. – Бозасы күпьеллыкларның беренче катын алу белән эшкәртә башлагыз. Урып-җыю чорында да комбайн артыннан ук, саламны яхшылап тураклап,  тракторлар җирне эшкәртеп барырлык итеп эшне оештырырга кирәк. Чөнки культураны җыеп алганнан соң күпмедер вакыт узуга, җир катып китә, аннан эшкәртергә авырлаша. Моны көйләүне хәзердән үк планлаштырыйк әле. 

Әфка Сәрвәров үсемлекләрне тәрбияләү, авыруларга, корткыч-бөҗәкләргә каршы алып барылырга тиешле эшләр хакында да аңлатып үтте. 


Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев терлек азыгы әзерләүдә катнашучы яңа төр техника, аларның эшләү тәртибе  белән таныштырды. 

Хәзер төп бурыч – бер минутны да әрәм итмичә, булган мөмкинлектән файдаланып, тиешенчә азык әзерләү.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев