Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨНҮЗӘК МӘСЬӘЛӘ: Терлек азыгы әзерләүгә бу ел көнен дә, җаен да бирде

Терлек азыгы әзерләүгә быел көнен дә, җаен да бирде, зарланырлык түгел. Һәр мизгелне отыш бизмәненә салып эш йөрткәннәр инде күптән базларны сусыл азык белән тутырып, кышны тыныч күңел белән каршылый ала. Кайберәүләрдә әле узган елгысы да мулдан.

Сүзем “Башак” хуҗалыгы турында. Биредә күпьеллыкларны җыеп алуга 27 июнь көнне керешкәннәр.  

– Иске Әлем өлешендә бер базны яптык инде, хәзер Яңа Әлемдә эш бара. Уңышка килгәндә, әлегә 70-80 процент чыга. Әле менә бүген генә башлаган басуда 100 процент булыр дигән өмет бар, массасы яхшы. Шушы көннәрдә сенаж салуны төгәлләрбез дип торабыз. Шулай ук печән әзерләү дә бара. Без бу эшкә иртәрәк тә тотынган идек. Бүгенге көндә 500 тонна хәстәрләнеп, кайтарып куелды инде, –  ди хуҗалыкның баш агрономы Радик Закиров.

Эш кешесенә бар шартлар да көйләнгән биредә. Техник яктан да хуҗалык авырлык кичерми. Сенаж салуда ике үзйөрешле“Челенджер”чапкычы (Мөхәмәтдинов Илнар белән Габдерәшитов Ленар), ике Дон - 680 комбайны (Сәррахов Инсаф белән Гыйльфанов Радик), алты йөк машинасы (Фәррахов Фәнис, Мөхәмәтдинов Данил, Садриев Рәис, Закиров Рамил, Хәйдәров Данияр, Шәрипов Алмаз), ике К-700 (Мирзаһитов Илһам белән Акмалов Гыйлмегаян) һәм  бер МТЗ-1221 тракторы (Рахманов Рафис) хезмәт куя.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев