Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ: Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләрен ниләр борчый? (КОНФЕРЕНЦИЯ МИЗГЕЛЛӘРЕ)

Актаныш районының мәдәнияте – күпләр кызыгырлык, үрнәк алырлык, мактап сөйләрлек өлкә ул. “ Актаныш игенчесе” дигән исем кебек үк, Татарстанда аның кабатланмас үз йөзе бар.

Актаныш районының мәдәнияте – күпләр кызыгырлык, үрнәк алырлык, мактап сөйләрлек өлкә ул.     “ Актаныш игенчесе” дигән исем кебек үк, Татарстанда аның кабатланмас үз йөзе бар. 

Район чикләренә генә сыеша алмаган Актаныш җыр-моңы бүген  республика, төбәк, хәтта Рәсәй күләмендә танылу алды. Ә. Афзалова исемендәге төбакара, “Актаныш гармуннары” рәсәйкүләм фестивальләренең чишмә башы юкка гына безнең районга килеп тоташмый! 

Актаныш районының мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар шушы көннәрдә үзләренең чираттагы сезонын ачарга әзерләнә. Санап бетергесез күп бәйрәмнәрне, бәйге-конкурсларны, сабантуйларны үз эченә алучы сезонга старт бирелгәнче, үткәненә йомгак ясау – Татарстанның бары тик Актаныш районында гына яшәп килгән мөһим традиция. Районның еллык мәдәни сулышына тирәнтен анализ ясау, эшчәнлектәге уңай һәм тискәре факторларны ачыклау, бу өлкәдә хезмәт куючыларның моң-зарларын тыңлауга йөз тотучы конференция быел да югары дәрәҗәдә оештырылуы белән тарих битләренә уелачак. 

Безнең мәдәният хезмәткәрләре һәр чарага ихластан якын килеп, аның эчтәлеген тулысынча ачуга нигезләнеп эш башкара. Конференциянең пленар өлешенә кадәр фойеда оештырылган театральләштерелгән тамаша-күргәзмә дә моның ачык мисалы. Безнекеләр инде күптән үзләрен борчыган проблемаларны, уртак сөенечләрен  үтемле итеп җырлап, сөйләп, күрсәтеп, гомумән, матур итеп  тәкъдим итәргә өйрәнгән. 

Киңәшмәнең пленар өлеше исә Ә.Афзалова исемендәге  мәдәният йортында район башлыгы Э.Н. Фәттахов, аның урынбасары И.Ш.Бариев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф. Нурлыева һәм социаль- агарту бүлеге башлыгы А.М. Мансуров катнашында үтте. 

Район мәдәниятенең эшчәнлегенә, аның тармакларына тирәнтен анализны Альберт Мирхәт улы ясады. Бүлек җитәкчесе шулай ук яңа сезонга һәм киләчәккә максат-бурычларны да ассызыклады. Аның сүзләреннән күренгәнчә, бүген Актаныш муниципаль районында 112 мәдәният учагы эшләп килә. Аларда 368 хезмәткәр исәпләнә. Бу өлкәнең белгечләр белән тәэмин ителеше  79 %. Нигездә, кадрлар белән тәэмин ителеш авыл җирлекләрендәге хезмәткәрләрнең җитмәве бәрабаренә аксый (67%). Бу өлкәдә эшләүче җитәкчеләрнең уртача яше 40-55 тирәсе, ягъни мәдәниятне үз җилкәләрендә тартып килгән ныклы буын әкренләп өлкәнәя. Шуңа күрә аларга алмашны бүгеннән үк барлый башлау мәҗбүри. Хәер, бу юнәлештә Актаныш эш алып бара, быелгы сезонда мәдәният өлкәсе 6 яшь, перспектив кадрны үз канаты астына алган. 

Реклама

Республиканың мәдәният йортларын капиталь төзекләндерү программасы кысаларында Чишмә, Татар Суксу, Теләкәй, Әнәк авылларындагы клубларга, җәмәгать үзәкләренә саллы ремонт кергән. Тиздән Такталачык авылы да өр-яңа клублы булачак. Әмма, кызганычка каршы, Актаныш районында еллар дәвамында бер генә тапкыр да төзекләндерелмәгән мәдәният учаклары да  яшәп килә. Анда хезмәт куючыларны, җирлек халкын җылы, якты биналар белән сөендәре бар әле безнең. 

Мәдәният учакларының искергән булуы өстәмә проблемалар тууга да нигез булып тора. Биредә эшләүчеләр залларның салкын булуыннан, җиһазларның заман таләпләренә туры килмәвеннән зарлана. Хәер, капиталь төзекләндерелгән биналарда да юк түгел алар. 

"Агыйдел" дәүләт  җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Л.М. Ялалова да үз чыгышында кабыргасы белән баскан проблемаларга тукталды. Сәхнә костюмнарын тектерүнең саллы бәягә төшүенә дә, ансамбльдә хезмәт куючыларның яшәү шартларын яхшыртырга кирәклегенә дә басым ясады ул. 

Күпчелек теләк-тәкъдимнәр, ярдәм сораулар конференция белән җитәкчелек иткән Э.Н. Фәттаховка юнәлтелгән иде. Мәдәният хезмәткәрләре районның яңа җитәкчесеннән уңай якка үзгәрешләр көтә, җиң сызганып эшләр өчен уңайлы шартлар булуын тели алар.  Хәер, Энгель Нәвап улы һәр чыгышны зур игътибар белән тыңлап утырды,  хезмәтчәннәрнең бер генә моң-зарын да колак аша үткәрмәде ул. 
- Әлеге конференция сезне борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшүне дә күздә тотып оештырылды. Проблемалар бар икән – аларны чишәчәкбез, - диде Башлык.

Билгеле, бу эш  шактый көч, вакыт һәм чыгымнар таләп итәчәк. Әмма Актаныш мәдәниятен югары дәрәҗәдә алып бару өчен бу мөһим кертем булып тора. 

Утырышның пленар өлешендә үз хезмәтләре нәтиҗәсендә югары дәрәҗәгә ирешкән мәдәният хезмәткәрләре хөрмәтләнде. Алар арасында ТР мәдәният министрлыгының, Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттаховның, социаль- агарту бүлеге башлыгы А.М. Мансуровның Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына ия булучылар бар иде. Мәдәният хезмәткәрләре яңа сезонга ирешелгән матур үрләре, хезмәтләренә куелган югары бәя, бетмәс-төкәнмәс идеяләре белән аяк басты. Бу сезон үткәннәренә караганда да уңышлырак, яктырак, нәтиҗәлерәк була күрсен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев